28.11.2016 Мәдәният
Айзат Шәйхетдинов: “Ашны тоз белән тәмләндерсәләр, сәләтне белем белән камилләштерергә кирәк” (ИНТЕРВЬЮ)
Сабый вакытта кем генә уенчык микрофон күтәреп җырчы булырга хыялланмаган икән? Кеше янында булмаса да, үзең генә калгач, балачакта шулай һәркем диярлек кыланып алгандыр. Барысы да хыялдан башлана диләрме әле… Айзат Шәйхетдинов та: “3-4 яшемдә телевизор каршына басып, музыка ишетүгә кушылып җырлый торган булганмын” – дип искә ала.
Түбән Кама егете бәләкәй чактагы хыялын тормышка ашырып, максатына ирешә бара. Дөрес, ул әле тыңлаучыларга яңа танылып килә. Алай да Айзат Шәйхетдинов беренчел белемне музыка көллиятендә алып, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов классын тәмамлаган профессиональ җырчы.
— Бу елны гына консерватория тәмамладың. Иҗатны кайсы юнәлеш буенча дәвам итәсең?
— Быел инде, Аллага шөкер, консерваторияне тәмамлап бетердем, иҗатны эстрадада да, классика буенча да дәвам итәргә уйлыйм . Әле эшкәртелеп бетерәсе җырлар, төшереләсе клиплар алда көтә.
— Эстрадада әлегә күренмичә торуың югары белем алуга бар көчне кую белән бәйләнгәнме? Гомумән, алдыңда популяр артист булу максаты торамы?
— Уку дәверендә күп көчне, әлбәттә, белем алуга бирергә туры килде, бигрәк тә соңгы елда күп вакытны диплом эшләре алды. Шулай да үземнең курсташым Риваль Хисматуллин Гөлфия Шакирова сүзләренә язып биргән “Йөрим карлы урамнарда” җырына беренче клибымны төшерү насыйп булды. Үз алдыма танылган артист булу максатын куймадым, әмма иҗатым халык күңеленә хуш килеп, тамашачы популяр артист буларак кабул итсә, мин бик шат булыр идем.
— Марат Фәйрушин белән сезне дуслык җепләре бәйли, шулай ук аның концертларында да катнашасың. Дуслар бергә каршылыксыз иҗат итә аламы?
— Марат Фәйрушин белән без 2008 елларда “Йолдызлык” конкурсында таныштык, ул инде шул вакытта ук халыкка танылып килүче җырчы иде. Шуннан соң күпмедер вакыт узгач, Марат мине үзенең концертларында катнашырга чакырды һәм мин, әлбәттә, бик шатланып ризалаштым. Шуннан башлап әлегә кадәр иҗатта да тормышта да дус булып, аралашып яшибез. Дуслыктан башка иҗат була алмый, бергә киңәшләшеп эшләгәндә генә эшнең нәтиҗәсе уңай, уңышлы була дип уйлыйм.
— Нинди кызыклы иҗади проектларда катнашканың бар?
— Кызыклы проект дип үземнең беренче тапкыр олы сәхнәдә Филүс Каһиров, Айгөл Хисматуллина, Айрат Имашев, Рүзил Гатин кебек танылган артистлар белән Шарль Гуноның “Ромео һәм Джульетта” операсында катнашуымны атый алам.
— Сәнгатьтән кала нинди кызыксынуларың бар?
— Сәнгатьтән кала спорт белән шөгыльләнергә, бигрәк тә волейбол уйнарга яратам. Буш вакыт тапкан саен тизрәк авылга юл тотам, анда миңа чын-чынлап рәхәт.
— Синеңчә җырчы булу өчен музыкаль белем таләп ителәме? Һәр өлкәдә дә профессиональ белгеч хезмәт куярга тиешме?
— Ашны тоз салып та, тәмләткечләр белән дә тәмләндереп пешереп булган кебек, булган талантны югары белем белән тулыландыру, профессиональ яктан тагын да баету, үстеру кирәк дип уйлыйм. Һәр өлкәдә профессиональ кадрлар булу, эшеңне һөнәри яктан аңлап башкару беркайчан да артык булмый.
— Бүгенге көндә күп җырчылар ретро җырларга әйләнеп кайта. Бу милли сәнгатьнең асыл үрнәкләрен онытмаумы яисә сыналган, әзер җырны гына алумы?
— Чыннан да бүгенге көндә артистларның ретро җырларга әйләнеп кайтуы, беренчедән, милли сәнгатьнең асыл үрнәкләрен онытмау, икенчедән, хәзерге язылган күпчелек җырларның кыска гомерле булуы белән аңлатыладыр. Үзем дә ретро җырларны яңа сулыш өреп, заманчалаштырып яңадан сәхнәгә чыгаруны аларны киләчәктә татар халкының мирасы, горурлыгы буларак буыннан-буынга тапшыру мөмкинлеге итеп кабул итәм.
— Бүгенге көндә тагын кайда хезмәт куясың?
— 2009 елдан Түбән Каманың “Нардуган” җыр һәм бию ансамблендә эшлим. Төрле мәдәни чаралар , концертлар белән халыкка хезмәт итәбез.
— Җырлар яздыру, клип чыгару концертлар куярга бер адыммы? Алга таба нинди планнар белән яшисең?
— Җырлар яздыру, клип чыгару, үземнең иҗатымны халыкка тәкъдим итү белән мәшгүль. Алдыма үземнең сольный концертларымны эшләү һәм тамашачы мәхәббәтен яулау максатын куйдым.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 28.11.2016