поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.11.2016 Мәдәният

Алиһә Нур: «Иҗат иткәндә ашарга пешерергә дә онытам” (ИНТЕРВЬЮ)

Алиһә Нур исеме Татарстанда концерт-тамашаларда еш яңгырамаса да, тыңлаучылар җырларын яратып кабул итә. Уфада иҗат итүче автор-башкаручы иҗатка карата да, үз җырларын башкарган җырчыларга да югары таләпләр куя. Гомумән, нигә “Алиһә” исеме белән чыгыш ясый? Чын исеме ничек? Татар эстрадасын ул ни өчен рус сәхнәсеннән өстен куя? Барлык сорауларны җырчының үзенә юлладык.

— Сине күбрәк җырлар авторы буларак таныйлар, гәрчә сәхнәдә чыгышлар ясасаң да. Үзеңне кайсы сыйфатта күрү отышлы?
— Минем өчен икесе дә тигез. Ходай тавыш та биргән, җырлар язарга сәләт тә бар. Күбрәк яңа иҗат юлын башлаучы артистлар белән эшләргә тырышам, ул яктан педагогик башлангыч миндә бар.  Балаларның да, олыларның да үз-үзләрнә ышаныч арттырам, тиешле киңәшләр бирәм. Үземнең тавышымны академик дип исәплиләр, тик бу сүзләр эстрададагы чыгышларыма аяк чалмый, мин үземә ошаганча җырлыйм. Бәлки, алдагы сүзләр холкымның начар сыйфатын билгеләр, ләкин мин исемле җырчылар дип кенә йөгереп йөрүчеләрдән түгел. Хезмәттәшлек итәргә теләмәсәләр икенче тәкъдим ясамыйм. Яшь башкаручылар белән эшләү күпкә отышлырак.
— Сәхнәдә җырчылар да, автор-башкаручылар да күп. Конкуренция кысаларында иҗатта үзеңне ничек югалтмаска?
— Бүгенге көндә бик күпләр өчен сәхнәгә юл ачылды. Гаепләп әйтмим, тик бу өлкәдә акчалары булган  һәркем үзен җырчы буларак сыный ала. Чын автор-башкаручылар җырларын үзләре иҗат иткәч, җаннары аша үткәреп башкаралар, ә сатып алынган җырларны башкару ул үзгә. Дөрес, шоу-бизнестан табыш алып була, ләкин керемнән алда югары максатлар, иҗатыңның мәгънәсе булырга тиеш. Ә конкуренция сүзен  иҗатта бөтенләй дә урынлы дип санамыйм. Җырлар да юктан язылмый бит.
— Нигә сәхнә өчен Алиһә Нур исемен сайладың?
— Мин сәхнә өчен тәхәллүсне озак эзләдем, ләкин композитор  буларак үз исемемне калдырдым, җырларымның авторы буларак Эльвира Хәмәтнурова исемендә күрсәтеләм. Исемнәр күплегендә югалмас өчен “Алиһә Нур” тәхәллүсен сайладым. Эльвира исеме дә күп бит, татар эстарадасында Хәмәтнурова фамилиясе дә Хәйруллина, Хамматовалар арасында югалып калырга мөмкин. Шагыйрь Рамил Чурагул белән сөйләшкәндә ул мине “алиһә” дип атады. Сүзе ошап калды һәм аннан мәгънәсен, тарихын кызыксынып карадым. Үземне алиһәгә тиңләмим, ләкин бу исем мине билгеле кысаларга куя һәм биегрәк дәрәҗәгә күтәрелергә этәрә.
— “Әтиемә” җырының сиңа аерым әһәмияте бармы?
— Әйе, бу җыр минем өчен бик зур әһәмияткә ия. Мин күптәннән әтиемә җыр багышларга теләгән идем. Безнең татар сәхнәсендә, башка милли эстрадалардан аермалы буларак, бик күп җырларны туганнарга, гаиләгә багышлыйлар һәм моны дөрес һәм яхшы күренеш дип саныйм. Күпчелек кеше татар эстрадасының түбән дәрәҗәсе хакында сөйли, әмма мин әлеге фикер белән бөтенләй дә килешмим. Гаилә кыйммәтләренә, абыйга, балаларга, әниләргә багышланган җырлар сәнгатьне бизәп кенә калмыйча, ил тотрыклылыгын тәэмин итә. “Әтиемә” җырын язгач иҗади яктан бик үсеп киттем, тавышым да көчлерәк ачылды. Бәлки, Ходай мине әтине зурлаганга бүләкләгәндер. Мин әти кызы, холкым белән дә аңа ошаганмын. Әниемне бик нык яратам, тик күбрәк күңелем белән әтиемә тартылганмын.
— Синең җырларыңны бигрәк тә яшь башкаручылар үз итә. Иҗат җимешләреңне теләгән һәркемгә дә тапшырасыңмы? Сораучылардан баш тарткан очраклар буламы?
— Җырчылар миңа йә шалтырата, йә үзләре киләләр. Сөйләшүдән үк кем белән эшли алам икәне, ә кем кем белән карашларыбыз туры килмәгәне аңлашыла. Ихластан җырлый, сыйфат өчен иҗат итә белгәннәр белән эшлим. Башкаручыга берничә вариант җыр тәкъдим итәм. Берничә ел үз йолдызлы көнен көтеп яткан җырларым да бар, әзер шигырьгә көй язарга сораучылар да килә. Һәрбер башкаручыга да җырны махсус сайлыйм. Музыканы җырчының тавышына туры китереп язам, ләкин көйне барыбер башкару ягыннан бер баскычка катлаулырак итеп иҗат итәм. Булган тавыш дип кенә түгел, үз вокалың өстеңдә эшләргә кирәклеген онытмас өчен шундый алым куланам.
— Бары иҗат белән генә тормышны алып барып буламы?
— Юк, әлбәттә. Минем өчен иҗат — ул күңел халәтемне күрсәтү чарасы. Мин җырларым белән күп керем алам дип әйтә алмыйм. Билгеле бер сумма тәкъдим иткән очраклар була. Һөнәри яктан күбрәк алып баручы, җырчы буларак мәҗлесләрдә эшлим. Үз җырларымны гына түгел, башка җырчыларның репертуарындагы җырларны да башкарам.
— Балалар өчен дә җырлар язасыңмы?
— Әйе, язам. Балалар — илһам чыганагы. Күңелләре чиста, дөнья мәшәкатьләре белән пычранмаган. Алар бит ихлас, уйлаганнарын әйтәләр. Гадәттә, балалар өчен конкурска җырлар язам.  Сабыйлар өчен эшләү рәхәтлек бирә һәм минем иҗатымны сафландыра гына. Аларга да шулай ук югарыга үсәр өчен вокаль-педагогик максатлар куям. Мин музыкаль мәктәптә күп еллар укыттым, шуңа да бу юнәлешкә кайтасы килә. Алга таба олылар һәм балалар өчен үземнең вокал студиясен ачу хыялы бар.
— Иҗат итәргә теләмәгән вакытлар буламы?
— Әйе, була, ләкин бик сирәк. Теләмәгән вакыт димәс идем, игътибарны башка борчуларга юнәлдергән чор дип әйтү отышлырак булыр.  Кирәк дип кенә язып булмый бит, илһам булырга тиеш. Иҗат итәргә көч һәм ярдәмне Ходайдан сорыйм.
— Кызыңны да җырчы итеп күрәсеңме? Гаиләдә иҗатка карата мөнәсәбәт нинди?
— Кызымның җырлавын телим, ләкин бары шөгыль буларак кына, ә мин гел ярдәм итеп торырга әзер. Кызым университетта укый, югары белемне математика, мәгълүмати технологияләр буенча ала. Һөнәрен престижлы булуга карап түгел, ә үзе теләп сайлады. Безнең гаиләдә математикага тартылыш бар. Төгәл фәннәр белән үзем дә кызыксынам, әнием физик-математик, әтием химик-биолог, ләкин ул да математикага тартылган. Җырчылар күп, тик бу өлкәдә фанатик булганнар гына эшли ала. Гаиләдә иҗади кеше белән авыррак, мин, мәсәлән, җир кешесе түгел, иҗат иткәндә көндәлек өй эшләрен дә эшләргә оныта алам. Композитор булу күбрәк егетләргә хастыр. Якыннарым һәрчак ярдәм итә, тормыш иптәшем дә барысын аңлый. Иҗатыма берсе дә каршы килмиләр.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 30.11.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»