|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2016 Хәйрия
Бөтен авыру балаларга булышам дигән иде - үзенә ярдәм кирәкКазанда яшәүче 23 яшьлек Гүзәл Әхтәмовага ярдәм кирәк! Вакытында дәвалана алмагач, кызның сәламәтлеге какшаган. Җитмәсә, еллар узган саен, яңа авырулар да өстәлеп тора. “Кызыбыз көтеп алынган сабый булды. 16 ел бала таба алмадым. Аны ничек тә аякка бастырасы иде”, – ди әнисе Миләүшә. Гүзәл вакытыннан алда дөньяга килә. Алты яшенә кадәр тәпи китә алмый. “Авыр вакытлар иде. Акчабыз җитми, тормышны алып барырга кирәк. Дәваланырга мөмкинлек тә юк. Баксаң, балага туганда кан салганнар икән. Шуның аркылы С гепатиты эләккән. Анысын да тикшерү узгач кына белдек. Шул чир харап итте безне. Әмма бирешмәскә, ничек тә балабызны укытырга тырыштык. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, университетка укырга керде. Кечкенә чагында: “Мин Президент булам. Илдәге бөтен авыру балаларга булышам”,– дип сөйли иде. Юристлыкка укуы да кешеләргә ярдәм итәсе килгәннән булды. Без аны әтисе белән җитәкләп йөрттек. Әмма бер ел гына белем алды. Хәзер менә өйдә ятарга мәҗбүр”, – ди Миләүшә.
--- |
Иң күп укылган
|