• 26.06 Гәбделфәрт Шәрәфиевка кабер ташы ачу, Кукмара районы Янил авылы. Башлана 15.30 сәг.
  • 27.06 Артистлар Сабан туе, Саба, Лесхоз. 16.00
  • 29.07 "Мунчәли укулары", авыл бәйрәме. Чүпрәле районы. Башлана 10 сәг.
Туган көннәр
  • 26 Июнь Ренат Шаһидуллин
  • 26 Июнь Асаф Вәлиев
  • 26 Июнь Ләйсән Хафизова
  • 27 Июнь Лилия Нурмөхәммәтова
  • 27 Июнь Фәннур Сафин
  • 27 Июнь Илсөяр Хәйруллина
  • 27 Июнь Наил Нәбиуллин
  • 27 Июнь Алсу Сафина
  • 27 Июнь Җәүдәт Фәйзрахманов
  • 28 Июнь Андрей Кузьмин
  • Татарстан районнары буенча брустан өйләр, мунчалар салабыз. Бәяләр арзан. 89061230729
  • 4 бозаулаган сыер сатам 89274845920
  • Сдам однокомнатную квартиру (42 м²) порядочной семье на длительный срок. В зале имеется небольшой телевизор,диван, на кухне-шкаф,стол,4 стула,газ.плита. Ванна и туалет в одной комнате. Прошу агенства, посредников не беспокоить! Оплата:8000+кв.плата. (Адрес:Набережные Челны, р-н Центральный, ул, Раскольникова, 40). 89172372642
  • Лада 2107 машинасы сатыла 2008 елгы яхшы хәлдә 55 мең 89047124497
  • Актанышта и күрше районнарда плотниклар эш башкара! Брустан йорт, мунча һәм башка корылмалар. Түбә ябу, идән-түшәм җәю һәм башка эшләрне башкара! 8-927-477-78-06.
  • Татарча язучы журналист кирәк.Яр Чаллы. Белешмәләр өчен телефон: 8(88552)57–01–19
  • Шигыйрьләр язучы Илнур Закиров дигән кешенең блокнотын таптым, бәлки кирәктер үзенә. 236-21-33. Айгөл.
  • Тукай районы Теләнче Тамак авылының үзәк урамында җир участогы сатыла. Якында гына почта бүлекчәсе, Сбербанк, Мәдәният йорты, спорт зал, мәктәп, балалар бакчасы, магазиннар, хастаханә. Төп юлга якын урнашканлыктан, коммуникация (ут, су, газ) уздыру авырлык тудырмый. Мәйданы - 12,62 сутый. Элемтә өчен телефон: 89172372642.
  • Югары сыйфатлы шифон күлмәк сатам. Өр-яңа, бер дә киелмәгән. Үлчәме - 44-46. 2000 сум. Бәясен төшерә алам. Шалтыратыгыз: 8 96 00 50 96 20 (Казан)
  • 50 кг-лы капчыклар сатабыз идеаль хәлдә. Казан 8950-314-35-17 .

 

 

 
Архив
 

 

01.12.2016 Ир белән хатын

"Туй күңелле узды, кемнең кем икәнен белә алмый калдык"

Миңа үз гомеремдә байтак туйларда булырга туры килде. Яшь чагымда баянчы буларак берничә егеткә кызлар да алып кайтыштым. Элек шулай кыз алырга барам дип сөйләшәләр иде, хәзер кәләш алып кайтырга барам дип әйтәләр бугай. Монысын инде сүз уңаеннан гына әйтүем.

Олы яшькә җиткәч үткән тормыш юлыңа кабат-кабат күз саласың икән ул. Менә күптән түгел генә бик тә шәп туйда утырганда үз гомеремдә булырга туры килгән туйларны искә төшереп алдым әле. Без яшь чактагы туйлар белән хәзергеләрне чагыштырырлык та түгел. Туй өстәле артындагы ризыклар да, туйларның алып барылышы да, кияү белән кәләшнең киемнәре дә, кунакларның өс-башы да, яңа гаилә коручы яшьләрне котлау да – барысы да үзгә һәм яңача.

Менә шушы шәп туйга күпме чыгым киткәнен чамалау кыен түгел иде. Туй бит инде ул загста язылышу мизгеленнән үк башлана. Арендага махсус сайлап алынган дистәгә якын бер үк маркадагы ап-ак чит ил машиналары, кияү белән кәләшнең иң абруйлы салоннан алынган затлы костюм белән күлмәге, язылышу мизгелләрен бертуктаусыз фотога һәм видеога төшерүче операторлар, кунакларны туйга кадәр ял базасында ял иттерү, ике катлы ресторанның җәйге мәйданчыгында күчмә теркәү, төрле трюклар күрсәтү, артистлар катнашындагы сценарий, тәнәфес вакытында махсус чакыртылган рәссамның бертуктаусыз шаржлар ясавы, яшьләргә теләкләр язу альбомына беркетү өчен полароид фотоаппараты белән йөзләрчә фотолар төшерү – болар үзләре генә дә ни тора. Туйга килгән кунаклар туйдан соң кайтып рәхәтләнеп ял итә алсын өчен хәтта ял базасын файдалануга алу мәсьәләсе дә онытылмаган.

Баштарак, туй мәсьәләләрен хәл итә башлаганда, кияү егете ягыннан гына да 200гә якын кунак булырга мөмкин дип исәпләгәннәр иде, кемнәрнеңдер ниндидер сәбәпләре килеп чыккан күрәсең, җиңел машиналарга, автобусларга төялеп туйга килгән егет ягы кунаклары фаразлаганнан икеләтә кимрәк булды. Әмма кыз ягы кунаклары да кушылгач, олы залдагы түгәрәк туй өстәлләре артында бер буш урын да калмады.

Туй шәп узды, сүз дә юк. Туйны алып баручыга ярдәмгә артистлар да килгән иде. Һәр өстәлгә аерым беркетелгән официантлар аш-суны алмаштырып, бушаган рюмкаларны кыйммәтле хәмер-шәраб белән тутырып кына тордылар. Ресторанда концерт карап ял итеп утырган кебек хис иттек инде үзебезне. Дөрес, алып баручы вакыт-вакыт уеннар да, биюләр дә оештырып алды. Бик тә актив егетләр-кызлар рәхәтләнеп катнаштылар әлеге уеннарда, пыр туздырып биеделәр. Ә иң кызык уен – кәләш шәрабын сату аукционы булды. Башлап тәкъдим ителгән сумма бик тиз генә дистә меңнәргә менеп китте. Тора-бара кияү ягы белән кәләш ягы ярышы башланды. Сатулаша торгач, 30 мең сум белән кияү ягыннан берәү өстен чыкты, әмма җиңелгән кыз ягы да нәүмиз калмады: бер кунак 27 мең сумга кияү белән кәләшнең фотосы беркетелгән коньяк сатып алды.

Берзаман өстәлләр тирәли кулларына кечкенә уенчык зәңгәр һәм кызыл балалар коляскасы тоткан кызлар йөгерешә башлады. Беренче бала булып кем туачакны фаразлау буенча уен иде бу. “Малай” диючеләр – зәңгәр коляскага, “кыз” диючеләр кызылына тиз-тиз генә акча сала башладылар. 36 мең сум тирәсе җыйган кыз бала коляскасы җиңеп чыкты дип белдерделәр. Мин үзем моңа бик үк ышанып бетмәдем бетүен, акча җыеп йөргән шаян кызлар ни әйтмәс, акчаларны санаган кыяфәт кенә чыгарганнардыр әле.

Туйның ничек үтүен тасвирлап тормыйм, максатым ул түгел. Язмамны әлеге купшы туйдан башлавым да кайбер чагыштырулар өчен генә. Әйткәнемчә, туй күңелле узды, әмма кеше күп булганлыктан, кемнең кем икәнен белә алмый да калдык. Аңлашыла, бу кадәр кунаклар белән таныштыра башласаң, әллә никадәр вакыт китәр иде. Бүләккә дип алып килгән акчалы конвертларыбызны да туй мәҗлесе башланганчы ук махсус әзерләп куелган тартмага гына салдык. Туйда да котлау сүзләрен кияү белән кәләшнең бик якын кешеләреннән генә әйттерделәр.

Нишлисең, туй сценарий буенча бара, ресторандагы туйның вакыты да чикләнгән инде аның. Шуңа да чагыштыру өчен элеккеге авыл туйларын искә төшерәсең инде. Элек тамада чакыру дигән төшенчә юк иде бит, туйны алып баруны шул туй мәҗлесенә килгән берәүгә йөкли торганнар иде. Авыл туенда артистлар да булмый иде, анда һәркем кемнең нинди һөнәрләре барын белеп тора. Кемнедер җырлаталар, кемнедер биетәләр, кемнәрдер үзләренең язып алып килгән шигырьләрен укыйлар. Мәҗлесне гөрләтеп, баянга кушылып күмәк җырлаулар үзләре генә ни тора. Кияү ягы да, кыз ягы да бер-берсе белән ныклап, онытмаслык итеп таныша. Нәсел-нәсебләр дә сынала авыл туенда. Авыл туеның вакыты чикләнмәгән, таң атканчы, яңа көн туганчы утырсаң да сүз әйтүче юк.

Билгеле, хәзер авылларда да туйларны шәһәрчәрәк үткәрү гадәткә кереп бара: тамадалар чакырталар, алары үзләре белән бер-ике артист ияртеп киләләр. Авыл туйларында да уеннары мул булган сценарийлар төзелә. Шулай да авыл туе барыбер дә шәһәр туена караганда күпкә күңеллерәк, чөнки әле биредә күмәкләшеп баянга кушылып “Күбәләгем”, “Сарман”, “Беренче мәхәббәт”, “Белегез шуны”, “Ак пароход”, “Алмагачлары”, “Аерылмагыз”, “Казан кичләре”, “Яшь наратлар”, “Ике аккош”, “Наласа авылы көе”, “Мәтрүшкәләр”, “Җидегән чишмә” кебек җырларны җырлау онытылмаган. Кайбер авылларда туйдан соң җырлап авыл урамнарын әйләнүчеләрне дә очратырга була.

Соңгы елларда туйларның шәһәрдәгесендә дә, авылдагысында да күзәтелә торган уңай бер күренешкә игътибар итми мөмкин түгел: спиртлы эчемлекләрне әз кулланалар хәзер. Мөгаен, сәбәпләрнең берсе күпләрнең туйга руль артында килүендәдер. Кануннарның кырыслыгын аңлаган кем генә руль артына салган килеш утырыр икән?! Хәмерне чамасыз куллануның юньлегә илтмәвен аңлаучылар да арта бара. Аннан болай, берәүнең дә эчеп-исереп каршы якның туганлашучылары каршында үзен дә, нәселен дә начар яктан күрсәтәсе килми.

Туй чыгымнары зур суммалар белән исәпләнә. Туй өстәле артында бер-берсенә сөю назы тулы күзләре белән карашып утырган, матур-матур ярату сүзләре әйткән, гомерлек ярым булырсың дигән тантаналы вәгъдәләр биргән кияү белән кәләш беркайчан да туй мизгелләрен исләреннән чыгармасыннар иде. Кияүгә аерылышу өчен чыкмыйлар, хатынны аерып җибәрү өчен өйләнмиләр. Кемнедер гомерлек яр итеп сайлагансың икән, аерылышу турында сүз дә булырга тиеш түгел. Беркемне дә мәҗбүри кияүгә дә бирмиләр, өйләндермиләр дә. Гаилә иминлеге проблемаларын хәл иткәндә кылган гамәлләре өчен чәчләрен чәчкә бәйләргә ниятләгән кияү дә, кәләш тә үзләре җаваплы булачак. Өйләнешүче яшьләр шул хакыйкатьне онытмасыннар иде.

Җәүдәт ХАРИСОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 01.12.2016
Татарстан яшьләре печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
comments powered by HyperComments