05.12.2016 Мәдәният
Чулпан Әхмәтҗанова: “Әтидән мактау сүзе ишетү сенсация булыр иде” (ИНТЕРВЬЮ)
Чулпан Әхмәтҗанованы бүгенге көндә Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановның кызы буларак кына түгел, ә көчле тавышлы, Татарстанның атказанган артисты исемен йөртүче җырчы буларак беләләр. Бигрәк тә яшьләр аның әтисе турында Чулпанның иҗаты белән танышкач кына хәбәрдар була.
Әти-әнисе артист буларак танылган шәхесләрнең балаларына сәнгатьтә үз юлын ярырга икеләтә авыр диләр, ә башкалар җайлырак дип уйлый. Нинди генә сүзләр йөрсә дә, Чулпан Әхмәтҗанова бүгенге көндә үзенең дәрәҗәле җырчы булырга сәләтле икәнен дәлилләде инде.
— Дмитрий Медведев Казанга килгәч, синең тавышыңа сокланып: “Мондый яшьләргә исем бирергә кирәк”, – дип әйткән дип белдерәләр. Бу чын хәлме?
— Әйе, Дмитрий Медведев белән очрашып, шундый кызыклы хәл булып алды. Моның турында матбугат чаралары шаулып алды инде. Дөрес, шундый дәрәҗәле җитәкчеләрнең иҗатымны бәяләве үземә күтәрелергә этәргеч кенә бирә.
— Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булучылардан иң яше син. Бу дәрәҗәгә көнләшеп караучылар булмадымы? “Ул әлегә бу исемгә лаек түгел” дигән сүзләр ишетелмәдеме?
— Исем бирелгәнен белгәч, якыннарым hәм дусларым чын күңелдән сөенде, әлбәттә. Сөенүчеләр булганда, көенеп, төрле юк-бар сүз таратучылар да була. Мине күрә алмаучылар да юктыр дип әйтмим, әмма котлаучылар, шатланучылар, иҗатымны яратучылар күбрәк булуы мине дәртләндерә, канатландыра.
— Әтиеңнең туры сүзле, нык таләпчән кеше икәне билгеле. Иҗатыңны еш тәнкыйтьлиме? Мактаганы бармы?
— Әтидән мактау ишетү минем өчен сенсация инде. Ул — максималист, русчалатып: «Прекрасно, но можно было еще лучше» — дип әйтә торган кеше. Ул яктан үзем дә әтигә охшаганмын, шундый ук таләпчән. Әти мине консерваториягә дә керә алмассын дигән иде, репертуардагы күп кенә авыр җырларны башкарып чыга алмассын дигән кеше. Кырыслыгы бар, ләкин бернинди үпкә сакламыйм. Мактап торсалар үзеңне үстереп булмый бит.
— Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укып чыккан җырчы күзлегеннән караганда, татар эстрадасының киләчәге өметлеме? Консерваториядә алган белемнәр дәрәҗәсен эстрада төшерә аламы?
— Безнең эстрадада өмет бар, юнәлеше генә әйбәт булсын иде. Дөресен әйткәндә, бик күп җырчыларны бөтенләй белмим, әмма бер 50 җырлаучы арасында дүрт-биш кеше аерылып тора, алар иҗатлары белән дә кызыксындыра беләләр.
— Тавыш өстендә гел эшләп тору кирәкме? Синең вокал укытуның үзенчәлекле методикасы бармы?
— Тавыш өстендә эшләү кирәк, әмма аңа ял да кирәк икән шул, югыйсә тавыш утыра, карлыга башлый. Ә укытуда минем үз юнәлешем, әлбәттә.
— Чит илләрдә чыгыш ясаган артист буларак, татар җыр сәнгатен башка милли сәхнәгә алыштырыр идеңме? Берәр ил мәдәниятенә мөкиббән киткәнең бармы?
— Чит илләрне караганда, классик яктан Италиягә берсе дә җитми кебек, ә менә минем “Хыял” хоры белән башкарган “Кәккүк”нең язмасын махсус Италиягә алып киткәннәрен белгәч, гаҗәпләнеп калдым. Димәк, безнең башкару аларны да кызыксындырган һәм бу бик сөендерә. Мин бит патриот, берничә тәкъдим булды, ләкин, күрүегезчә, мин hаман монда.
— Әтиең эзеннән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә тартылу булмадымы?
— Дәүләт җыр hәм бию ансамблен бик яратам, шуларны карап, тыңлап үстем инде мин. Аларга бик тартылсам да, үз юлым белән киттем.Укыганда ук балалар белән эшләгәч, укыту эшен дә калдырасы килми.
— Алай да күп уңышларыңны әтиеңнең йогынтысына бәйлиләр. Моңа ачуың киләме?
— Юк, ачуым килми. Элегрәк мин бик юаш кыз идем, андый сүзләрне бик авыр кичердем. Ә бүгенге көндә андый кешеләргә җавабым hәрвакыт әзер. Шуңа да алар түгел, ә мин Шамил Әхмәтҗановның кызы! Бу минем бик зур горурлыгым. Тагын бер як бар бит: әти мине кечкенәдән музыкага өйрәтте, вокалны куйды, ләкин минем өчен чыгып җырлый алмый ич ул. Кем кызы булсаң да, тамашачы кабул итмәсә сәхнәдә озак балкып булмый. Теләсә нинди сүз сөйләгәнче, шуны уйлыймы икән кешеләр?!
— Татар эстрадасында танылу авырмы? Үзең бу юлны үткән җырчы буларак яшь башкаручыларга нинди киңәшләр бирерсең?
— Бүгенге көндә безнең эстрадада танылу авыррак инде, чөнки күп нәрсә акчага бәйле булды. Кеше үзе түләп җырлый бит хәзер, әлеге күренешне мескен хәл дип атарга да буладыр. Үзгәрешләр булыр дип өметләник.
— Чыгышлар, укыту эшчәнлеге вакытны күп ала. Шәхси тормышны кайгыртырга вакыт җиткереп буламы?
— Мин шәхси тормыш турында, гадәттә, сөйләшмим. Шунысы бар: һөнәремне кабул итәрлек кеше кирәк инде, тормышта төрле мизгелләр була, гел кеше күңелен күреп кенә булмый бит, үзеңне дә юата алырлык, ярдәм итәрлек, көч бирерлек кеше кирәк.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 05.12.2016