|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2016 Шоу-бизнес
Элвин Грей белән җәнҗалдан соң Кукмара Мәдәният йорты директоры эшеннән азат ителәКукмара районы прокуратурасында районның Мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафинга карата административ хокук бозу буенча эш кузгатылган, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров. 15-17 ноябрьдә районда Татарстан һәм Башкортстан эстрадасы артисты Элвин Грей тәхәллүсе белән билгеле Радик Юлъякшин концертлары үткән. Җырчы вәкилләре Мәдәният йортына билгеле бер сумма түләячәк дип килешенгән. Әмма концерттан соң Мәдәният йорты директоры, концерт төркеме гамәлләренә ризасызлык белдереп, өстәмә рәвештә 10 мең сум алган. Бу акчаны Алмаз Мостафин аңа гафу үтенүләр китерелгәч кенә кайтарырга ышандырган.
--- |
Иң күп укылган
|