поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
03.12.2016 Дин

“Исән дип күрәм” - Сөләйман хәзрәт Зариповның тормыш иптәше Рәбига ханым белән ӘҢГӘМӘ

Быелның 7 феврале Казанның Петровский бистәсендә яшәүче Рәбига ханым Зарипова гаиләсенә шомлы хәбәр алып килде. Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең икенче имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов көпә-көндез югалды. Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән юлдашы шәех Нәҗметдин белән, якты күздә Казанга кайтып җитәргә дип, Мордовия башкаласы Саранскидан юлга чыкканнар.

Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазы укырга кергәннән соң, аларны башка күргән, ишеткән, белгән кеше юк. Криминаль хәлләрдә шаһитлар булганда да, дөреслеккә чыгу җиңел бирелми. Ә монда, ичмасам, бер генә шаһит та юк. 

Әлеге хәбәр социаль челтәрләр аша киң җәмәгатьчелеккә шул ук көнне таралды. Югалучыларны эзләү эшенә дә тиз керештеләр: “Мәрҗани” мәчетендә эзләү штабы оештырылды, үз чиратында полиция хезмәткәрләре дә эшкә алынды. Сөләйман хәзрәтнең хатыны Рәбига ханым һәм аның балалары ярдәм сорап кая гына мөрәҗәгать итмәделәр, хат һәм видеоязма белән Русия Президенты В.Путинга кадәр барып җиттеләр. Ул көннәрдән соң 9,5 ай үтте. Ә югалучыларның әле дә булса эзе табылганы юк, билгесезлек хөкем сөрә. Газета укучыларыбыз алар язмышы белән кызыксынып, бу хакта сорап шалтыраталар. Шул уңайдан Рәбига ханым белән элемтәгә чыктык. Телефонны башта Сөләйман хәзрәтнең кызы Зөлфия алды.      

— Зөлфия, зур борчуыгызны уртаклашабыз. Сөләйман хәзрәт һәм шәех Нәҗметдиннең югалуы буенча ачылган җинаять эше дәвам итәме? Сез тикшерү нәтиҗәләреннән хәбәрдармы?
— Без берни белмибез. Тикшерү комитетыннан, әти¬нең югалуы мәсьәләсендә ачылган җинаять туктатылды, дигән хат килде. Аннан аңлашылганча, эшне дәвам итү өчен югалуда гаепләрлек кеше юк. Сүз курчак турында барамыни?!
— Русия Президентына юллаган видео мөрәҗәгать һәм хатка җавап алдыгызмы?
— Әйе, алдык. Анда: “Бу мәсьәләдә эш Татарстан тикшерү комитетына йөкләнде”, — дип язылган.

Телефонны Рәбига ханым алды.
— Рәбига ханым, Сөләйман хәзрәт соңгы тапкыр сезнең белән кайчан элемтәгә чыккан иде?
— 7 февральдә: “Сәгать 10 нарда юлга чыгабыз. Догада торыгыз”, — дип шалтыратты. Башта урман аша үтеп кайтасы булгач, шуңа элемтә юктыр, дип уйладым. Сәгать 3, аннан 4, 5 тулды. Күңелгә шик йөгерде. Элемтәгә бөтенләй чыкмый башлагач, ул җирлектә берәр юл фаҗигасе булмаганмы, дип белештек. Соңыннан югалуы мәгълүм булды. Һаман көтәбез. Бернинди хәбәр юк, инде кемнән ярдәм сорарга да белмибез. Безне приставларга чакырттылар, кан басымым күтәрелү, авыру сәбәпле бара алмадым. Кызым барган иде, кәефе төшеп кайтты. Анда барсаң да, җылы караш юк. Безгә бик авыр.
— Шәех Нәҗметдин гаиләсе белән элемтәдә торасызмы?
— Әйе, аның хатыны бик авыр хәлдә. Бүген психологка барды. Нәҗметдин соңлап, 42 яшендә генә өйләнгән. Хатыны 40 яшьләрдә, ярдәмгә мохтаҗ өч баласы бар. Ул: “Иремне табыгыз”, — дип гел абыема шалтырата.
— Машинадагы бармак эзләрен экспертизага алганнардыр. Алар аша да берни дә билгеле булмадымы?
— Экспертизага алдылар, тик алар аша да бернәрсә ачыкланмады. Полиция һәм ФСБ ягыннан да бернинди шик юк, диделәр. Шунысы гаҗәп, шикләнер сәбәп тә, кеше дә юк.
— Сөләйман хәзрәтнең төшегезгә кергәне бармы? Төшлекләр салмадыгызмы?
— Төшлек салганым юк, чөнки бер минутка да уемнан чыкмый. 3 тапкыр төшемә керде, һаман исән дип күрәм. Сөләйман кайткан, имеш. Чынлапмы, дим. Әйе, чынлап, бәгърем, ди. Ышанмыйча, кулларыннан чеметеп карыйм. Ул миңа шулай гел бәгърем дип дәшә иде. Ябыккансың, дим. Барысы да әйбәт, мине анда яхшы ашаттылар, ди. Ул шундый сабыр, күркәм холыклы, тәрбияле кеше бит. Төшләремдә ул безне очрашуга өметләндерә, кабат күрешүгә ышанып яшибез. Ничә ел ки¬рәк булса, шулкадәр көтәбез, исән-имин кайтсын гына. 36 ел бергә матур яшәдек. Ул балаларга яхшы ата булды. Бу югалуны балалар да бик авыр кичерә. Иртә торсам, кич ятсам, белгән догаларымны укыйм, Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорыйм. Безнең хәлебезне аңлаган күп кеше дә аны догадан ташламый. Ирем дини гыйлем бирде, тәрбияви вәгазьләр сөйләде, аның беркемгә бернинди начарлык эшләгәне булмады. Гаебе бар икән, әйтсеннәр иде. Ник шулай гаилә, бер гаебе булмаган балалар язмышы белән уйнарга!?
— Мәрхүмә Рәшидә абыстай да кияве  өчен борчылды...
— Вафат буласы көнне әнием утырган җиреннән авып китте дә, ашыгыч ярдәм чакырттык. Уколлар кадагач, утырып сөйләшә башлады. Барыбызның да игътибарында булсын дип, урынын уртагарак күчердек. Үләренә 2-3 сәгать кала, һәрберебезне сораганнан соң, ирем Сөләйманның исемен ишеткәч: “Әллә кайттымы?” — дип җанланып, җитдиләнеп кычкырып җибәрде. Аннан: “Кайта ул”, — дип безне тынычландырды. Әнием бөтен кияүләрен дә яратты. Сөләйманны, үзен тәрбия кылган кияве Ән¬вәрне аеруча якын итә иде, үлем түшәгендә ятканда да иремне уеннан чыгармады. Сөләйман үзе дә әниемне көйләп кенә тора иде... Улыбыз Абдулкәримнең армиядән кайтуын сөенеп көтеп алдык. Ул 22 гыйнварда кайтты, Сөләйман 7 февральдә югалды. Әтисе белән ничә көн генә аралашып калды. 9 айдан артык көтәбез. Әйтүе генә җиңел. Балаларны уйлап та йөрәк әрни. Иремнең югалуына сәбәпче кешеләр башкалардан курыкмаса, Аллаһтан курыксыннар иде. Кылган начарлык үзеңә әйләнеп кайта бит ул. Ник шуны аңламыйлар икән?

Тикшерү, эзләүләрнең нәтиҗәсез булуы бик кызганыч. Бу мәсьәләдә эшнең тукталуы да күңелне борчый. Энергиясе, яшәү дәрте ташып торган ир уртасы яшендәге әзмәвердәй гәүдәле Сөләйман хәзрәтнең бер мизгелдә югалуы башкаларны да бу тормышта уяу булырга кирәклек хакында кисәтә.

Бу дөньяда әллә нинди могҗизалар булып тора. Әле¬гә табылмаган, димәк, соңгы нокта куелмаган. Күңелләр көтә, өметләр өзелмәгән. Әлегә Рәбига ханым Зарипованың гаиләсенә, балалары, оныкларына Аллаһ сабырлык бирсен дә, гаилә башлыгы табылып, хәерле очрашулар насыйп булсын, дияргә кала.


Әңгәмәдәш — Рәшидә АХМИРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 03.12.2016
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»