поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.11.2009 Җәмгыять

ГАИЛӘДӘ НИЧӘ БАЛА БУЛЫРГА ТИЕШ?

“Ирек мәйданы” газетасының чираттагы сәхифәсендә сүз гаилә һәм балалар хакында бара.

...12 БАЛА ТАПКАНЫМА ҮКЕНМИМ 
 
Илебездә демографик кризис берникадәр йомшара башлады шикелле. Аеруча соңгы елларда бала табучылар саны артты. Монда дәүләт чыгарган законның өлеше дә зур, әлбәттә. Чөнки икенче балага бирелүче акчага кызыгып тагын бер бәби алып кайтырга батырчылык итүчеләр шактый. Шулай да, өчтән артыгын булдыручылар сирәк. Күпчелек замананың авырлыгыннан, балаларны җитеш тормышта тәрбияләү өчен дәүләт тарафыннан бирелгән акча һәм ясалган ташламаларның азлыгыннан зарлана. Шуңа күрә бездә өч балалы хатын-кыз “күп балалы ана” санала һәм мондый гаиләләр ишлеләр исемлеген тулыландырып тора.
 
Тик менә Арча районы Ташкичү авылында яшәүче 12 бала анасы Тәскирә апа бу сүзләргә каршы төшә: “Хәзер замана рәхәт, тормыш итүе дә җиңел. Балалар үстерү өчен уңайлыклар җитәрлек. Бүген яшьләр җаваплылыктан кача, эшләргә иренә. Сәламәтлегем рөхсәт итсә, 13 нчесен дә табар идем”, – ди ул.
 
Алардан кеше өзелми. Аеруча бу көннәрдә кызыл капканың ябылганы сирәктер. Чөнки 31 октябрьдә генә балалар җыелып, Тәскирә апаның 52 яшьлеген билгеләп үткәннәр. Аныңчы да гомер бәйрәме белән котларга туганнары кайткан. Тыштан кечкенә генә күренгән йорт эчтән кырмыска оясын хәтерләтте.
 
– Бүген без аз әле. Кичә бөтенебез җыелышкан идек. Зурраклары китеп барды. Хәзер һәркайсының үз тормышы, – дип сүз башлады хуҗабикә.
 
Тәскирә апаның башыннан үткәннәр турында китап язарлык. Ул тумышы белән Әтнә районы Дусым авылыннан. Гаиләдә өч бала арасында иң олысы була. Тәскирә апага 6 яшь чакта әтисе үлеп китә. Әнисе моны авыр кичерә, бу кайгы белән килешә алмый, 3 елдан соң ул да газизләрен ятим итеп бакыйлыкка күчә. Балалар әбиләре кулында кала. Бу вакытта кечкенә энесенә нибары 3 яшь була.
 
Тәскирә апа 7 нче класста укыганда әбисе авырый башлый. Аны карар өчен ул укуын ташлый. Тик гомеренең соңгы ике елын урын өстендә үткәргән әби дә бөтенләйгә китеп бара. Тәскирә апа энеләрен кочып берьялгызы кала. Ләкин кыз бала язмыш сынавына бирешми, гаиләне ашатыр өчен авылдашларына көне-төне шәл чите бәйли. Колхоз эшен дә калдырмый. Энеләрен 8 нче класска кадәр укыта.
 
– Ул вакытта мичкә ягарга утыны да юк иде бит. Без, балалар, урманга бара белмибез. Күрше әбинең киявенә рәхмәт яусын инде, ярдәменнән ташламады. Кыш чыгарга ел да бер арба утын китертә иде. Без шуны өчәү пычкы белән кисеп, мичкә яга идек, – дип искә ала Тәскирә апа үсмер чакларын.
 
Энеләрен хәрби хезмәткә озаткач, Ташкичүдә яшәүче әнисенең сеңлесе аны үз янына чакыра. Төп йорттан аерыласы килмәсә дә, Тәскирә апа күченергә карар итә.
 
Кызны авыл егетләре күзли башлый. Ләкин аның берсенә дә күңеле төшми. Чөнки Дусымда 7 ел йөргән, яңа елда никах укытабыз дип вәгъдәләшкән сөйгәне бар. Тик апасы гына шул егетне өнәп бетерми.
 
– Ул журналист булырга хыялланды. Газеталарга язгалый, Казанда укый иде. Апа миңа: “Аңа кияүгә чыксаң, көн саен күлмәк якасы юарсың”, – дип кабатлады, – дип сөйли Тәскирә апа.
 
Беркөн чишмәгә суга барганда, аны арбасына газ баллоннары төягән җигүле ат куып җитә. Ә анда бер егет. Ул исә кызга күз кысып китә. Һәм шул кичне әлеге Тәбрис аны озата. Шулай берничә көн очрашкач, егет Тәскирә апаны күтәреп өйләренә алып кайта. Ә монда аның туганнары килен көтеп тора икән. Кыз төне буе елап чыкканнан соң, кире кайтып китәргә уйлый. Ләкин Тәбриснең: “Китсәң, сине бөтен авыл халкы ире куып кайтарган дип сөйлиячәк”, – дигән сүзләре калырга мәҗбүр итә.
 
Энеләрен искә алганда Тәскирә апаның күзләреннән янә яшь бөртекләре тәгәрәде.
 
– Алар миңа кечкенәдән “Әни-апай” дип үстеләр. Хәзер дә шулай диләр. Үз балаларым кебек якын. Аллага шөкер, гаилә корып, үз тормышлары белән кайнасалар да, онытмыйлар. Кайтып, хәл-әхвәл белешеп торалар, – ди ул.
 
Яшьлек хатирәләрен барлаганда эштән кайткан Тәбрис абый да безгә кушылды, аннан соң бер-бер артлы килеп, кызлары һәм оныклары яныбызга тезелеп утырды.
 
Тәбрис абый 1953 елгы. Ташкичүдән. Мәктәпне тәмамлагач, Тәтештә газчыга укып кайтып, авылда эшкә урнаша. Яшьләр тора башлаган вакытта, өстәл артына утырып, кара-каршы чәй эчәргә дә ояла торган була. Аннары бер-берсенә ияләшәләр. Ә Тәскирә апаның йөрәгендә мәхәббәт уты тормыш итә башлагач, акрынлап кабына. Кыз 19 да кияүгә чыгып, 1977 елда беренче баласы Рәдисне таба. Кавышкан елны төп йортта гаилә башлыгының үзеннән кала абыйсы да була әле. Ул да өйләнгәч, ике килен һәм каенана бергә яшиләр. Бер ел тату гомер иткәч, үз йортларын булдыру теләге белән, абыйсы гаиләсен алып, башка авылга күченә. 1978 елда икенче балалары Рамил дөньяга килә.
 
– 1979-1980 елларда өй салдык. 79 да Рузиләне таптым. 80 дә бәби алып кайтмадым, эш тыгыз булды. Улларым йомычка арасында тәгәрәп үсте, – дип көлә Тәскирә апа.
 
Яңа йортка күчеп, кыенлыклар артта калгач, ул янә бәбигә уза. Тик әлеге дүртенче баланы тапмаска карар итә. Өчесе дә бик җиткән дип уйлый. Ләкин ире каршы килә. Һәм ул Тәбрис абый эштә чакта, аңа әйтмичә генә, Кенәр авылындагы хастаханәгә барып, баладан котылмакчы була. Хатынының кирәкмәгән уйлар белән йөрүен ире бик тиз сизеп ала. Кенәргә бара торган олы юлга чыгуга, Тәбрис абый артыннан куып тотып, аны өйгә алып кайта. Тәскирә апа барыбер тынычланмый, инде корсагы зур булуга карамастан, баланы юк итү өчен Әтнә районына китә. Биредә табиблар аның теләген канәгатьләндерми: “Өчесе янына дүртенчесе дә сыяр әле”, – дип кире боралар.
 
Шулай итеп, алар 1981 елда Ринат исемле малай алып кайта. Ә бишенче баланы Тәбрис абый үзе үк кире кага. Тик бу юлы Тәскирә апа табарга теләвен белдерә. Яраткан кешеңнең сүзенә каршы килеп була димени инде? Һәм 1982 елда Рузиләгә иптәшкә Миләүшә туа.
 
– Ләйлә – 83, Чулпан – 84, Ләйсән – 86, Энҗе – 87, Гөлфинә – 88, Гөлгенә – 89, Нурзилә 91 нче елгы, – дип тезеп китте Тәскирә апа.
 
Балалары кешедән ким-хур булмасын дип, алны-ялны белми ике-өч җирдә эшләргә туры килә аларга. Тәбрис абый газ хуҗалыгыннан тыш колхозда тракторда хезмәт куя, Тәскирә апа фермада эшли. Ә инде сабыйлары күбәя башлагач, әни кеше эшен ташлап, Мәмсә авылында хуҗалык сөтен җыярга керешә. Тәскирә апа тутырган сөтле флягаларны Тәбрис абый тракторы белән районга ташый башлый. Шуның өстенә клуб һәм балалар бакчасында кочегар эшен дә башкаралар.
 
– Ул вакытта малны да, кош-кортны да күп асрадык. Акча җиткерә алмагач, бер елны колхоздан симертергә ике үгез алырга туры килде. Аларны карарга малайларыбыз да булыша иде. Шул үгездән кергән акчага “Урал” мотоциклы сатып алдым. Казанга аның белән йөрдек, – ди Тәбрис абый.
 
– Ходай кичерә күрсен инде, бер елны дуңгызга хәтле асрадык, – дип өстәде Тәскирә апа.
 
Мотоцикл турында сүз чыккач, Ләйлә дә сүзгә кушылды:
 
– Әле дә хәтерлим. 1 сентябрь җитүгә, әти белән әни шул “Урал”га утырып, Казанга уку кирәк-яраклары алырга китәләр иде. Ә без исемлек язып бирә идек.
 
Кием-салымга да, ашауга да кытлык кичерми Галәветдиновларның балалары. Моның өчен әти-әниләре бар көчен куя.
 
– Кечерәк вакытта күлмәк-чалбарларны бер-берсенекен киделәр. Үсә төшкәч, һәркайсына аерым ала башладык. Ул колготки, оекбашлар шкафта төргәге белән генә ятты. Бүгенгедәй исемдә, иртәгә Сабан туе дигән көн. 12 сенең дә матур күлмәк-чалбары бар. Ләйсәнемнең генә аягына туфли юк. Ә баламның сәхнәдә җырлыйсы бар. “Кызым, сабыр ит, сабыр төбе – сары алтын”, – дип тынычландырам. Үзем эчемнән генә янам. Сабан туе көнне күрше хатыны килеп керде. Кызына аяк киеме алган да, ярамый икән. Ләйсәнем киеп карагач, шаклар каттык, нәкъ менә аның өчен тегелгәнмени?! Шулай итеп, кызыл күлмәгенә кызыл туфли дә табылды.
 
Ашауны беркайчан кысмадык. Ипине Тәбрис капчыклап алды. Казаннан кайтканда һәрвакыт муенына ике бау зур клиндер асылган булыр иде. Перәннек, туңдырма тартмаларын бусагадан керүгә идәнгә шудырып җибәрер, балалар шуларга ябырылыр иде, – дип сөйли Тәскирә апа.
 
– Ә безгә бит көненә 10 буханка ипи китә иде, – дип көлә Ләйсәннәре.
 
Кызлары, иртә белән ярыша-ярыша торып, әниләре янына чәч үрдерергә чиратка басуларын, исемлек төзеп идән һәм савыт-саба юуларын көлә-көлә искә алдылар.
 
Галәветдиновларның балалары әти-әниләренең йөзенә кызыллык китерми. Мәктәптә укыганда да актив укучылардан саналалар. Рәдис һәм Ләйсәннәре медаль алып чыга, калганнары да 4-5 кә укый.
 
– Энҗем генә китаплар белән дус булмады. Мәктәпне бетергәч, озак тормады, кияүгә чыкты. Уку ягыннан ул гына аксый иде. Башкаларыннан зарланмыйм. Аларга дәрес хәзерләшергә вакытым да булмады. Үзләре укыдылар, кечерәкләренә зурлары булышты.
 
Бер елны мәктәптә 9 бала укыттык. Бервакыт сагалап торып, аларның шау-гөр килеп өйгә кайтканнарын район газетасына да төшереп киткәннәр иде, – ди әни кеше.
 
Алар җәмгыятькә кирәкле, иман-шәфкатьле балалар тәрбияләп үстерә. Мәхәббәт җимешләре һәркайсы тормышта югалып калмый, үз юлын таба. Мәктәпне бетергәч, кайсы кайда белем ала. Болар хакында әни кеше аеруча горурланып сөйли:
 
– Рәдисебез педагогика университетының (хәзерге ТДГПУ – С.Б.) физика-математика факультетын тәмамлады. Авылда яши, тормыш иптәше белән 3 бала үстерәләр. Район үзәгеннән яңа бура биргәннәр иде, рәхмәт, аны шул малаебызга тапшырдык. Йорт итеп җитештереп керделәр. Хәзер Рәдис мәчеттә мулла. Рамилем Әтнәдә авыл хуҗалыгы техникумын бетерде. Аннары Казанда авыл хуҗалыгы академиясендә белем ала башлаган иде, өйләнеп, укуын ташлады. Бер елны районнан килеп, әниләр көне уңаеннан авылыбызда яңа салынган кирпеч йорт бүләк иттеләр. Анда Рамилләр күченде. Алар да хатыны белән 2 кыз тәрбияли.
 
Рузиләләре Ленино-Кокушкинодагы лицейда тәрбиячелеккә, Миләүшәләре дә шунда ук бухгалтерлыкка укыган. Беренчесе күрше Мәмсә авылында 2 кыз үстерсә, икенчесе Казанда, 1 малае бар. Күптән түгел ипотекага фатир алганнар. Ринатлары Казан педагогика көллиятендә информатика укытучысы һәм менеджер-маркетолог һөнәрләрен үзләштергән. Ул да гаиләсе белән Арчада. Ипотекага фатир алып, шунда күченү мәшәкатьләре белән янып йөри. Шәфкать туташы булырга хыялланган Ләйлә дә үз дигәненә ирешә. Ире белән район үзәгендә 1 кыз үстерәләр. Чулпаннары Казанда калган, малае бар. Институтта юристлыкка укый. Ләйсән исә техникумда инженер-технолог һөнәрен үзләштереп, укуын КХТИда дәвам иттергән. Арчада яши, хәзерге вакытта бала белән декрет ялында. Гөлфинәләре башкаладагы сәүдә көллиятен тәмамлаган. Быел Кукмара егетенә кияүгә чыгып, әниләре яныннан китеп барган. Бары тик ул гына еракта, Тәскирә апаның калган балалары үзенә якын торалар икән. Гөлгенәләре Ленино-Кокушкинода пешекчелеккә укып, хәзер Казанда эшли. Ә менә Нурзиләгә чират җиткәч, Тәскирә апа бер мәлгә тынып калды. Аннары сүзен дәвам итте:
 
– Уникенчегә авырлы икәнемне белмәдем. Башта кистадыр дип йөрдем. Чөнки 9 ай буе балам бер тапкыр да селкенеп карамады. Табиблар аны дөрес урнашмаган диде. Йөкле булуымны белгәч, Тәбрис тә каршы килмәде. Ул төп йортта калырга дип малай көтте, ләкин тагын кыз туды. Теле ачыла башлаган чагы иде, күрми калдым, моны күршеләрнең казы талаган. Баламны кулга алганда ул зәңгәрләнеп, катып килгән иде. Бик нык курыккан. Көчкә үз хәленә кайтардым, ләкин шул көннән ул сөйләшми башлады. Әллә шул очрактан соң, әллә тумыштан шулай булды. Аның өчен бик борчылдым, күпме күз яше түктем. Аллага шөкер, кызым хәзер үзенә кирәклене әйтә, туганнары белән дә бик тиз аңлаша, – ди Тәскирә апа.
 
Бүген Нурзилә Казанда махсус интернатта белем ала. “5” ле билгеләренә генә укый икән. Волейбол белән мавыга. Тиздән командалары белән катнашачак ярышларга әзерләнеп йөри. Шкафта ялтырап торучы медальләре аның киләчәктә яхшы спортчы булачагына ишарәли. Ул яшьтәшләреннән бер нәрсәсе белән дә аерылмый. Чибәр, зифа буйлы кыз булып үсеп җиткән.
 
Галәветдиновларның дус-тату гаилә икәнлекләренә алар белән аз гына аралашудан ук төшенәсең. Бер-берсенә карата булган ихтирам, ярату хисе әллә кайдан күренеп тора. Барысы да салмак һәм ягымлы итеп сөйләшә. Балаларының шулай тыйнак булуы тәрбиядән килә, билгеле.
 
– Беркайчан әти кайтмыйча табынга ашарга утырмадык. Ике күзебезне дүрт итеп аны көттек, – ди кызлар.
 
Тәбрис абый үзе мөлаем да, шул ук вакытта җитди дә кеше.
 
– Беркайчан балаларны каты итеп орышмадым, кул күтәрмәдем. Әниләренә бик ачуланырга кушмый идем. Тавышлансалар, кырын күз белән бер генә карадым, үзләре аңлыйлар иде, – ди ул.
 
Гаиләне саклап калу, тормыш алып бару өчен ир белән хатын бер-берсен хөрмәт итәргә, бар эшне киңәшләшеп башкарырга тиеш дип уйлый Тәбрис абый. Һәм балаларына да шул сүзләрне кабатларга ярата.
 
– Иң мөһиме эчкечелеккә бирелергә ярамый. Бала бит ул алып кайткач үзе генә үсми. Беләк зурлыгы кадәр генә нәрсәдән чын кеше ясау өчен шактый тир түгәргә кирәк. Хәзерге яшьләр сабыйларын ташлап калдыра, үстерергә мөмкинлекләре булмаса, алып кайтмасыннар. Баланың киләчәге ата-ана тәрбиясеннән тора бит, – ди гаилә башлыгы.
 
Тәбрис абый, Тәскирә апа төпле акыллы, сабыр, ачык күңелле кешеләр. Алардагы бу күркәм сыйфатлар балаларында да чагылыш тапкан. Әлеге ир белән хатын кечкенә сабыйларыннан чын шәхес тәрбияләп үстергәннәр. Балалары белән ихлас йөрәктән горурлана алалар.
 
Аларда бәйрәм арты бәйрәм булып кына тора. Балалар туган көннәрен төп йортка кайтып уздыру гадәтен керткән. Атна уртасында тынып калган өй ялларда гөрләп тора икән. Галәветдиновлар барлыгы ун туй уздырган. Бер елда хәтта икене ясаганнар. Узган ел августта Ләйсәнне кияүгә бирсәләр, сентябрьдә Ринатны өйләндергәннәр. Яңа елдан соң Гөлгенәләренең никахына әзерләнәләр.
 
– Акча мәсьәләсен хәл итүе авыр түгелме соң? – дим Тәскирә апага.
 
– Кайчак кыенга да туры килә. Нишлисең инде? Алар бит безнең сүзгә бик колак салмый. Барыбер кавышабыз, диләр. Кызларыбызны очырып бетерәбез инде, – дип көлә ул.
 
12 бала үскәндә шаулап торган болын кадәрле йортта бүген алар икесе генә калган. Бала үстерү мәшәкатьләреннән арынгач, тынычлап яшисе урында Тәскирә апаның сәламәтлеге генә какшап киткән. Соңгы елларда көнаралаш Казан юлын таптыйлар икән. Хастаханәгә ике көннән ике көнгә барып, күренеп торырга кирәк булгач, Тәбрис абый кредитка машина да алган.
 
– Нинди генә авыр вакыт булмасын, беркайчан 12 бала тапканыма үкенмәдем. Язмышымнан канәгатьмен. Аллаһы Тәгалә бәхетемне күпсенә күрмәсен инде, – дип сүзен йомгаклады герой ана.
 
Тәскирә апа безне капка төбендә кул болгап озатып калды. Бу мәлдә урамда күбәләктәй ап-ак кар ява иде. Әйтерсең ул кар бөртекләре герой ананың бәхетенә сөенешеп бииләр.
 
Сиринә БӘДРЕТДИНОВА,
Арча районы.
 
* * *
 
ВЦИОМ үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, 34 % ата-ана тәүлегенә 6 сәгатьтән артык вакытын баласына багышлый, 30 %ы – 3 тән 5, 17 %ы 2 сәгатькә кадәр вакытын балигъ булмаган баласы янында уздыра. 19 % кеше әлеге сорауга җавап бирергә кыенсынган.
 
 2008 елда Татарстанда 37,2 мең сабый туган (бу 2007 елдан 10 %ка күбрәк). Аларның 55 %ы – гаиләдә беренче сабый, 34 %ы – икенче, 8,5 %ы – өченче, 2,5 %ы дүртенче һәм артыграк.
 
 Татарстанда һәр бишенче пар бала таба алуга сәләтсез.
 
* * *
 
БЕР БАЛАЛЫ ГАИЛӘ – КҮП БӘЛАЛЕ ГАИЛӘ
 
Казаннан педагог-оештыручы Сания БИКТИМЕРОВА:
 
– Хәзерге әти-әниләр гаиләдә ике бала гына үстерәләр. Күпчелек шушы модага иярә, кешенең беркемнән калышасы килми. Элек яшәү җиңел булмаса да, бала табудан курыкмаганнар. Хәзер тәрбияләүгә күп финанс чыгымы кирәк дип, аны планлаштырып кына алып кайталар. Хөкүмәт соңгы вакытта пособиеләр белән кызыксындырса да, бездә күп балалы гаиләләр саны бик аз. Чөнки сәламәт сабый табу, балалар бакчасына урнаштырудан башлап, аны “кеше итү”нең проблемалары шактый.
 
Бер бала буламы, бишме, аны нинди ата-ана тәрбияләве бик мөһим. Арада бер баланы бар яктан камил, зирәк итеп үстерүчеләр дә бар. Ә кайбер ата-аналар бер бөртек кенә булгач, бар булганын шул балага гына багышлыйлар: артыгын иркәлиләр, аңа Аллаһка табынган кебек табыналар, сораган бар нәрсәсен алып бирәләр, һәр теләген үтиләр. Андыйлар мәктәптә дә үз-үзләрен тотышлары белән башкалардан аерылып тора. Хезмәт кую түгел, бер эш рәте белмәгән баласына кыйммәтле машинага кадәр алып бирүчеләр дә бар. Майда гына йөзеп, эш сөйми эгоист булып үскән кеше күп очракта тормышта үз урынын таба алмый югалып кала, тора-бара проблемалар тудыра башлый. Соңыннан үзе генә түгел, ата-аналары да буталып бетәләр. Картлык көннәрендә дә гомер буе көйләгәннәренең “рәхәтен” күрәләр. Танышларым арасында шундый хәлдә калучылар бар. Ярдәм итү бик авыр мәсьәлә. Юкка гына “бер балалы гаилә – күп бәлале гаилә” димәгәннәрдер.
 
БАЛАЛАР НИК АЗ?
 
Республика клиник хастаханәсе психотерапия үзәге җитәкчесе Гомәр ЗЫЯТДИНОВ:
 
– Элек хатын-кызлар эшләмәгәннәр, бар вакытларын гаиләгә, бала тәрбияләүгә багышлаганнар. Аннан, аеруча авыл җирендә, дөнья йөген тартуда ярдәмче кирәк, гаиләләр шуңа да ишле булган. Хәзерге ата-аналар эшли. Бала үстерү, аңа белем бирү, урнаштыру өчен күп акча кирәк. Бу ата-аналарга зур җаваплылык өсти.
 
Хәзер тору урыны да проблема. Элек кечкенә йортта оныклар белән бергә берничә гаилә зур бер гаилә булып яшәгәннәр. Бүгенге яшьләр алай теләмиләр, булдыра да алмыйлар. Аеруча шәһәрдәге кечкенә фатирларда болай яшәү мөмкин түгел. Күпләргә торак мәсьәләсе проблема. Шуңа да бүген балалар күп тусын өчен шактый мәсьәләләрне чишәргә кирәк.
 
Ә баланың психикасына килгәндә, ул нинди тәрбия бирүдән, ата-ананың нинди холык белән яшәвеннән тора. Бер балалы гаиләдә дә, күп балалысында да ул төрлечә тәрбия алырга мөмкин. Гаиләдә балалар үзләрен тәрбияләүчеләрдән үрнәк алалар, күп нәрсә ата-ана әхлагына, аның үз-үзен тотышына бәйле. Эчүчелек, наркомания буенча җәмгыятькә бәйле проблемалар да юк түгел. Җитди очракларны хәл итүдә кайчак гаиләләрнең генә көче җитми. Кайбер ата-ананы шундый проблемалар да сагайта.
 
 
ГАИЛӘДӘ НИЧӘ БАЛА БУЛЫРГА ТИЕШ?
 
Шамил хәзрәт ИСХАКОВ, башкалабызның Казан нуры мәчете имам-хатибы:
 
– Шәригать буенча, йөкле хатын-кызларга аборт ясату тыела, ул баланы үтерү исәпләнә. Алай гына да түгел, һәр аборт ананың 3 ел гомерен кыскарта. Бала яралган саен аны табарга кирәк. Әнием 10 корсак күтәргән. 5-6 яшьлек вакытта төрле сәбәпләр белән күбебез үлгән, бүген нибары икебез генә исән. Хәзер күп гаиләдә бер яки ике бала белән чикләнәләр. Аны да дөрес итеп тәрбияли алмыйлар. Аллаһы Тәгалә яраткан баласын ярдәменнән ташламый, һәр сабый үз ризыгы белән туа. Шуңа да Ходай биргән нарасыйны күпсенмәскә кирәк.
 
Ришат ФАРСЫЕВ, Актаныш районы Иске Сәфәр авыл җирлеге рәисе:
 
– Бер бала – юк бала, ике бала – бер бала, диләр. Минемчә, өч бала кирәк, ул бүген норма. Без үзебез дүртәү үстек, гаиләдә 3 бала тәрбиялибез. Булдыра алган кешегә баланың берсенең дә артык булганы юк. Үскәч күңелле. Гаилә коргач, дүрттән сигез булдык, аннан балалар тугач, тагын да арттык. Бәйрәмнәрдә күңелле итеп җыелышабыз.
 
Иркә, җырчы:
 
– Без гаиләдә дүрт бала. Өч абыем бар. Үземнең исә биш балам булуын телим. Мөселман гаиләсе 7 кешедән (әти-әни һәм балалар) торырга тиеш дип саныйм. Шул чакта балалар артык иркә дә булмый, тормышның авырлыгын да аңлап үсә.
 
Алия САБИРОВА, “Үзебез” хәрәкәте координаторы:
 
– Ким дигәндә 5-6 бала булырга тиеш. Үзем шундый гаиләдә үстем, туганнарымның күплегенә сөенеп бетә алмыйм. Зур гаиләдә кайгыртучанлык, ярдәмчеллек, кече күңеллелек, өлкәннәрне хөрмәт итү кебек сыйфатлар җиңелрәк тәрбияләнә. Әлбәттә, андый гаиләләр арасында идеаль булмаганнары да бардыр, тик әлегә очратканым сирәк.
 
Кайбер кешеләргә аптырыйсың: акчалары артып ашкан, бер кыз, бер малай табалар да, “комплект” дип сөенеп, калган гомерләрен байлыкларын тагын да арттыруга багышлыйлар. Әйтерсең мебель, машина, фатир белән беррәттән кешедән калышмыйча комплект бала да алганнар. Кеше акчам җитми дип бала тапмый икән, аның рухы ярлы, чөнки сабыйларга беренче чиратта ярату, әти-әнинең чиксез мәхәббәте кирәк. Материаль ягы җитеш булып та, бер-ике бала белән калу – күңел тарлык билгесе. Күп балалы гаиләләр саны арту күңелле кешеләр күбәя дигән сүз, ә бу җәмгыятьнең сәламәтләнү күренеше.
 
1-2 МӘЗӘК
 
– Улыгыз бигрәк матур!
– Бу бит минем кызым!
– Әй, гафу итегез, сезнең аның әтисе икәнен белмәгән идем...
– Ә мин әтисе түгел, әнисе!
 
* * *
 
Әтисе белән әнисе балаларын зоопаркка алып барганнар. Ләкләк читлеге янында тукталганнар болар. Бала ләкләк каршына басып кычкыра, кулларын болгый башлаган. Аннан әти-әнисенә борылган да болай дигән:
– Әти, әни, ул мине ни өчен танымый соң?
 
* * *
 
– Кадерлем, өйләнешкәннән соң, өч балабыз булачак.
– Кайдан шулкадәр төгәллек?
– Әлегә алар әнием белән яшиләр...


Ирек мәйданы
№ 19 | 06.11.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»