|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2016 Мәдәният
Салават Фәтхетдиновка ике Президенттан да эләккән“Без, ниһаять, татар кызларын киендерә башладык. Чишенеп беткәннәр иде бит, аз гына калган иде. Кемдер аларны чишендерде... “Нәрсә карап торасың, канәгатьме син моңа?” дип моның өчен миңа ике Президенттан да эләкте. Шуңа күрә бу минем бурычым”, диде жюри рәисе, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов кичә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган “Татар моңы” конкурсына багышланган матбугат конференциясендә. Матбугат чарасының азагында ул “чишендерүчеләрнең” берсен атап та үтте: “Марат («Барс Медиа» Инновацион эшлекле үзәк ҖЧҖнең директорлар советы рәисе Марат Гәрәев) “Барс-медиа”ны барлыкка китерде. Ул татар эстрадасын ясаган кеше, ул татар җырының бәясен күтәрде. Чөнки рус концертларына караганда татар концертлары арзанрак тора иде, бу кимсетә торган күренеш иде. Марат оештырган “Татар җыры” концертларына билет табып булмый. Бу яхшы! Маратның ялгышлары бар инде – ул кызларын чишендерде...”
Рузилә МӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|