поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.12.2016 Авыл

Әгерҗе районының бу авылында нибары өч йортта ут яна...

Мәдьяр – Әгерҗедән 75 чакрым ераклыкта урнашкан татар авылы. 1926 елда биредә – 80, 1992 елда 43 кеше яшәгән. Заманында ике кибете, клубы, медпункты булган Мәдьярдә бүген бернәрсә дә юк. Хәзер нибары өч өйдә ут яна. Ә тирә-якта – буш өйләр.

Гөлсинә, Маһирә, Илсөя апалар – авылны яшәтүчеләр. Әмма кышка алар яшәгән өйләрдә дә ут сүнә. Язга тикле бер-берсе һәм авыллары белән саубуллашып калага җыенган мәлләре аларның.

Красный борга барганда уңга борылып кереп китәсе Мәдьяргә. Куе урман эченнән биш чакрымлап барасың. Яңа яуган кар өстендә җәнлек эзләре күзгә ташлана. Аю-бүреләр каршыга килеп чыкмас микән дип шикләндерә дә хәтта.
 
Ә менә авыл апалары: «Күптән инде биредә аю-бүреләрнең күренгәне юк. Җәй буе урманнан кайтып кермибез, кышын аучылар җәнлекләргә тынгылык бирмиләр», – диләр. Урман эчендә урнашкан ташландык өйләр уратып алган авылда ничек бернидән курыкмый яшиләр икән соң алар? Гөлсинә апа белән Илсөя апа – авылның ике башында, Маһирә апа авылның нәкъ уртасында гомер итә. Ярый әле телефоннары бар. Һәр иртә хәл-әхвәл белешүдән башлана. «Калага киткәч тә сагынуга чыдый алмаганда «сотовый»дан бер-беребезгә шалтыратабыз», – диләр алар елмаешып. «Их, Мәдьярдән бер дә китәсе килми дә бит. Кышын юлларны кар каплый, балалар кайта алмый, азык-төлекне дә ярты еллык җыеп куеп булмый», – диләр.

УРАЗАЙ КЫЗЫ ГӨЛСИНӘ

Уразай авылы кызы Гөлсинә Әхмәдиева 16 яшендә Мәдьяр килене булып куя. Үзеннән ун яшькә өлкәнрәк җәмәгате Өлфәт белән өч бала үстерәләр. Гөлсинә апаның өендәге җылы мичкә арканы терәгәч бер мәлгә балачакка кайткан кебек булдым. Күптән бит инде авылларда газ яна. Ә бу апалар андый рәхәтлекне белмиләр.

– Без күнеккән инде. Урман кул сузымында гына булса да, утынны сатып алабыз. Ә менә ашарга пешерергә балаларым газ баллоны алып кайта, – ди Гөлсинә апа.
 
Кайчандыр Мәдьярдә Красный бор урманчылыгының ярдәмче хуҗалыгы, колхоз фермалары гөрләп эшләгән. Гөлсинә апаның да гомере терлекчелектә узган.



– Бер генә урамлы булса да, һәр өйдә ут яна, 23 укучы баланы Красный бор мәктәбенә ат белән укырга илтә идек, – дип искә ала узган гасырның 80нче елларын Гөлсинә апа.

Гөлсинә апаның балалары Фирдания, Фирая, Фәрит – барысы да Чаллыда. Атна саен әниләре янына кайтып, бөтен эшендә булышып китәләр. Әнә, Фәрите өр-яңа мунча, сарайлар төзеп куйган.

Мәдьяр апалары газета-журналлар яздырмыйлар. Чөнки хат ташучы айга бер – пенсия һәм субсидия китерергә генә килә. Ямурзада яшәүче социаль хезмәткәр Фәнүзәне җәй көннәрендә ире мотоцикл белән китерә. Әбиләрнең олы ярдәмчесе ул. Аның каравы, кәрәзле телефон да тота биредә, әбиләр «тәлинкә» куйдырып, телевизордан алтмышлап канал карыйлар. 

– Җәен авылыбыз җанлана. Бер-ике өйгә генә кайтучы юк. Мәрхүм авылдашларның балалары кайта, кайбер өйләрне дачниклар сатып алдылар, – ди Гөлсинә апа.

Биредә табигать – оҗмах почмагы. Капка төбендә генә куралык. Урман буйларын җир, каен җиләкләре баскан, гөмбәнең ниндиләре генә юк!

– Менә шул урман һавасын сулап тынычта яшибез. Урман байлыкларын җыябыз, буа буена төшәбез, чишмә тирәсен әйләнеп кайтабыз. Бик рәхәт авылыбызда! Әмма нишлисең, кышка калага – балалар янына китәргә туры килә. Аларда да бик рәхәт, әмма үз өем барыбер сагындыра, – ди Гөлсинә апа.

КОРТЧЫ ИЛСӨЯ

Җәй буе бал кортлары белән мәш килә икән Илсөя апа Абдуллина. Үзенә бер шөгыль табып яшәвенә сөенә генә.

- Эре маллар тотмыйм инде хәзер. Җәйгә тавык-чебешләр генә алам. Аларын да кышка калдырмыйм. Менә шушы бал кортларын карап, алар белән сөйләшеп көннәрне уздырам. Ялларга, шөкер, балаларым кайта, – ди ул.
 


70 яшьтә булса да, Илсөя апа әле яшь кызлар кебек йөгереп кенә йөри.

– Гомер буе авыр эштә – терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыктым. Ирем Сәет исән чакта күрше-тирә авылларга машина белән йөри торган идек. Ул вафат булгач, җәяүгә калдым инде. Уразайдагы энем янына да биш чакрым араны җәяү барып кайтам, – ди ул.

Илсөя апа кышка Әгерҗегә килә. Биредә ул фатир сатып алган.

– Шәһәр фатирында да бик рәхәт. Ягасы юк, суы ага, бәдрәфе өйдә. Әмма шулай да үз өем, авылымны сагынуга ничек чыдарга инде?! – ди ул.

Мәдьярдә Маһира апа Әминева белән күрешү насыйп булмады. Ул хастаханәдә дәвалана иде. Маһирә апа – танылган драматург Юныс Әминевның бертуганы. Гомер буе туган нигезне саклап, биредә якыннарын каршы алып яшәгән. Кышка ул Чаллыга туганнарына китә.


 
Юныс Әминевның туган йорты

«Авыл янында гына буа бар, күреп кайтыгыз», дигәч шунда юл тоттык. Җәен балыкчыларның иң яратып җыела торган урыны икән ул. Ә менә мондый чишмә тагын кайсы авылда бар икән?! Чишмәнең көмеш суын алырга кайлардан гына килмиләр?! Нефтяниклар ел саен карап, төзекләндереп торалар аны. Әнә, челтер-челтер ага да ага ул. Гомер дә шулай ага бит... Мәдьяр апалары да гомерләренең, әнә шулай, агымсудай агуына көрсенеп куялар...



Миләүшә ЯГЪФӘРОВА, автор фотолары.


---
Интертат.ру
№ --- | 30.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»