поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.12.2016 Мәдәният

Марсель Мөсәвиров: “Эстрададагы иҗатым белән театрга хыянәт итмим” (ИНТЕРВЬЮ)

Мәдәният институтына укырга кергәндә дәрәҗәле остазлар эстрада бүлеген сайлаганчы, күбрәк драма театры артисты юнәлеше буенча белем алырга тәкъдим итәләр, чөнки бу юнәлештә үзеңне вокал, сөйләм, хәрәкәт һәм бию ягыннан көчле үстереп була. Актерлык бүлегендә укыганнар театрда да, нәфис сүз буенча да, җыр сәхнәсендә дә үз урыннарын таба.

Башкортстанда музыка училищесын, Уфа сәнгать академиясенең театр бүлеген тәмамлап, бүгенге көндә Туймазы татар дәүләт драма театрында алдынгы рольләрне башкаручы Марсель Мөсәвиров та актер, җырчы һәм хәтта телевизион алып баручы буларак та чыгыш ясый. Югары уку йортында, илкүләм үткәрелүче дәрәҗәле җыр бәйгеләрендә, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында алган белемнәрен, тәҗрибәсен кулланучы, бар яктан да камилләшкән артист дип атарга була аны.

— Марсель, Камал театрында эшләп, ни өчен Туймазы татар дәүләт драма театрына китәргә карар кылдың?
— Югары белемне алгач, Казан шәһәренә юнәлдем. Габдулла Кәриев исемендәге яшь тамашачылар театрына барган идем — алмадылар. Г.Камал театрының элеккеге директоры, мәрхүм Шамил Зиннур улы белән сөйләшеп, Камал театрына сәхнәдә декорацияләр куючы булып эшкә урнаштым. Ләкин тиз арада Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев актерлык осталыгымны бәяләп, спектакльләрдәге күмәк сәхнәләргә кертә башлады.  Зур остазлар арасында эшли алырга мөмкинлек булган өчен Камал театрына хөрмәтем бик зур. Анда мин кыюрак, тырыш булырга , тормыш авырлыкларын үзем җиңеп чыгарга өйрәндем. Камалда артистлар күп һәм үзенчәлекле. Шул арада мине Туймазы  татар дәүләт драма театры җитәкчесе Фирзәт Фәрид улы үзләренә актер итеп чакырды. Тәкъдимне кабул итеп, тормыш иптәшем белән Туймазыга күчендек.
— Театр артисты булу белән беррәттән үзеңне эстрадада җырчы буларак та тәкъдим иттең. Алай да сине күбрәк кем буларак таныйлар?
— 2012 елда эшли башлаганнан бирле, театрда рольләрем күп. Яраткан ролләрем дип Илгиз Зәйниев иҗат иткән «Әрем исе» спектакленнән Сәйяр образын, Шекспирның «Тискәрегә авызлык»тан Люченцио, И.Абдуллинның «Тиле яшьлек» әсәреннән Хәнифне,  А. Коровкин язган «Түткиләр» пьесасында  Ирек ролен атар идем. Күп тамашачылар мине шулай ук телевидениедә “Җырым булсын бүләккә” тапшыруының алып баручысы буларак таный. Электән җырга тартылгач, үземне башкаручы буларак та танытырга булдым. Тамашалары белән килгән артистларга соклану хисе этәргеч ясагандыр. Башка концертларны бәяләп, үземә ниндидер белемнәр туплап, үз тамашамны эшләп карарга булдым. Бу турыда фикерләр булганга, материал тупланган иде инде һәм, тәвәкәлләп, “Эх, заманалары” исемле  сценарий яздым. Беренче концертта тулы залны күргәч, бераз каушап та калдым. Үземә моның кадәр игътибар көтмәгән дә идем. Яңа тамаша да әзерләнә, тиздән аның белән дә күп кенә төбәкләрдә чыгыш ясарбыз. Җыр белән теардагы эшчәнлегемә зыян китерми эшлим, театр планнарын алдан белеп, буш көннәргә концерт графигын яраклаштырам. Эстрадада әле яңа җырлый башладым гына, аз таныйлар, тик битараф булмаган кешеләр табыла, иҗатымны хөрмәт итүчеләр әкрен генә күбәя.
— Артист тормышы белән яшәп гаиләгә вакыт каламы?
— Гаиләгә вакыт аз кала, ә шулай да җай чыгуга кибетләрдә бергәләп йөрибез, әти-әниләрнең хәлләрен белеп, ял итәргә авылга кайтабыз. Тормыш иптәшемә кайчак игътибар җиткереп  бетермәгән чаклар була, тик ул һөнәремне аңлый. Чәчәкләрне дә сирәк бүләк итәм шул. Бүләккә килгәндә, үзеннән сорап, теләгәнен алып бирәм.
— “Тюльпаннар”  клибында сөйгән ярны чәчәкләргә күмәләр. Эчтәлеге сезнең тормышка бәйләнгәнме?
— “Тюльпаннар” клибы безнен тормышка бәйләнмәгән, ләкин беренче сценарий буенча минем тормыш иптәшем клипта катнашырга тиеш иде, тик оялды. Шуңа башка сюжет уйларга туры килде. Бүгенге көндә минем “Балыкчы” һәм “Тюльпаннар” җырларына төшерелгән ике клибым бар. Үзем режиссёр да, продюсер һәм сценарист та. Беренче клипны 60 нчы елларда язылган “Балыкчы” җырын бераз заманчалаштырып, эшкәртеп яздырткач төшердек. Клипта театр артистлары — хезмәттәшләрем катнаша. Үзем, чыннан да, балыкчы, шуңа да бу темага клип төшерү фикере туды. Дустым белән вакыт булса жәй һәм көз көннәрендә балыкка йөрибез. Алла боерса, өченче клипны «Икәү бергә булганда» исемле җырыма төшерергә җыенам.
— Туган авылың урамы буйлап рәхәтләнеп баянга җырлап үткән эксперимент белән таныштырып кит әле. “Моңнар кайтсын авылга”  проектының асылы нидә? Бу башлангыч дәвамлы булырмы?
— Быел җәй туган авылым буйлап баянчы Илшат абый белән рәхәтләнеп җырлап уздык. Бу проект турында мин бер елга якын уйлап йөрдем, аның идеясе сеңлекәшем төшергән видеодан башланды. Анда буп-буш авыл урамнары сурәтләнгән иде. Хәзер бит олылар да, кечеләр дә телевизор, компьютер яныннан китмиләр. Кич утырулар бөтенләй онытылып бара. Мин бу адымымны авыл халкын урамга чыгару, тормыш мәшәкатьләреннән әзрәк арындыру, авылдашларымны җыр-моңга баету максаты белән эшләдем. Киләчәктә шушы форматта телевизион тапшыру  чыгарырга исәп бар.
— Авылда туып-үскәннәр белән шәһәр халкының аермасын сизәсеңме?
— Авылда туып-үскән белән шәһәр кешесенең, әлбәттә, аермасы бар. Авыл кешесе ачык йөзле була, аның белән тиз уртак тел табып, төрле темаларга аралашып була. Шәһәр кешесе бөтен нәрсәгә шик белән карый сыман, үзен авыл кешесеннән өстен тотырга тырыша.
— Нигездә шаян җырлар сайларга тырышасыңмы? Сәхнә образыңны ничек тасвирлыйсың?
— Сәхнәдә төрле темага җырлар башкарам, күбрәк мәхәббәт, авыл, туганнар темасына игътибар юнәлтәм. Шаян җырлар да башкарырга тырышам, тик әлегә концертларымда лирик жырчы образында чыгыш ясыйм, шулай ук театр артисты буларак юмор, пародияләр белән шөгыльләнәм.
— Яңа концерт сезонында үз тамашаларыңа ныклап алынгансың. Театрдан читләшү дигән сүзме бу?
— Театрдан китәргә жыенмыйм. Үземне ике юнәлештә дә — театр һәм эстрада артисты буларак  танытасым килә. Театрда эшләп, параллель рәвештә эстрадага чыгарга тырышам. Шулай ук тагын бер яраткан шөгылем бар: туган авылымда ике ел инде бал кортлары үрчетәм. Алар белән мәшәкать күп, шуңа да җәй көне мөмкинлек чыгуга умарталыкка ашыгам.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 02.12.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»