|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда чит ил автомобиле елгага төшеп капланган (ФОТО)Бүген, 29 ноябрьдә, иртәнге сәгать 07.30 тирәсендә Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш юлының беренче чакрымында юл фаҗигасе була, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кукмара ягыннан Зур Сәрдек авылы ягына таба хәрәкәт итүче чит ил автомобиле шоферы – 1980 елгы гүзәл зат һава торышы шартларын исәпкә алмыйча, иминлекне тәэмин итүче тиешле тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә руль белән идарә итүен югалта һәм юл читенә төшеп каплана. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
--- |
Иң күп укылган
|