поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.11.2016 Җәмгыять

Үзара салым: «Халык мондый тавыш бирүләрдән арыды...»

20 ноябрь – авыл җирлекләрендә референдум көне булып билгеләнгән иде. 42 районның 851 авыл җирлегендә үзара салым җыюга кагылышлы мәсьәләләр хәл ителде. Татарстанда яшәүче 823 мең сайлау яшендәге халыкның 567 меңе тавыш бирүдә катнашкан. Бу – татарстанлыларның 69 проценты сайлау участокларына килгән, дигән сүз.

Үзара салым республика күләмендә дүртенче ел эшли. Элегрәк ул ел башында, яз айларында үтә иде. Билгеле, җыелган акча кире әйләнеп кайтканчы шактый вакыт уза, нәтиҗәдә, ул җирлек балансына җәй ахырында гына килеп керә. Ә бу вакытта инде юл төзекләндереп тә булмый, су кертергә дә соңга калынган. Шуңа күрә үзара салым буенча референдум уздыруны ноябрь аена махсус билгеләделәр. Бу аны ел ахырына кадәр җыеп тапшырып, яз башыннан авыл җирлекләрендә эш башлау өчен кирәк.

Җыелган һәр бер сумга дүрт сум өстәлә. 2013 елдан башлап, 2016 елга кадәр татарстанлылар үзләре яшәгән җирлекне матурлау, төзәтү өчен 377,8 миллион сум акча сарыф иткән. Республика хөкүмәте исә бу сумманы 1,4 миллион сумга арттырган. Нигездә, әлеге акчалар юл салу, зиратларны төзәтү, су кертү кебек эшләргә тотылды. Шулай ук авыл җирлекләре үзара салым акчасын янгын сүндерү гидрантлары алу, законсыз чүплекләргә каршы көрәшү һәм тиешле урында яңаларын ачу, елга-күл, чишмәләрне яңарту, һәйкәлләр ачуга тотты. Быелдан башлап исә бу акчага балалар һәм спорт мәйданчыклары төзергә, күзәтү камералары урнаштырырга мөмкин.

Үзара салым – мәҗбүри салына торган салым да, акча җыю ысулы да түгел. Авыл җирлеге башлыгы да, депутатлар да аны авыл халкына көчләп «тага» алмый. Үзара салым җыю мәсьәләсе референдум яки гражданнар җыенында гына хәл ителә. Әгәр аны яклап, референдумда катнашучыларның 50 проценты тавыш бирсә, ул гамәлгә куелачак. Тик шунысы бар: авылда пропискада булганнарның яртысыннан күбесе тавыш бирүдә катнашырга тиеш. 

Быел күпчелек район халкы үзара салымны җыю өчен тавыш бирә. Тик ун муниципаль берәмлектә референдум үтмәгән. Биредә сайлауга килүчеләрнең саны 50 процентка да тулмаган. Болар:

Азнакай районының Әгерҗе,
Әлмәт районының Түбән Мактама, Рус Акташы,
Бөгелмәнең  Березовка, Петровка,
Югары Осланның Яр буе Морквашы,
Яшел Үзәннең Октябрь,  Васильево, Осиново,
Тукай районының Кече Шилнә авыл җирлекләре.
 
Азнакай районының Әгерҗе авыл халкы референдум узмавына аптырый. Дөресрәге, халык җыены оештырылган, ә катнашучылар саны аз булгач, референдум узган, дип табылмый.

– Без тавыш бирергә килгәндә, халык бар иде инде. Көне буе анда тормагач, ничә кеше килүен белмибез. Авыл җирлеге тарафыннан эшләнгән эшләр күз алдында. Менә без чишмә янында гына яшибез. Быел җәен аңа төшә торган юлны төзекләндерделәр. Урам бәйрәмнәре дә уза. Узган ел үзара салымның күләме 400 сум иде. Быел да шул ук калган. Бу көнне аяк асты бозлавык иде. Әллә шуннан куркып, халык өендә генә яттымы икән? – ди Фәния Гомәрова.

Авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов бер атна буе борчылып йөргәннән соң, азрак тынычланып калган.

– Дөресен генә әйткәндә, халык мондый тавыш бирүләрдән арыды, – дип башлады ул сүзен. – Апрельдә референдум уздырдык, сентябрьдә сайлауга килделәр, инде монысы өченче мәртәбә. Минем җирлек территориясендә мәктәп тә, колхоз да юк. Агитация эше дә аксагандыр, бәлки. Апрель – яз ае, бар тереклек уянган чак, ул вакытта халык дәррәү килде. Монысының вакыты җайсызрак: каз өмәләре, сугым вакыты, һава торышы да бозылып торды. Узган ел үзара салымнан баш тарткан кешеләрдән акчаны суд аша алган идек. Шуның тискәре йогынтысы булмадымы икән, дип тә уйлыйм. Азнакайга терәлеп үк урнашкан Яңа һәм Иске Мәнәвез авылында яшь гаиләләр төпләнгән. Алар үзара салымны түгел, мәҗбүри салымны түләргә дә атлыгып тормый. Нужа камчысы ашап үскән әби-бабайлар аның мөһимлеген синнән-миннән яхшырак аңлый.

Әгерҗедә узган халык җыенына  47 процент халык, ягъни 100дән артык кеше килгән. Аларның 90 %ы «әйе» дип җавап биргән.

– Узган ел җыелган акча финансланып, сентябрь аенда гына кайтты. Шулай булса да 1000 метр юл салырга, зират агачларын кисәргә, Мәнәвез авылы зиратын койма белән тотарга, 50 процент тротуар эшләргә өлгердек. 2017 елда җыеласы акчага трактор алырбыз, дип уйлаган идем. Аңа ихтыяҗ бик зур. Кышын юл ачарга, җәен чүп чабарга, салам-печән әзерләргә, янгын куркынычсызлыгы өчен дә трактор кирәк. Бәлки яшьләргә шул идея ошамагандыр. Чөнки кышын юлны иртүк ачтырабыз. Азрак соңга калсак, шикаятьләр ява башлый. Биш ел буе бюджет акчасын тарта-суза сабантуй уздырдык, өлкәннәрне, әниләрне чәй табынына җыю, 9 май бәйрәмен үткәрү өчен дә кирәкле акча, – ди ул.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Назыйф әфәндегә артык борчылмаска кушкан. «Димәк, сездә халык яхшы яши, проблемалары юк» , – дип шаярткан.

Назыйф Хәсәнов исә кул кушырып, нәрсәнедер көтеп утырырга җыенмый. Ул гыйнвар-февраль аенда кабат референдум җыярга, авылдашларына аның мөһимлеген аңлатырга һәм үзара салым акчасын 1000 сумнан билгеләргә ниятли.

– Әгәр муниципалитетлар җирлекне төзекләндерү өчен үзара салым җыюга артык әһәмият бирмиләр икән, референдум уздыруда мәгънә юк. Авыл халкыннан үзара салым җыйганда аның күләмен җиде кат үлчәп билгеләргә кирәк. Кем күпме акча җыя, аны ничек җыюда ярыш уздыру урынлы түгел, – ди ТР муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров.

2016 елда татарстанлылар 171 млн сум үзара салым акчасы җыйган. Дәүләт тарафыннан финансланган акчага быел инде күп эшләр эшләнергә өлгерде. 

Халык арасында: «Үзара салым киләсе елга артмый икән», –  дигән сүзләр йөри. Референдум көннәре якынлашканда исә ул: «Арта, тик ике сумга гына», – дигәне белән алышынды. Халыктан җыелган үзара салым акчасы быел финансланамы-юкмы, әлегә билгесез. Тик шунысы ачык: артмаган очракта, авыл халкы биргән суммага гына өметләнеп, әллә ни кырып булмый.

Референдум узып та, үзара салым түләүдән баш тартучыларга карата ни булачак? Авыл җирлеге башлыклары аларны җавапка тарта алмый, Татарстанда әлегә мондый канун юк. Ләкин административ кодекс буенча, салым түләмәгән кешеләрне җирлек судка бирә ала. Гражданнар җыелышында 51 % халык «әйе» дип тавыш бирә икән, димәк, үзара салым җыю турында карар кабул ителә. Закон нигезендә, җирле референдумда кабул ителгән карар әлеге муниципаль берәмлек территориясендә үтәлергә мәҗбүри. Бу очракта аларга ике мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Үзара салым күләме 500 сум итеп кенә билгеләнүчеләрне бу шактый хафага сала: чөнки аны дүртләтә кайтарырга тиеш булалар.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 28.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»