|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2016 Әдәбият
«Яңа татар пьесасы-2016» конкурсында катнашучы пьесалар исемлеге мәгълүм булдыГ.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының сайтында kamalteatr.ru 11нче мәртәбә уздырылучы, татар театрының 110-еллык юбилеена багышланган “Яңа татар пьесасы” конкурсының катнашучылары исемлеге билгеләнде. Бәйгедә татар телендә иҗат ителгән 58 пьеса катнаша. «Яңа татар пьесасы-2016» конкурсына җибәрелгән пьесаларны бәялиләр: жюри рәисе – Искәндәр Гыйләҗев, жюри әгъзалары – Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Айгөл Габәши, Резедә Гарипова, Өлфәт Закирҗанов, Нияз Игъламов, Эльвира Камалова, Гүзәл Сәгыйтова, Гөлшат Фәттахова, Миләүшә Хәбетдинова, Илдар Хәйруллин, Нурания Җамали, Илфир Якупов.
--- |
Иң күп укылган
|