|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2016 Мәдәният
Казанда Фәнис Мөсәгыйтов юбилее уңаеннан зур концерт булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтовның 50 яшьлек юбилее уңаеннан «Дуслар котлавы» дип исемләнгән зур концерт–тамаша булды. Концертта татар эстрадасының күренекле җырчылары чыгыш ясады. Алар арасында Салават Фәтхетдинов, Айдар Фәйзрахманов, Габделфәт Сафин, Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Илназ Бах, Филүс Каһиров, Фирзәр Мортазин, Резедә Төхфәтуллина, Зөлфия Минһаҗева, Гөлзада Сафиуллина, Гүзәлия, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар, Мәүлидә Нургали, Раяз Фасыйхов, Роберт Мортазин, Венера Шәмиева. Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Новая музыка» камера оркестры чыгышы тамашаны тагын да ямьләндереп җибәрде. Концертны Зөфәр Харисов, Рөстәм Гайзуллин, Раил Садриев һәм Илсур Мортаза алып барды.
--- |
Иң күп укылган
|