поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.12.2016 Җәмгыять

«Ак итек карасына караганда җылырак» (ФОТО, ВИДЕО)

Кукмара итекчеләренең даны ерак-еракларга таралган. Бу якларда итек басу һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше. Мәсәлән, Туембаш авылында көпә-көндез шәм яндырып эзләсәң дә урамда кеше табармын димә. Барысы да итек басу белән мәшгуль. Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә шул бер эш.

Халык бары тик дүшәмбе көнне генә җанланып ала, капкаларын киереп ачып, урамга чыга: бу көнне сатучылар әзер итекләрне алырга киләләр.

Туембаш авылына керүгә берсеннән-берсе купшырак йортлар каршы ала. Күренеп тора: хәлле халык яши биредә!

Туембаш авыл җирлегенә ике авыл керә: Туембаш һәм Чаллы. Ике авылга 227 хуҗалык исәпләнә. Җирлекнең 70% халкы итекчелек белән шөгыльләнә. Кукмара итекчеләренең 200 елдан артык тарихы бар.



– Бу эш белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр каралган, – дип каршы алды безне җирлек башлыгы Илфат Гарипов. – Туембашта җиде йон эшкәртү цехы гөрләп эшли. Йон алып кайтып сатучылар да бар. Итеккә кирәкле буяу, кислоталар белән тәэмин итүчеләр дә үзебездә. Калып ясаучыларны да эзләп йөрисе юк. Итекчеләр елдан-ел остара. Соңгы елларда кышлар җылы килә башлагач, кайбер хуҗалыклар итек астына махсус резина ябыштырып җитештерә башлады. Аны язын да, көзен дә кияргә була. Элек бездә кара итек кенә басалар иде. Хәзер агы да, сорысы да бар. Өйдә киеп куярга кыска каталар да эшлиләр. Сувенирга ясалган мини-итекләр дә тиз арада таралып бетә. Авыл халкы итек белән генә шөгыльләнми бездә. Соңгы елларда мөгезле эре терлек, савым сыерлары да артты. Елына бер хуҗалык уртача 531 мең сумлык товар җитештерә. Бу – бик зур сумма. Халык тырыш бездә. Эшен дэ эшли, динен дә тота, мәдрәсәләребез эшләп тора. Мәчеттә аяк басарга да урын юк.

Кукмарада бүген «урак өсте». Халык берсеннән-берсе уздырып, итек басу белән мәшгуль. Эшләрен чит кешегә күрсәтергә, өйләренә кертергә атлыгып тормый алар. Шулай да без йон тетү һәм итек басу процессын карамыйча булдыра алмадык. Алдан ук әйтеп куйыйм: итекчеләр икесе дә яшьләр. Сүз уңаеннан, Туембаш балалары шәһәрдә җан асрауга караганда, авылда төпләнеп калуны кулайрак күрә. Күрше районнардан күченеп килүчеләр дә бар икән. Ни хикмәт, алар да итек баса башлый. Читкә кияүгә чыккан кызлар да бу «чир»не ияртеп китеп, авылдашларына «йоктыра».

Сәяхәтебезне йон тетү цехыннан башладык. Япь-яшь булса да, Раил Сабирҗанов үз эшеннән тәм таба белә.   

Цехка килеп керүгә борынга әче йон исе килеп бәрелә. Шәһәрнең пычрак һавасын иснәргә өйрәнгәнгәме, бу истән башлар әйләнеп китте хәтта. Ярый әле, биш минутка гына кердем, дип сөендем. Хәер, көне-төне моның белән шөгыльләнүчеләр аның исен тоймыйдыр да инде. Цехта алагаем зур станок эшләп утыра. Аның арткы ягында бер кеше йонны тигезләп  тезеп тора. Рәхәт эш түгел, көне буе аяк өстендә. Йон бер үк күләмдә станокка кереп китәргә тиеш. Әзер чимал станокның икенче ягыннан юрган формасында эшләнеп чыга.


 

 
– Бу эш белән алтынчы елымны маташам,  – ди Раил. – Йон тетергә каян өйрәнгәнемне дә хәтерләмим. Башыңа төшсә, эшлисең инде ул. Станокны Ульян каласыннан алып кайттым. Йон тетү җиңел эш түгел, пычрак. Заказлар күп, шуңа күрә 12шәр сәгать эшләргә дә туры килә. Иртәнге 7дә станок янында кайнаша башлыйм инде мин. Күрше авыллар да, үзебезнекеләр дә йон китерә. Без шуны чистартып, эшкәртеп бирүче. Халык китергән йонның килосын 25-30 сумнан тетәбез. Кереме әллә ни зур булмаса да, җитә.

Йон эшкәртү процессы белән танышкач, аларның күршеләренә итек басарга кердек. Йорт хуҗасы ишек ачылганны да искәрмичә, эшкә күмелеп утыра иде ул.

Тәнзил Гомәровкә 28 яшь. Казан ветеринария академиясен  тәмамлап кайткач,  мал табибы булып эшли башлый.

– Туембаш балаларының теле «әннә» дип түгел, «итек» сүзе белән ачыла бугай, – дип ярымшаярып сүз  башлады ул. – Бездә һәр йортта итек басалар. Әби-бабайлардан, әти-әнидән без эш тәртибен күреп, белеп үсәбез. Моңа кадәр аларга гына булышкан булсам, 9 сыйныфта укыганда беренче тапкыр итек басып карадым. Ул бик идеаль килеп чыкты. Чөнки мин аны эшләүнең һәр этабын 15 ел күзәттем бит. Беренче курсны тәмамлагач, әзрәк акча эшләп китим әле дип, ныклап итек баса башладым. Билгеле, ул җәй көне сатылмады. Кышын киткәндер инде, әмма күпме акча эшләвемне хәтерләмим. Укуны тәмамлап кайтып, эшкә урнашкач та, кичен барыбер итек басарга чыга  идем. Берара вакыт җитми башлады итеккә, бу кәсеп белән аерылып торырга туры килде. Өйләндем,  йорт сатып  алдык, ике бала туды. Тормышны әти-әнидән аерым алып барырга кирәк. Авылда яшәү өчен бары ике генә юл: йә күпләп мал-туар асрыйсың, йә итек басасың.

Тәнзил башта кара итек баса. «Бу вакытларда кулны юсаң да агармый, тырнак астына кара укмашып ката иде», – дип хәтер яңартып алды ул. Итек басу өчен махсус мунча салып куйгач, аны итек пычрагы белән буйыйсы килми. Шуңа күрә ак итеккә керешә. Аны кара итек баскан кеше эшли алмый, чөнки махсус урын кирәк. Итекнең агы карасына караганда 300-400 сумга кыйммәтрәк йөри. Аның каравы, ул җылырак икән. Чөнки буяу кушылмаган, табигый йоннан басыла.

– Бу масус итек өе дип атала, – ди Тәнзил алачыгына ымлап. – Монда мин үзем хуҗа. Хатын-кыз бирегә керергә тиеш түгел. Ике яшьлек улым бакчадан кайту белән туры монда керә. Күпләр: «Итекнең кайсы җирен ясау авыр?» – дип сорый. Мин болай дип җавап бирәм: «Итекнең җиңел эшләнә торган җире юк аның. Гомумән, авыр эш». Физик яктан иң кыены – җыю. Анда көч кирәк, бүлмә бик эссе була. Бер пар итек җыю өчен 15-20 минут вакыт җитә. Шуннан соң аны станокта тигезлисе. Анысы 1-1,5 сәгатькә сузыла. Тагын вак-төяк эшләре бар әле. Түшәлгән итекне сатып алам. Ул зур носки формасында була. Шуны кичтән кайнар суга салып калдырам. Иртән алып юганнан соң, җыю процессы башлана.

Шау кайнар суда да Тәнзилнең кулы пешми, күнеккән. Булачак итек суда җеби. Аны судан сыгып алганнан соң, кул белән махсус формага кертергә кирәк. Бу бик озак эшләнә. Тәнзил аны безгә өстән-өстән генә эшләп күрсәтте.





– Таң белән киләсегез калган, менә бер итекне яңа өлгерттем, – дип елмайды ул.  Итекне мичтә киптерәләр. Әмма мин анда киптерә алмыйм, ак итек бит. Шуның өчен өйдә җылыткыч җиһаз ясап куйдым. Ул тартма формасында. Ике якта радиатор утыра. Астан «җылы идән» үтә. Ярты сәгатькә бер тапкыр 50 секунд буе вентиляция җилләтеп ала. Минем итекләр көчле градуста кипми, юкса саргая. Бер мичкә 15 пар итек сыя.

Тәнзил көнгә өч-дүрт кием итек өлгертә. Елына ул 300 пар килеп чыга. «Көннәр буе шуның өстендә генә утырсам, күбрәк тә булыр иде. Мал табибы булып та эшлим бит әле», – ди ул. 

Халыкта «Итекченең итеге юк» дигән гыйбарә йөрсә дә, бу Тәнзилгә кагылмый. «Аяктан төшкәне дә юк. Районга да, Казанга да киеп кителә әле», – ди.

Биредә һәр итекченең үз клиентлары. Тәнзил җитештергән итекләрне дә чират торып алалар.

– Бер итектән чиста 400 сум табыш кала. Ак итеккә ихтыяҗ юк, димәс идем. Бер яшьлек балага яраклы итектән башлыйм. Ир кеше ак итек белән дус түгел, аларга күбрәк ката басабыз. Балалар итегенә 500 грамм, олыларныкына, юып-баскач, 1100 грамм йон китә. Һәрберсенә күңелеңне салмасаң, итек килеп чыкмый. Үземә ошамаган итекне кабат-кабат баскан чаклар да була. «Брак»лар да чыга. Бу бездән генә түгел, түшәүдән дә тора. Әмма ул җайлы эш түгел. Йонны ничек тигез итеп саласың? Мин аны күз алдына да китерә алмыйм. Түшәлгән итекне 140-150 сумга сатып алам. Мин ясый торган ике төсле итекләрнең калыбы кыйммәтрәк йөри, чөнки анда ике төсне кушып ялгарга кирәк, – ди Тәнзил.


 

 
Итек алганда нәрсәгә игътибар итәргә соң? Туембаш итекчеләре моны сер итеп сакламый. Иң беренче чиратта, тигезлеген, калынлыгын карарга кирәк. Басылганмы ул, юкмы? Кулга тоткач, итекне төрлечә сытып, бөкләп карагыз. Ул кире үз хәленә кайтса, басылган дигән сүз. Сытылып кала икән, бу тиз арада эшләнгән эш, итекне басып торырга вакыт җитмәгән. Табаны юка булса, ул батып керә, тигез булмый. Итекнең балтыры калын булу шарт түгел.

Бәяләренә килсәк, хатын-кызларга кара төслесе 600 сум. Ир-атларныкының бәясе 1000 сумга кадәр. Аклары исә 1100-1200 тирәсе. Сувенирларның хакы, зурлыгына карап, 100-300 сум арасында тирбәлә. Җылы өй башмакларын 400-500 сумга алырга мөмкин.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 02.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»