поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.11.2016 Мәдәният

4 миллионга төшкән «Тапшырылмаган хатлар» фильмына актерларны бик авырдан сайлаганнар (ВИДЕО)

Күптән түгел Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча фильм төшерү тәмамланды. Ул декабрь азагында «Яңа гасыр» каналында күрсәтеләчәк. «Тапшырылмаган хатлар» фильмының продюсеры Фәрит Галиев сүзләренчә, фильм төшерүче команда составында кинематография белән турыдан-туры бәйле хезмәткәрләр генә катнашкан.

Шулар арасында Мәскәүдән кайткан сценарий авторы   Дан Дамаскин белән фильмның тавыш режиссеры  Илсөяр Дамаскин. Фильмның куючы-режиссеры — яшь егет Рөстәм Рәшитов.

Режиссер Галия белән Искәндәр роленә артистларны 12 кастинг аша, җентекләп эзләп кенә тапкан. Шулай итеп төп рольләрдә Галиәсгар Камал театры актерлары Гүзәл Минакова белән Ришат Әхмәдуллин уйный.

- Беренче кастингка 700гә якын гариза килсә дә, актерларны сайлап алу авыррак барды. Бездә киноактерлар мәктәбе юк. Шуңа да күбесе сәхнә кысаларыннан чыга алмады. Ләкин бер карауда роль алучы актерлар да булды, - диде Рөстәм Рәшитов.

Ни кызык, Гүзәл кастингка үзе өчен түгел, ә улы Арслан аркасында барган. Ул Галия улы роленә дәгъва кылган.

- Арсланны барысы да ошатты, ләкин Галиянең улы ролен уйнау өчен   бик яшь булып чыкты. Шунда көтмәгәндә, “әйдә, син Галия бул”, дип миңа тәкъдим ясадылар. Галия белән минем тормышта охшаш чалымнар бар. Мин дә кечкенәдән әтисез калдым, әни белән үстем. Казанга укырга килгәндә дә кыенлыклар булды, туган йорттан читтә читен иде. Героем кебек мин классик музыка яратам. Галия бер яклы гына түгел, аның белән килешмәгән очракларым да булды. Фильмны төшергән һәр кешегә рәхмәтлемен, - ди Гүзәл Минакова.

“Тапшырылмаган хатлар”да Минаковлар бөтен гаиләсе белән катнашкан дисәк тә ялгыш булмас. Актрисаның өч яшьлек улы Арсланга да эпизодта роль табылган. Сьемка вакытында яшь тә өч айлык улы Әскәр дә Гүзәл янында булган.

- Әниемә рәхмәт — ул балаларны карады. Ә мин алардан читтә була алмадым, чөнки Әскәрне әлегә имезәм. Эшләгән вакытта салкын тимәсә ярар иде дип йөрдем. Яр буенда юка күлмәктә басып торганда эчтән дога укыдым, - дип елмая актриса.

Суыкта өшегән актерларны Илсөяр Дамаскин үз куллары белән учак ягып җылыта торган булган.    



Кинода Искәндәр образын да бер яклы гына итеп күрмәячәкбез. Режиссер, төшерүче команда аның уңай якларын да күрергә тырышкан. Ришат өчен бу кинода беренче зур роль.
    
- Фильмда һәр кешенең үз вазифасы бар иде, бар да төгәл, гади. Безгә һәр яктан ярдәм иттеләр, актерларга тырышып уйныйсы гына калды. Ә башка проектларда гримны да үзеңә салырга, костюмнар эзләп тә үзеңә чабарга туры килә иде. Шуңа күрә биредә мин рәхәтләнеп эшләдем, - диде Ришат.

Фильм 10 сентябрь көнне төшерелә башлаган. Төп күренешләр  Биектау районы Зур Кавал, Арча районы Наласа   авылында һәм Казанда бара.

- Халык татар киносын төшерүебезне тели. Авылларда безне шулкадәр җылы каршы алдылар. Ул ашатуларын әйтеп тә торасы түгел инде. Хәтта төшерү мәйданына кадәр пәрәмәчләр алып киләләр иде. Авыл халкын инде сагынып та өлгердек, - ди Фәрит Галиев.

Фильм тулысынча әзер булгач аны Зур Кавал авылына кайтып мәдәният йортында бар халыкка күрсәтәчәкләр.

Гадел Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”ны 1935 елда иҗат иткән. Әсәрдә 1920 елгы вакыйгалар сурәтләнә. Фильмны исә бүгенге көнгә яраклаштырып төшергәннәр. Фәрит Галиев сүзләренчә, фильмда күрсәтелгән проблемалар безнең вакытка да бик актуаль. Галия образын да без заманча итеп күрәчәкбез. Ни кызык, героиня 2016 елда яшәсә дә иренә электрон хатлар түгел, ә кәгазь хатлар язачак. Кутуйның бу элементын фильм төшерүчеләр берничек тә алып ата алмаган.

- Хатлар - авторның Галиянең образын ачар өчен кулланылган психологик алымы. Кәгазь хат язучылар хәзер дә бар. Хәтта психологлар да кулдан хат язарга куша, - ди Дан Дамаскин. - Геройларның коры тарихын калдырдык. Ләкин автор үзенчәлекләрен дә онытмадык. Кутуйның идеяләре фильмда беренче планга чыкты. 



Тамашачыларны да, төшерү командасын да иң борчыган әйбер – ул тел. Команда халык сөйләменә якынрак булсын өчен кайбер сүзләрне рус теленә алмаштырган.

- Кино – реаль тормыш ул. Тамашачы бу чираттагы телеспектакль димәсен өчен шулай эшләдек. Хәзер беркайда да “табиб” дип сөйләшмиләр. Кутуй да “врач”, “семья дәфтәре” дип язган. Кайбер вакытта рус сүзләре геройны яхшырак ачарга ярдәм итте,  - диде Фәрит Галиев.

“Тапшырылмаган хатлар” 2 сәгать 10 минутлык тулы метражлы фильм һәм 4 сериядән торган сериал форматында экранга чыгачак. Шулай ук, фильмга рус телендә дубляж ясалуы да планлаштырыла. Аны актерлар үзләре тавышландыра. 

Фильм бюджеты — 4 млн 100 мең сум.

- Салымнар, пенсия фондына киткән акчаларны санасаң, безнең кулга 3 млн 100 мең сум акча килде. Мәскәү проектларында фильм төшерүнең бер көне бер миллион сум. Бу әле безнең очсыз проект булды, - диде Фәрит Галиев.  

“Тапшырылмаган хатлар” - “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасы кысаларында тормышка ашырылган проект. 


Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.11.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»