|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2016 Хәвеф-хәтәр
Казанның бер мәктәбендә янгын чыккан (ФОТО, ВИДЕО)Казанның 32 нче урта мәктәбендә янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Янгын бүген 13.23 сәгатьтә мәктәпнең беренче катындагы бүлмәдә чыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җитеп, бөтен укучыларны, укытучыларны бинадан чыгарган. Балалар янәшәдәге Тарпищев академиясенә күчерелгән. Янгын 13.28 сәгатьтә Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны көче белән сүндерелә. Янгын мәйданы 15 квадрат метрны тәшкил иткән. Төтен эчендә калган мәктәп бинасының икенче һәм өченче катларын да тикшерәләр.
--- |
Иң күп укылган
|