поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.12.2016 Фаҗига

"Бернәрсәсез калдык - бәрәңге бакчасындагы коймаларга кадәр янды..."

Сәрдегәндәге янгын турындагы хәбәр дөнья пәрәвезе аша көне-сәгате белән Казанга да килеп иреште. Ул көнне күршебез Әнисә апа башкалага үз эшләре белән килгән иде. Туган авылындагы коточкыч хәбәрне ишетү белән, очып кайтырдай булып утырды. Әле бер авылдашына шалтыратты, әле икенчесенә. Әмма берсенең дә телефоны җавап бирмәде.

Бөтен кеше янгын сүнде­ре­шергә дип чапкан. Соңыннан билгеле булды. Янгын Илһам­нардан чыккан, бернәрсәсез кал­ганнар. Ялкын телләре урам­ның каршы ягына сикер­гән. Гөлфинурны йортсыз-җир­­сез кал­дырган, аңардан Тәлгатьнең лапас-кураларына күчкән.     Ян­г­ын сүндерүчеләр аларның йор­­тын көчкә саклап калган.
 
Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне авылы тарихына 25 август әнә шундый коточкыч вакыйгасы белән кереп калды. Бик куркыныч булды, ут янә­шә­дәге басуга да аздан гына күчми калды, диләр. Авыл хал­кы, бул­дыра алганча, янгыннан ике гаи­ләнең дә әйберләрен котка­рыр­га тырыша. Тик ут көчле була. Өстәвенә көне дә кызу (ул көнне һава темпе­ра­ту­расы 34 градуска кадәр күтә­релә), шул ук вакытта бик җил­ле дә була. Янгын чыккан Закиров­ларның машина-трак­тор­ларын гына кү­череп куя алалар. Ху­җалар бу вакытта бак­чада бә­рәңге чүпли. Алар кай­тып җит­кәндә, бөтен җир­ләре ут эчендә була инде. Гаилә баш­лыгы Илһам доку­мент­лар­ны алырга керә, әмма алып чыга алмый, үзе дә аздан гына исән кала. Каты ук пешкән ирне хас­таханәгә оза­талар. Әх­мәдул­лин­нарның да кай­бер әй­бер­ләре генә чыга, шөкер, доку­мент­ларын саклап калалар. Ала­ры артыннан йөрү дә – мең бәла бит. (Өченче йорт Мөкәр­рәмә һәм Тәлгать Мул­лага­лиевлар вафат булганнан соң берничә ел буш торган, бирегә балалары кайтып-китеп йөри иде. – Л.Н.)
 
Кышка әзерләнгән, бөтен запас тупланган чорда, гомер буе җыйган мал-мөлкәтең санаулы вакыт эчендә юкка чыгуның нинди авыр хәл икәнен башыннан үткән кеше генә белә. Икенче көнне бөтен авыл халкы янгын булган урынны җыештыра башлый. “Бөр­баш” хуҗалыгы калдыкларны тү­гәр­гә техника җибәрә. Бернәрсә­сез калган җиргә йорт та салырга ки­рәк бит. Нишләргә? Йорт-җир­сез калган кеше дәүләттән зур суммада ярдәмгә өметләнә алмый. Ни кызганыч, андыйлар өчен махсус программа да каралмаган. Шөкер, ике гаилә дә йорт-җирен рәсми­ләш­тергән була. Әмма зур суммага түгел. Ул акча белән генә түбәле була алмаячагын аңлый алар. Район һәм авыл җитәкчеләре әлеге гаи­ләләргә ничек ярдәм итеп булыр икән дип тә фикерләшә. Әхмәдул­линнарның малае белән киленен – авыл җирендә яшәүче яшь гаилә, ә Закировларны, Румия апа укытучы буларак, авыл җирендә эшләүче бюджет хезмәткәрләре өчен булган программага кертергә булалар. Тик дәүләттән биреләсе бу акчалар әлегә килеп җитмәгән. Шулай да гаиләләр ике ай ярым эчендә өйле була. Йортларны әҗәткә салалар.

Гөлфинур

30 елдан артык торган йорт-җире янып көлгә әйләнгәннән соң, Гөлфинур Әхмәдуллинаны Рузалия белән Мөнәвир Гомәровлар туып үскән нигезенә сыендыралар. “Сыерымны алып, абыйларга кайтып утырдым, малай белән килен кодагыйларга китте, – ди Гөлфинур апа. – Тана белән бозауны фермага чыгардык”.

Гөлфинур апа моңа кадәр абзар тутырып терлек тоткан. Яшьли тол калган ханым, ире үлгәннән соң, тормышны ялгызы тарткан. Өч баласын аякка бастырган, алар үсеп җитсә дә, әле дә терлеген бетермәгән. Янгыннан исән калган җитлеккән ике үгезен шул көнне үк саткан. Башта кибеттә, анысы ябылгач, “Бөрбаш” хуҗалыгында фермада эшләп лаеклы ялга чыккан Гөлфинур апа авылдаш­ла­ры­ның, җитәкчелекнең мәрхәмәт­ле булуын исе китеп сөйләде. “Ке­ше­нең кемлеген авырлык килгәч бе­ләсең икән.
 
Бернәрсәсез калган идем бит. Хәтта бәрәңге бакчасындагы коймаларга кадәр янып төш­те. Авылдашларым да, туганнарым да, җитәкчелек тә ярдәмнә­рен­нән ташламады. Быел түбә ас­тына кер­тә алсак, киләсе елга эчке эшләрен башкарырбыз дип уйлаган идек. Ходайның рәхмәте – тиз арада өй салып чыктык. Мәр­хәмәт­л­е җан­нар гел ярдәм итеп торды. Бөтен эшемне авыл халкы эшләде, – дип сөйли Гөлфинур апа. – Читтән дә килделәр. Башкарган эшләренә акча алучылар сирәк булды. Алган очракта да шактый зур ташламалар ясадылар. Өй күтәрткәндә эш­челәргә нибары 30 мең сум акча түләдем. Килүчеләрне ашатырга тырыштым. Күршедәге Фәния бе­лән Вәгыйз Хафизовларда ике тапкыр ашарга пешердек. Йортны өй­гәндә 20дән артык кеше булды. Өстән яңгыр явып торганда да эш­ләделәр. Кайбер көннәрдә, өстәлгә кеше сыймагач, икегә бүлеп ашатырга туры килде. Эчке ягын эшләгәндә бик тиз булды. Газинур кияү такталар, ишекләр белән эш итә. Яну белән аларны әзерләп куйган булган. Эчке ягын конвейер кебек эшләделәр. Су кертәләр, җы­лы­лык уздыралар... Менә шулай торырлык итеп тә бирделәр. Авыр хәлдә калганымны белгәч, йорт җиһазлары китерүчеләр дә бихисап булды. Хуҗалык директоры, эшчеләреңә өләшерсең дип, 10 тонна ашлык бирде. Терлекләргә кыш җитәрлек ашлыгын, печәнен дә, саламын да китерттерде”.
 
Гөлфинур апа кайбер төзелеш материалларын бурычка алган. “Әҗәт түләнер, баш исән булсын, – ди ул. – Янгыннан соң улым Ленар да ике ай ярым эшкә бармады. Ки­рәк әйбер артыннан көненә дүртәр тапкыр чыгып китә иде, бу эшләрне үзем генә башкара алмаган булыр идем”.
 
“Безнең әнкәй үзе дә – бик яр­дәм­чел кеше, – ди килене Гүзәлия. – Кешегә авырлык килсә, гел яр­дәмгә ашыкты. Авылда үлем-җи­тем булса, мәетләр юарга да йөри, кешеләрнең сыерларын саварга да бара, укырга китәләр икән, күп­ләр йортын карарга әнкәйгә әйтә. Үзе дә гомере буе һәркемгә ярдәм кулы сузарга тырышты. Аңа авырлык килгәч, башкалар булышты”.

Румия

Янгыннан соң Закировларны туганнары Нурзидә һәм Хәсән Хө­сәеновлар үз йортына чакыра. Уллары Айрат белән киленнәре Энҗе урамда калган туганнарын, беркая да бармыйсыз, безгә менәсез, дип килеп алалар. Әниләре Рәисә апаны кызы Ләйсән белән кияве Кадыйм, мондагы хәлләрне күрмәсен дип, Казанга алып китәләр. Шушы хәл килеп чыгу белән, Хәсән абый малае Габделнур да кайтып төшә, Илһам янына хастаханәгә кереп, елап, борчылып утырмагыз, йорт була ул, үзебез оештырып бирәбез, ди. “Миңа да шул сүзне әйтте. Аңа ничек итеп рәхмәт әйтеп бетерәсе булыр, белмим”, – ди Румия апа. Йорт салуны Габделнур үзенең шәхси фирмасы өстенә ала. Эш­че­ләрен җибәрә. Бүген дә аның эшчеләре Закировларда эшли. “Субсидия акчасын көтеп утырып булмый бит, өйне салырга кирәк. Ул килгәнче оешма исәбеннән эш­ләтә торыйк, диде Габделнур”, – ди Румия апа.



Әмма бу гаиләне тагын бер кара кайгы сагалап торган икән. Гаилә башлыгы Илһам ноябрь ур­таларында, уйламаганда, мәңге­лек­кә китә. “Үзебезнең сала башлаган өйгә мендек тә, терлекләрне карарга чыгып киттем, Илһам авырып торам дип ятып калды. 15-20 минуттан керсәм, зәп-зәңгәр булган, үлгән. Менә шулай бер кайгы артыннан икенчесе килде, – дип өтәләнә Румия апа. – Мең төрле эш иде бездә, җиләген дә үстереп карадык, сарымсагын да. Тавык асрап, кыш буе йомырка саттык. 250 тавыгыбыз гына бар иде. Янгыннан соң да сарымсак утырткан идек, орлыгыбыз булмагач, анысын да бирделәр.
 
Сатыласы ике центнер сарымсагыбыз гына янды. Аны бөтен бәрәңге бакчасына утырткан вакытларыбыз да булды. Әле бакчаның 20 сутыена җиләк утырткан идек. Яшел Үзәнгә Илдар Ситдыйковка барып өйрәнеп кайттык. Илһамның бик тә пай җиренә утыртасы килгән иде, мин каршы төштем. Барысына да көч җитмәс, туктап торыйк, дидем. Ыслау цехы да оештырган иде. Яңа җиһазлар алып, узган ел тагын да яхшыртты. Тик тора белми торган кеше иде ул. Бу эшне бик яратып эшли башлаган иде, үз эшемне таптым дип сөенде. Цехтагы 5 суыткыч-туң­дыр­гычыбыз янды. Нишлисең бит. Гомер буе итек басты, соңгы бер елда аннан баш тартты. Көчем җитми инде бу эшкә, диде. Йон тетү машинабыз исән калды, анысын хәзер менә сатарга кирәк. Урамда торган бөтен агрегатлар янып бетте. Металл өеме генә утырып калды. Янгыннан соң шул тимер-томырның берсенә дә Ил­һам кул тидерттермәде. Торсын, диде. Күз көеге булып тормасын, сатыйк, дидем. Юк, бик кадерле иде шул алар аның өчен. Машина-тракторлар исән калды анысы. Эш кораллары күп иде, берсе дә калмады, Илһамның бар нәрсәне үзебездә булдырасы килде. Әмма нишлисең, берсе дә юк хәзер”.
Өстәвенә Румия апаның әнисе Гөлфирә апа авыр хәлдә Арча хастаханәсендә ята икән. Соңгы вакытта нык авырып торган, инсульт кичергән анага янгын турында баштарак әйтмәгәннәр. Бары бераз уңайлана төшкәч кенә бу хакта сөйләгәннәр. Илһам абый үлгән­нән соң, ашына алып килергә мәҗ­бүр булганнар. Мондагы хәлне үз күзләре белән күреп киткәч, таза тормыштан металл өемнәре генә калуын күреп, тагын көчле инсульт кичергән... Илһам абыйны да бу хәлләрне күтәрә алмагандыр, шуңа йөрәге тоткандыр, диләр.

Рәхмәтебез чиксез

Әхмәдуллиннар да, Закировлар да ярдәм иткән барча кешегә чиксез рәхмәтләрен юлладылар. Безнең икебезгә дә бөтен нәрсәне тигезләп бүлделәр, ди алар. Бөр­баш авыл советына кергән өч авыл­дан акча җыеп ярдәм иткән­нәр. Хуҗалык директоры Рафис Солтанов белән җирлек рәисе Сәйдәш Хәкимов фаҗига булу бе­лән килеп, үз ярдәмнәрен күрсәтә башлаган. Район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров, йортсыз калмассыз, дип ышан­дырганнар. Республиканың баш казые, Бөрбашта гомер итүче Җәлил хәзрәт Фазлыев бәлагә тару белән ярдәм кулы суза. Райондагы мәчетләр, хәтта Кукмара районы мәчетләре дә булыша. “Илһамның классташлары янгыннан соң да, вафат булганнан соң да килеп ярдәмләштеләр. Кызым эшли торган Чапшар мәктәбе белән балалар бакчасы басуда калган бәрәңге­без­гә кадәр килеп чүпләде”, – ди Румия апа.
“Тумышы белән Пыжмарадан булган, Төмәндә яшәүче Раиф Мө­хәммәтҗанов икебезгә дә 100әр мең сум бирде, – дип дәвам итә Гөлфинур апа. – Румияләргә йорт салган Габделнур миңа да булышты”.

Балтачның “Агрохимсервис”, “Водстрой” оешмаларына, ярдәм иткән мәктәпләргә, Бөрбаш, Алан, Сәрдегән халкына, райондагы эш­мә­кәрләргә, Кукмарадан эшмәкәр Рамазан Юнысовка, хезмәттәш­ләр­гә, туганнарга, кода-кодача­лар­­га һәм башкаларга рәхмәте­без­не яз әле, диде алар. “Әгәр телгә алмый калган кешеләр булса, үпкәли күрмәсеннәр, кайберләре онытылып та калгандыр. Һәркем ярдәм итте, безне урамда калдырмадылар, йортлы иттеләр. Бары алар­ның тырышлыгы белән без салкын кышны үз йортыбызда уздырабыз”, – дип озатып калдылар.


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.12.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»