поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.12.2016 Җәмгыять

«Йөри алмавыма кызлар әллә ни игътибар итми...»

Илнур Азизовны тормыш тарафыннан кыерсытылган дип һич кенә дә әйтеп булмый. Аңа карыйсың да – шаккатасың. Шулкадәр тормыш сөючән, һәрчак көләч йөзле, аралашучан кеше сау-сәламәтләр арасында да сирәк очрый. Гомерендә үз аякларына басып йөрүнең ни икәнен тоюдан мәхрүм егет тулы канлы тормыш белән яши белә.

Илнурга тугач ук ДЦП диагнозы куелган.  Табиблар хатасымы бу, әллә башка ниндидер сәбәпләре булганмы – монысы җавапсыз калган сорау.  Әмма  әти-әнисенә нарасыйларының башка балалар кебек үк булмавына күнегергә туры килә. Башка әниләр нәниләренең үрмәли башлавын, аннары тәпи атлап китүләрен күреп сөенсә, Миңнегөл ханымга мондый шатлыклы мизгелләрне татырга насыйп булмый. Әни кешегә баласының беркайчан да аякка басмаячагына ышануы җиңел бирелми. Әмма шулай язган, күрәсең.

Нәни Илнур башка балалар кебек тәпи китә алмаса да, үсә, күп нәрсәгә өйрәнә. Аңа һәрнәрсә авыррак бирелә, билгеле. Әмма ул үз халәтенә күнегеп, барлык эшне аякка басмыйча да, коляскада йөреп башкарырга өйрәнә.

Илнурның балачагы, үсмер вакыты Саба районының Керәнне авылында уза. Ул башка балалар белән беррәттән мәктәпкә керә, яхшы гына укый. Үсә төшкәч, яшьләр белән бергә клубларга да чыга. Һәрчак елмаеп кына торган, җор телле, киң күңелле малай бөтен кешене үзенә тартып тора. Аннан берәү дә читләшми, яшьтәшләре дә үз тиңе буларак кабул итә.

Бүгенге көндә Илнур Апас районының Биеш авылында әнисе белән яши.  Яраткан кызы да бар. Инде 1,5 ел очрашалар икән.



– Кызлар белән аралашуда, гомумән, беркайчан да бернинди кыенлык күрмәдем. Минем йөри алмавыма алар әллә ни игътибар итми. Менә хәзер яраткан кызым да мине ничек бар шулай кабул итә, – ди егет.

Илнур бернигә дә зарланмый. «Яшәештә бернинди дә кыенлыклар күрмим. Аллага шөкер» дип кенә тора. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул автомәктәптә укыган. Үзенә җайлаштырылган машинада рәхәтләнеп йөри, кемгәдер бәйле булмыйча, бөтен кирәк җиренә барып кайта. Алай гына да түгел, шул машинасы ярдәмендә таксист булып акча да эшли әле.

Егет спорт белән кызыксына – футбол, хоккей матчларына Казанга  да килеп йөри. Дуслары бик күп, шулар белән интернет аша да, күрешеп тә аралаша. Җәйгә таба егет гаилә корып җибәрергә ниятли.
 
Татарстанда 316 мең мөмкинлеге чикле кеше гомер итә. Бу – барлык халыкның 8 проценты дигән сүз. Әлеге сан россия күләмендәге күрсәткечләр белән бертигез дәрәҗәдә диярлек. Ә менә инвалид балалар исәбе Татарстанда бераз кимрәк – 15 меңгә якын.

Соңгы 5-6 елда, сөенечкә, уңай динамика күзәтелә – инвалидлыкка ия кешеләр саны кими бара, ди Татарстан  хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Моны сәламәтлек саклау системасының нәтиҗәлерәк эшли башлавы белән бәйлиләр. 

Республикабызда «Уңайлы мохит» программасы гамәлгә ашырыла башлау мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышын җиңеләйтүдә зур алга китеш булды, билгеле. 2011-2016 елларда бу максатларга 2,5 миллиард сум акча тотылган. Республикабызның 755 объекты бүгенге көндә инвалидлар өчен яраклаштырылган.

Мөмкинлеге чикле кешеләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсе дә республикабызда уңышлы гына хәл ителә.  Хәзерге вакытта инвалидлыкка ия кешеләрнең 98 меңе (31 проценты) - хезмәткә яраклы яшьтә.  Шуңа да эшләргә теләк белдергәннәрне хезмәт урыннары белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Республикабызда мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән һәр икенче мөмкинлеге чикләнгән кешене эшкә урнаштыру җаен табалар. Социаль яктан да ярдәм тулы күләмдә күрсәтелә – инвалидлар пенсия ала, моннан тыш, аларга акчалата матди ярдәм, натураль ташламалар каралган.
 
1 декабрьдән башланган инвалидлар декадасы кысаларында республикабызда бик күп кызыклы һәм файдалы чаралар узачак. Һәр муниципаль районда, шәһәр округында мөмкинлеге чикле кешеләргә аерым игътибар биреләчәк – мәдәни-спорт, күңел ачу чаралары үтәчәк. Әмма Эльмира Зарипова сүзләренчә, инвалидлар декадасында бәйрәм чаралары оештыру түгел, әлеге кешеләрнең проблемаларын хәл итүгә игүгә аерым игътибар бирү мөһим.

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ --- | 01.12.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»