поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.12.2016 Әдәбият

"Көзләр салкын димә миңа..." (Илүзә Пазюкова шигырьләре)

Исәнмесез, кадерле редакция хезмәткәрләре! Мин күптәннән шигырьләр иҗат итәм. Берничәсен сезгә тәкъдим итәсем килә. КФУның татар фиологиясенең 4курсында укыйм. Бүгенге көндә 200дән артык шигырем бар, Аллага Шөкер авылыбызның игелекле кешеләре ярдәмендә 2 китабым дөнья күрде.

Газетат битләрендә берничәсен бастырсагыз бик  бәхетле булыр идем.

Сезне хөрмәт итеп, Чувашия Республикасың Батыр районың Шыгырдан авылыннан Илүзә Пазюкова.


Көзге моң..

Көзләр салкын  димә миңа,
Көзләр дә мин сине очраттым,
Көзнең салкыннарын җылытып
Йөрәгемә минем ут яктың.
Көзләр шыксыз димә миңа,
Көзләремне матур иттең син,
Гыйшык утларын да яндырдың да,
Ә үзең еракка киттең син.
Көзләр моңсу димә миңа,
Көзләр дә мин сине очраттым,
Мәхәббәтемне таптым дидем дә
Тапкач кына никтер югалттым.
Көзләрдә дә була ярсу чаклар,
Көзләрне дә була яратып,
Көзләрдә дә  гашыйк булып була
Көзләрдә дә була онытып.
Яшьлек язым
Кайттыңмы дип,яшьлек язым
Кочак җәеп каршы алам.
Синең назлы җилләрңә
Гөлләреңә хәйран калам.
Кайттыңмы дип, яшьлек язым,
Бола буйларыннан буйлыйм.
Шомырт исенәисереп,
Сандугачлар җырын тыңлыйм.
Кайттыңмыдип, яшьлек язым,
Хисләремне җырга салам.
Язгы ташуларга карап
Мәһәббәт утында янам.
Кайттыңмы дип, яшьлек язым,
Умырзаяларны эзлим.
Ерак офыкларга карап,
Синең кайтыр юлны күзлим.
Китмә, китмә, яшьлек язым,
Мәңге яшь буласым килә.
Гүя мине үртәгәндәй,
Күктә яз кояшы көлә.
         
Юксыну

Җәйләрендә мин һаманда
Кышларымны өзелеп сагынам
Әллә кышның сафлыгына
Әллә пыкълегенә табынам.
Әллә бураннары хәтерләтә
Ак чәчәкле язлар киләсен
Язлар килгәч минем алларыма
Сары такыялар тезәсен.
Кышларында мин һаманда
Җәйләремне өзелеп сагынам
Шул җәйләрнең печән исләренә
Җылы җилләренә табынам.
Язларында мин һаман да
Көзләремне өзелеп сагынам
Шул көзләрнең алтын төсләренә
Муллыгына әледә табынам.

                                 Читкә киткәч
1.Читкә киткән чакта сагындырып
Керер эчен төнлә төшенә,
Алсу таңлы,ак каенлы,
Туган ягы кирәк кешегә.
2.Читкә киткән чакта сагындырып
Керер өчен төнлә төшенә,
Яланаяк йөргән чирәм җире
Чишмәләре кирәк кешегә.
3.Читкә киткән чакта юксындырып,
Тибрәндереп йөрәк кылларын,
Очып кайтыр иде авылына,
Тыңлар өчен гармун моңнарын.
4.Читкә киткән чакта сагындырып
Керер өчен төнлә төшенә.
Аны сагынып, өзелеп көткән
Сөйгән яры кирәк кешегә.
5.Читкә киткән чакта кайталмаса
Сагынудан дәва тапмаса
Төшендә дә күреп бәхетле ул,
Туган якка таба атласа.

Сагындым карларыңны.

Әллә табигатьнең шаяруы
Әллә инде  үч ала.
Ак карлы салкын кышны
Бары көтәргә кала.

Сагындым кышым, сине
Сагындым карларыңны.
Ап –ак юрганга төренгән
Урман – кырларыңны.

Җем – җем  карлар явар
Дөнья акка төренер.
Менә кыш килде диеп
Барча халык сөенер.

Яңа елда карлар яусын...
Кабул булсын теләкләр.
Аклык, сафлык берлә
Яшим дип типсен йөрәкләр.

Кышлар килгәч...***
 
Ак шатлыклар көткән чакта гына,
Ап- ак карлар килеп яудылар.
Ап – ак кышның якты мизгелләре
Уйлар диңгезенә салдылар.

Ап – ак карлар яуган чакта гына,
Ак теләкләр сиңа теләдем
Гыйшык утларында янганымны
Ап – ак бураннарга сөйләдем.

Сиңа булган тәүге хисләрем дә
Кышлар төсле ап-ак иделәр,
Ак кышлардан аны эзләмә син,
Югалттың шул аны диделәр

Ап – ак кышлар безне очраштырды
Ап – ак кышлар безне аерды,
Юатырга теләп ап – ак карлар,
Иңнәремә килеп сарылды.

Рәхмәт сиңа ап-ак кышым
Бәхет диңгезендә йөздердең
Төшләремә кереп газаплама
Гаеп синдә генә түгелдер.

Көзге сагыш

Ник көзләрен болай моңсу икән,
Әллә кыр казлары киткәнгә?
Киләчәген уйлый-уйлый кеше
Борылып карый микән үткәнгә?

Ник көзләрен болай моңсу икән,
Әллә яз айларын көткәнгә?
Яшь гомернең матур мизгелләре
Сизелмичә үтеп киткәнгә?

Ник көзләрен болай моңсу икән,
Әллә сагыш җиле искәнгә?
Хыял канатында очып килеп,
Исләремә тик син төшкәнгә?

Ник көзләрен болай моңсу икән,
Әллә урманнарга барыймы?
Йөрәктәге тирән сагыну хисен
Агым суга итеп салыйммы?

Көзләр арты ап-ак кошлар килер.
Юк, йөрәгем болай ярсыма.
Кемнәр инде, мул көзләргә карап,
Бу дөньяны шулай тарсына?

Әтиемә

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Усал җилләр безгә кагылмый,
Әтиләрнең җылы кулларын
Читкә китсә, кемнәр сагынмый.
Балачакта җилкәсенә алып,
Сөеп, кочып, назлап үстерде.
Авырлыклар килсә беребезгә,
Яшәр өчен безгә көч бирде.
Үсеп җитеп, читкә киткәч,
Сагынам шул сине әткәем.
Һаманда әле күз алдымда
Сынатма кызым дип әйткәнең.
Җылы карашыннан йөрәкләргә
Күчте аның якты уйлары,
Котлы булсын, әтием, минем
Гомер бәйрәменең туйлары!

                       Әнигә.
            Ятим булыр идем,әнкәй
Җылы карашыңны тоймасам.
Җаннарыма минем яллар була,
Синең җырларымны тыңласам.

Гөлләр кебек сулар идем, әнкәй,
Синең йөзләреңне күрмәсәм.
Алсу таңнар матур булмас иде,
Яннарымда һәрчак йөрмәсәң.

Ятим булыр идем, әнием,
Чәчләремнән сыйпап сөймәсәң.
Йөрәккәем әрнеп тибәр иде,
Хәл белергә әгәр килмәсәң.

Ятим булыр идем, әнием,
Йөрәгеңнән алып ташласаң.
Бик бәхетле булыр идем,
Догаларың белән сакласаң.
               
Атларым

Их, атларым нигә моңаясыз,
Нәрсә әйтергә миңа телисез!
Беләм инде уйларыгыз белән
Хәтфә болыннарда йөрисез
Сагынасыз иркен аланнарны
Кош сайраган матур тугаен
Арбасына утырып барган
Ак күлмәкле авыл агаен
Сагыналар шул алар ирекне
Ирекне кемнәр генә сагынмый!
Иркен далаларда чапкан чакта
Ярсу атлар бердә абынмый
Атларгада бит җиңел түгел
Тоткынлыкта газап чигәргә
Тели алар, якты кырлар буйлап
Бөтен дөньяларны гизәргә
Җибәрегез сез аларны иреккә,
Күңелем гел шуны тели
Ишетәсезме, цирк бинасында
Ярсып-ярсып ак атлар бии!

Әни – дөньяда иң газиз кеше.

Әнием мине якты дөньяга тудырганда, кулларына алып ,шатланып “балам” йөрәк җимешем диеп сөйгән.Өченче баласы кыз булып туганга, ул бик шатланган. Киләчәктә ярдәмчем, сердәшчем, булышчым булыр дип юраган.

Әнием миңа кадәр ике абыемны үстергән,тәрбияләгән,еллар үтү белән,аларны мәктәпкә озаткан.Әниләр турында нинди генә җырлар җырланса да, нинди генә шигырьләр сөйләнсәдә,әниләрне нинди генә биеккә күтәрсәктә,бу бик аз. Әни кеше сине бишектә чагыңда алып, син үсеп җиткәчтә, хәтта үзең әни булгач та,сине кайгырта.Берәр җиргә китсәң,тамагы ачмады микән, өшемәдеме,җил-яңгыр тимәдеме дип кайгыртып тора.Ерак юлга чыксаң,исән-сау кайтсын дип,изге теләкләр тели.Тормышыңдауңышка ирешсәң шатлана,куанып туя алмый,ә куңелсезлекләр килеп чыкса кайгыра.Миндә әниемне өзелеп яратам.Ул минем өчен дөньяда иң матур,иң акыллы кеше.Әнием минем өчен барысына да әзер,җан атып тора.Әнием мине чисталыкка,михербанлы булырга өйрәтә,укуымда да булыша.Бераз авырып китсәм,кайгыра башлый,дарулар ала,үлән сулары эчерә.

Әнием минем бәйрәмнәрне дә бик матур үткәрә белә.Тәмле-тәмле ризыклар пешерә,камыр азыклары,төрле салатлар.Ә безнең иң яраткан, гел бәйрәмнәрдә генә пешерә торган ризыгыбыз - ул бәлеш.Бәлешләрне дә әни төрлесен пешерә.Әни безнең дин тота.Бөтен дини бәйрәмнәрнедә билгеләп үтәбез.Гает көннәрендә тәмле коймаклар пешерә әнием.Әни безнедә дине олыларга өйрәтә,бигрәктә миңа узе белгәндогаларны өйрәнергә куша. Ураза, корбан бәйрәмнәрен мәҗлес җыеп үткәрергә тырыша.Сәфәр, Мәүлетайларын да укытмыйча калмый. Әгәр берәр кешегә хәсрәт килсә , әнием чын күңелдән кайгыра, шатлыклары булса чын күңелдән сөенә.Туганнарны хөрмәт итәргә дә өйрәтә.Бу сыйфатлары белән ул да безне миһербанлылыкка,киң күңеллелеккә өйрәтә дип уйлыйм мин.

Әнием-нечкә күңелле кеше. Ул күп вакыт моңланырга ярата, эче пошканда әкрен генә җырлый, бигрәктә яшьли үлгән сеңлесен сагынып елый.

Әнием гомере буе йорт-җир булсын дип тырыша.Без балалары бәхетле,тәүфыйклы,озын гомерлебулсыннар дип,теләкләр тели.
Хәзерге вакытта мин әниемне бәхетледер дип уйлыйм.Әнинең терәге,таянычыбыз-әтиебез шөкер исән-сау.Өч баласы әнием дип өзелеп торалар.Ике абыемда тәртиплеләр,эшлиләр,әнигә бүләкләр алып кайталар,бәйрәмнәрдә котларгада онытмыйлар.Миндә әниемне бик яратам.Үсеп җиткәч тә,аның битенә кызыллык китермәмен дим.Картлык көнендә дә таянычы булырмын,аңа гел булышырмын.Җәннәт әниләрнең аяк астында диләр.Минем аңлавымча әниләр,якты дөньяда яшәгәндә без аларны тәрбияләргә, хөрмәт итәргә тиеш.Шул вакытта гына без үзебез дә бәхетле булырбыз дип уйлыйм мин.Шул вакытта гына безнең үзебезнең балаларыбызда безне яратырлар,хөрмәт итәрләр.

Әниләрнең изге догалары ,якты теләкләре белән һәрберебезгә бу дөньяда бәхеттә, шатлыкта, саулык белән яшәргә насыйп итсен иде. Чтобы ставить с максимальной выгодой, следует заранее выбрать проверенного букмекера. Pin Up букмекерская контора отзывы получает регулярно, а игроки отмечают широкую линию событий и конкурентные коэффициенты на большинство спортивных матчей.

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 02.12.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»