поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.11.2016 Мәдәният

Рамил Айметдинов: “Сәхнәдән алкышлар сораган җырчыларны бөтенләй дә аңламыйм” (ИНТЕРВЬЮ)

Яшь, чибәр, романтик, зәвыклы һәм әлеге сыйфатларны кулланып популяр булырга теләүче башкаручылар кемнеңдер тынычлыгын җуйдырадыр. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә аларга карата тәнкыйть сүзләрен җәлләмичә яудыралар. Үзләрен музыка өлкәсендә “белгеч” дип санаучылар, әлеге җырчыларның иңнәрендә берничә музыкаль уку йортында алган белемнәр ятканын күз алдына да китерә алмыйлардыр.

Фикерем яшь җырчы Рамил Айметдиновны күзаллап оешты. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем алучы Рамил үз юнәлешен табып, бүгенге көндә татар эстрадасында бары тик сыйфатлы һәм камилләшкән җырлар тәкъдим итә.

— Рамил, консерваториядә беренче курсны дирижерлык буенча укысаң, армиядә хезмәт итеп кайткач, вокал юнәлешен сайлагансың. Ни өчен башка факультетны сайладың?
— Мин үземне универсаль җырчы дип саныйм, шуңа да дирижерлык факультеты төрле юнәлештә иҗат итәргә күбрәк мөмкинлек һәм ирек бирер дип уйладым, ә консерваториянең вокал бүлегендә операда җырлау өчен тавышны ачалар. Опера минем өчен түгел, бигрәк тә патентлаштырган программа буенча укыту эстрада җырларын башкарган очракта комачаулар гына иде. Хор-дирижерлык бүлеге минем өчен алтын урталык булды. Беренче курсны тәмамлагач, армиягә чакыру кәгазе килде. Хезмәт иткән вакытта мин консерваториядә яңа вокаль факультет – музыкаль театр ачылганын белдем. Армиядә чакта уку юнәлешен үзгәртү хакында уйларга вакыт булды, шуңа да кайткач, нәкъ шул бүлеккә күчерелдем. Без операдан тыш оперетталар, мьюзикллар, спектакльләр куябыз һәм мин рәхәтләнеп үземне төрле амплуада күрсәтәм, камилләшәм.
— Җырларыңны һәм клипларыңны затлы итеп башкарасың һәм төшерәсең. Бу эштә консерваториядә алган белемнәр үз ролен уйныймы? Әллә инде бу табигый сыйфатмы?
— Татар эстрадасындагы иҗатым бөтенләй консерваториягә кагылмый. Минем өчен алар икесе ике төрле дөнья. Консерваториядә мин классик музыка дөньясында яшим, ә татар эстрадасы үземне поп-җырчы буларак тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Мин бервакытта да кеше фикеренә карап тормадым. Җырларым һәм клипларым – халык таләпләрен түгел, ә үземнең күңел халәтемне чагылдыру чарасы. Тамашачыларның иҗатымны яратып кабул итүе дә мине сөендерә генә.
— Илназ Сафиуллиннан кала татар эстрадасында «икенче романтик» исеменә лаек булу турында уйламыйсыңмы? Синең стилеңне романтик дип атап буламы?
— Нәкъ өстенә бастыгыз. Чыннан да мин үземне романтик дип исәплим. Бик теләсәм дә сәхнәдә ниндидер пафос күрсәтә алмыйм. Сикереп-сикереп биюне дә кирәк дип санамыйм. Эстрадада да мин үземне тәрбияле, итагатьле һәм  интеллигент итеп тотам. Нинди телдә җырлауга карамастан, ә мин шулай ук рус, француз, инглиз, гарәп телләрендә әсәрләр башкарам, җырларым һәрвакыт мәхәббәт турында.  Кызларга, милләтемә карата, тормышка мәхәббәт хакында җырлыйм. Сәхнәдә биергә, артык хәрәкәтләнергә яратмыйм.  Минем стиль – бары микрофон стойкасы белән җырлау. Чын күңелеңне биреп эшләсәң, сәхнәдән: «Дуслар, алкышларыгыз кайда?!» — дигән кычкырулар кирәкми, тамашачы үзе җырчының сәләтен бәяләп, кул чабачак.
—  Җырлар багышларлык илһамландыручың бармы?
— Мин илһамны да сыйфатлы музыкадан алам.
— Үзең җырлар язасыңмы?
— Минем репертуар әлегә зур түгел. Композиторлар тарафыннан да язылган җырларым бар, тик аларның күп өлешен үзем иҗат итәм.
— Сәхнәдә җырчылар көннән-көн күбәя. “Миңа бу кирәкме?” дигән икеләнү туганы юкмы?
— Иҗатымда бик авыр каршылыкларга очраганым юк. Эстраданы да рус яки татар сәхнәсенә аермыйм. Минем өчен җыр һәм тамашачы бар. Конкуренции дип тә янып-көеп йөрмим, чөнки беренче чиратта мин үземнең җырларымны халыкка ирештерәм. Һәркемнең дә үз тамашачысы бар икәнен онытмаска кирәк.
— Спорт белән махсус шөгыльләнәсеңме?
— Спорт минем өчен яраткан шөгылем. Тренажер залга йөрим, урамда йөгерергә яратам, ләкин гап-гади сәбәп – өлгереп булмау аркасында кайвакыт шөгыльләнмичә дә калам. Күңел төшкән чаклар да була, ул вакытта атналар буена спорт турында онытып, өйдә бикләнеп, баллы һәм майлыны гына ашап ятарга мөмкин.
— Концерт сезоны гөрләп бара, синең бу елга нинди планнар?
— Бүгенге көндә үземнең дүртенче җырым өстендә эшлим. Бу елны ук тыңлаучыларыма тәкъдим итәгә исәплим. Концертларда даими катнашып торам. Сюрприз һәм яңалык булырлык яңа проектлар һәм иҗади фикерләр бар, шуңа да якын арада үз тамашачымны сөендерермен дип уйлыйм.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 28.11.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»