|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2016 Җәмгыять
«Синдә сихер-бозым, аны бетерү өчен алтын белән өшкерергә кирәк»Казанда октябрь аенда бер яшь кыз, имеш тә, гаиләләрендәге һәммә кешегә киләчәк коточкыч авыруларны булдырмый калырга теләп, алдакчы-мошенникларга берничә миллион сум акчаларын чыгарып биргән. Акча да, егет тә вәссәлам. – Утыз яшьләр тирәсендәге тасма телле егет бу кызны «каты авырып китәчәксез» дип, өч көн дәвамында, тәмам ышандырган. Башкалада быелның ун аенда кешеләрне алдауның 2500 очрагы теркәлде, – дип кисәтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең мошенникларны ачыклау бүлеге җитәкчесе Айдар Кначуков. Телефоннан: «Туганыгыз яки балагыз авариягә, хастаханәгә, полициягә эләкте. Тиз генә акча күчерегез яки берәр җиргә илтеп бирегез, куегыз», – дигән сүзләргә берничек тә ышанмагыз. Интернет аша алдаулар да очрый. Түләүсез сайтларга игълан элгәндә банк картасына яки мобиль банкка ялганышлы кәрәзле телефоныгызның саннарын урнаштырмагыз. Сатып алучы булып кыланган алдарлар банк картасының санын сорый икән. Имеш, акча күчертәчәк. Банк картасын күрсәткән очракта да, аның пин-кодын белгертергә ярамый. Банк картасына кемдер акча күчертә икән, бу операциягә пин-код, гомумән, кирәк түгел. Алдакчыларның тагын бер алымы – «сихер»не бетерү. Бу ялганга әбиләр түгел, ә күбрәк 15-30 яшьлек кызлар каба икән. Урамда берәрсе: «Синдә сихер-бозым, аны бетерү өчен алтын белән өшкерергә кирәк», – дип тасма телләре белән «сайрый» башласа, һич ышанмагыз, борылып та карамыйча, юлыгызны дәвам итегез.
Рөстәм РАВИЛОВ |
Иң күп укылган
|