|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2016 Шоу-бизнес
Илназ Баһка туган көненә шәп БҮЛӘК ясаганнар27 ноябрьдә эстраданың популяр җырчысы Илназ Баһка 33 яшь тулды. Бу уңайдан Илназ Казанда «33 яшькә – 33 җыр» исемле, чын мәгънәсендә гаилә бәйрәменә әверелгән концерт-тамаша оештырды. Концерт Илназ турында төшерелгән видеосюжет белән башланып китте. Анда җырчының укытучылары, остазлары, якын дуслары Илназ белән бәйле якты хатирәләрне искә алды, туган көне белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Концертны җор телле Фәнил Вакказов алып барды. Ул да, тамашада чыгыш ясаган Резеда Шәрәфиева, Рәсим Низамов, ИлСаф, Азат Фазлыев, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар Илназ иҗат иткән җырларны башкарды. Җырчының туган ягы – Арчадан балалар бию төркеме килгән иде. Алар Илназ рәсеме төшерелгән футболкалар киеп чыгыш ясады.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|