поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.11.2016 Шоу-бизнес

Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова: “Без эштә дә, өйдә дә гел бергә!”

Соңгы елларда татар эстрадасында бик кызыклы күренеш барлыкка килде – парлы җырчылар күбәйде. Ә бит элегрәк парлап иҗат итүчеләрне бармак белән генә санарлык иде. Карале, нишләп дәррәү өйләнешә башладылар соң әле бу яшь җырчылар, әллә берәр эпидемия-мазармы бу дигән сораулар бер мине генә кызыксындырмыйдыр дип, парлы җырчыларның иң саллыларының берсе – Гүзәл һәм Илназ Баһавиевлар белән элемтәгә кердем.

Тамашачыга Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова буларак билгеле җырчы гаилә белән аларның өйләрендә очраштык. Мин килгәндә Илназ әле өйгә кайтып җитмәгән иде, шуңа әңгәмәмне Гүзәл белән башладым.

– Гүзәл, җырчы ирегезнең уң кулы, берсеннән-берсе кечкенә өч малай әнисе булу өстенә, үзегез дә җырлар язасыз, сәхнәдә җырларга да өлгерәсез, каян табасыз бу кадәр көч-энергия?
– Дөресен әйткәндә, иҗат икенче планга күчте әлегә. Чөнки кечкенә улыбыз Марсельгә бары тик 6 ай гына бит әле. Җырлар язарга да, гастрольләрдә йөрергә дә мөмкинлек җитми. Балаларны һәрчак әти-әниләргә ташлау да дөрес түгел бит инде, гәрчә алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзерләр. Олы улыбыз Камилгә 5 яшь ярым, икенчесе Рамилгә 2 яшь тә 4 ай. Менә балалар бакчасына йөри башлаган иде дә, авырып китте бит әле (ара-тирә йөткергәләвен исәпләмәгәндә, бер дә авыруга охшамаган Рамил, минут та тик тора белми, нәкъ ут борчасы кебек! Ул арада кечкенә Марсель йокыдан уянып махсус атынгыч-бишегендә үз-үзен тирбәтеп, гүелдәп ята башлады. Бу кече Баһ, әти-әнисе кебек үк, елмаерга гына тора! – Р.Ш.).
– Әти-әниләр хакында сүз чыккач, әйдәгез, танышыйк әле үзләре белән, Гүзәл?
– Мин үзем Чаллы шәһәрендә туып-үстем. Әнием Әнүзә – Сарман районы, Чураш авылы кызы. Күп еллар Эчке эшләр идарәсе поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли. Гомере буе үзешчән сәнгатьтә катнашты. Бик матур бии. Төрле конкурсларда җиңеп, диплом-бүләкләргә ия булды. Әтием Фирдәвис – Илһам абый Шакировның якташы: Тукай районы, Яңа Бүләк авылыннан. Гади генә хезмәт кешесе – машина йөртүче ул. Әмма гомере буе гармуннан һәм җырдан аерылмый яши. Беренче җырларымны да әтием өйрәтте. 3 яшемдә сәхнәгә алып чыкты. Хәмдүнә апа репертуарыннан “Ай җаный, вай җаный” дигән җыр иде ул. Аннан соң, балачактан иң истә калган хатирәм – Илһам абый белән авылыбызда бер сәхнәдә җырлау булды.
– Җырчы буласы килү теләге дә шул вакытларда ук тудымы?
– 7 яшемдә мине музыка мәктәбенә фортепьяно классына бирделәр. Аны тәмамлагач, музыка көллиятенә кереп, аны кызыл дипломга тәмамладым, музыка укытучысы белгечлеге алып чыктым. Музыка мәктәбендә вокалны Луиза апа Галимуллинадан алдым. Кызганыч, хөрмәтле укытучым инде вафат. Гомере дә сәхнәдә, “Кыр казлары артыннан” дигән җырны башкарганда өзелгән аның. Җыр сәхнәсендә икенче укытучым – Гөлдания апа Хәйруллина. Аның иҗат төркемендә 6 ел эшләп бик күп нәрсәгә өйрәндем: сәхнәдә үз-үзеңне тотарга, җырлау сәләтемне үстерергә, киенергә һ.б. Тора-бара күңел тормышымда, иҗатымда ниндидер үзгәреш сорый башлады. Шөкер, бер концертта Рөстәм Закиров белән очраштырды язмыш. Рөстәм абый мине Казанга эшләргә чакырды. Шулай итеп, “Туган авылым” күңел ачу комплексында һәм параллель рәвештә Рөстәм Закиров төркемендә эшли башладым.
– Илназ белән кайда очраштырды соң язмыш? Ничек гашыйк иттерде үзенә?
– Илназ “Туган авылым” га музыкант-клавишачы булып эшкә урнашты. Шунда таныштык инде. Нәрсәсе белән алдырды дисәгез – әтигә охшашлыгы беләндер. Кыз бала сөйгән ярның әтисенә охшашын сайлый диләр бит, дөрес икән. Илназ да нәкъ әти кебек искиткеч юмор хисенә ия, итагатьле игътибарлы, үзе гармунчы-җырчы, һәркайда, һәр компаниянең җаны бит. Аннан, ул кызыклы бүләкләр ясый белә. Сүз бүләкнең бәясе хакында бармый, оригиналь, көлкеле, көтелмәгән бүләкләр ясап күңелне күрә белә иде, хәер, хәзер дә шундый ул. Ярты ел гына очрашып йөргәннән соң өйләнешеп тә куйдык.
– Гүзәл, Илназ үзе юкта аның шәхси сыйфатлары хакында да cөйләшеп алыйк әле (алда әйткәнемчә, Илназ үзе өйдә юк иде без гәпләшкәндә, яңа концерт оештыру белән мәшгуль вакыты икән, телефоннан “хәзер кайтам” дип хәбәр бирде-бирүен. Аның каравы, уртанчы улы Рамил әтисе хакында ара-тирә белдереп тора: “Мәйдан” телеканалыннан әтисе күренүгә: “Кара, Илназ Баһ!” – дип сөрән сала).
– Искиткеч кайгыртучан ир, ата ул безнең Илназ. Әмма иҗатка башы-аягы белән чумганлыгы аркасында, һәрчак юлда, хәрәкәттә, ниндидер мәшәкатьләр белән чабулый. Өйдә сирәк күренә башласа: “Яңа ел мандарины кебек өйдә елга бер генә пәйда буласың калды инде”, – дип битәрләп тә алам. Ә болай гаиләдә улларыбызны бакчага илтү, алып кайту, юындыру, урамда йөртеп алып керү аның вазыйфалары. Күп иҗат кешеләре кебек, сәерлекләре дә юк түгел. Мин аны бу планета кешесе түгелдер бу, яисә космос белән бәйләнеше, баш түбәсендә күренмәс антенналары да юк микән әле дип уйлап куям. Һәркайда – өйдә дә, машина руле артында да нидер уйлый, көйли. Хәтер таркаулыгы да шунлыктандыр. Әйтик, “Барс-медиа” бинасы янына барып туктый да, миңа чылтыратып: “Мин монда ник килдем әле?” – дип сорарга да мөмкин ул. Бик еш әйбер югалта торган гадәте дә бар. Руслар Илназ кебекләрне “летящий” диләр. Аннан, кешеләргә бик тә ярдәмчел ул.

Азаккы чалбарын салып бирергә әзер дисәм дә артык түгелдер. Берәр дусты дәшсә, төн уртасында чыгып йөгерә. Илназ шактый кызу канлы, тик бик тиз сүрелә дә. Куенына таш тыгып, ачу саклап йөрми. Дөртләп кабына, әйтәсен әйтә дә, тынычланып кала.
– Гүзәл, сез бит әле җырлар да язасыз...
– Язгалыйм. Ике җырымны Илназ җырлый. Р.Зәкуан сүзләренә язылган “Их, дөнья куласа!” дигәнен аеруча үз итте тамашачы. Әйтәм бит, соңгы елларда иҗатка вакытым аз кала. Халыкның артистларның балалар тәрбияләргә вакытлары калмый дигән фикере белән һич тә ризалашасым килми. Балаларыма җитәрлек назны да, тәрбияне дә бирәсем килә. Бик күп тормыш дәресләрен кайнана – әни үрнәгеннән алам. Килен кайнана туфрагыннан ярала диләр бит. Әниебез Наҗия дә өч малай тәрбияләп үстергән. Үз әнием кебек үк медицина әһеле, табиб. Өлкән яшьтә булса да, Арчадагы тимер юл вокзалы хезмәткәрләренә медицина ярдәме күрсәтә әле ул. 6 оныгыма күчтәнәчлек булса да эшлим әле дип шаярта үзе (Гүзәл кайнанасы турында шундый яратып сөйләде, билләһи, соклангыч! – Р.Ш.). Аның кебек үк шәп егетләр үстерәсем килә. Тәрбия өлкәсендә дә белемемне арттырасым килә. Шунлыктан соңгы арада психология китаплары укый башладым. Әлегә Илназ икебез өчен дә иҗат итә. “Табадан гына төшкән” җырларын иң элек миңа тыңлата, киңәшләр сорый. Илназ көйләр иҗат иткәндә кайберәүләр кебек штамповка ясау белән шөгыльләнми. Кырык кат төзәтә, эшкәртә. Җыр сүзләренә бик тә таләпчән ул. Әллә никадәр шагыйрьләрнең шигырь китапларын җыйды өйгә. Күп вакытын мәгънәле шигырь эзләп үткәрә. Аннан, яңа җырга ни рәвешле, кемгә аранжировка эшләтү хакында, кайсы җырчы тавышына ятышлы, кемгә тапшырырга икәнлеген киңәшләшәбез.
– Социаль челтәрләрдән кечкенә улыгыз тугач Илназның яңа автомобиль бүләк итүе турында хәбәр күреп алган идем.
– Нәкъ шулай! Бала тудыру йортыннан чыгасы көнне тәрәзәдән күземне алмыйча Илназ килгәнен көтәм. Килеп туктаган машиналар арасыннан Илназныкын эзлим. Шулчак шарлар тагылган ап-ак “Range Rover” машинасы килеп туктады һәм аннан Илназ төште. Машинаның арткы тәрәзәсенә “Сөеклем, улыбыз өчен бик зур рәхмәт!” – дип язылган иде.
Шулвакыт ишек ачылган тавыш ишетелде. Рамил тиз арада: “Илназ Баһ!” – дип, кем кергәнен аңлатып та бирде. Әңгәмәбезне гаилә башлыгы, җырчы, автор-башкаручы Илназ Баһ белән дәвам иттек.
– Илназ, үзегез юкта Сезгә бераз “досье” тупларга өлгердек инде. Әйдәгез, бала чакларыгыздан бераз әйләнеп кайтыйк әле.
– Арчада туып-үстем. Әни – Пошалымнан, әти – Кенәрдән. Ике абыем бар: Алмаз һәм Нияз. Гаиләбездә барыбыз да сәнгать, җыр яратучылар. Абыйларым бөтенләй бүтән һөнәр сайласалар да, гармунда да уйныйлар, җырлыйлар да. 4нче сыйныфта укыганда мине музыка мәктәбенә бирделәр. Анда курайда, баянда уйнау серләренә төшендем. Мәктәпне тәмамлагач, Казанның Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенә, тынлы музыка уен кораллары бүлегенә укырга керергә ниятләдем. Иң беренче имтиханда курайда “Неаполитан музыкасы” дигән әсәр башкарып, кабул итү комиссиясен гаҗәпләндердем, чөнки классик музыканы татар кураенда уйнаучылар бик сирәк. Ә менә киләсе имтихан – сольфеджионы бирә алмам дип бик курыктым һәм... кабат Арчага кайтып киттем. Әмма, әти белән әни минем аһзарларымны тыңлап маташмадылар да, ничек кайтсам, шулай тиз арада кире китәргә кушылды һәм сольфеджионы да уңышлы гына тапшырып, студент булырга насыйп итте. Бик тырышып гобой дигән уен коралында өйрәнә башладым. Коточкыч кыйммәтле бу уен коралын сатып алу мөмкинлеге юк бит инде, арендага алып уйныйм. Аренда өчен стипендиядән түләп барам. Шулай берничә ай изаланганнан соң, гобойчы булу теләге эреп юкка чыкты һәм мин вокал бүлегенә күчтем. Музыка көллиятен тәмамлагач, педагогика университетының татар филологиясе факультетына укырга кердем. Аны тәмамлагач, Фоат Галимуллин җитәкчелегендә өч ел аспирантурада укыдым.
– Университетта укыганда сәнгатьтән читләшмәгәнсездер бит?
– Сәнгать, сәхнә белән бер “чирләгәч” аннан читләшү мөмкин түгел шул инде. Укытучыбыз Марсель Җаббаров үзе җитәкләгән “Мизгел” яшьләр халык театрына чакырды. Шулай итеп, студент чакларда берничә елга театр дөньясына да чумып алдым. Марсель абый зур рольләрне ышанып тапшыра иде үземә. “Кыр казлары артыннан” спектаклен Камал театры сәхнәсендә уйнадык. Мин анда Мәлик ролен башкардым. Туфан Миңнуллинның “Кырларым-тугайларым”ында председатель ролен уйнадым. Менә хәзерге акылым белән уйлыйм да, шаккатам. Туфан абый, күрәзәче кебек, 35-40 еллар элек үк татар авылларының киләчәген фаразлап язган булган икән бит. Халыкның баш ташлап эчүе, авылларның бетә баруы... Аннан Т.Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” спектаклен сәхнәләштердек. Анда мәктәп директоры булырга туры килде.
– Җыр сәнгатенә кереп китүегез тарихын сөйләгәнче, иң әүвәл сәхнә исемегезне ничек сайлавыгызны әйтсәгез иде. Бөек немец композиторы Иоһан Бах хөрмәтенәме, бәлки шул танылган исемгә фамилиягезнең аваздаш булуыннанмы?
– Менә монысы очраклы рәвештә, үзеннән-үзе тагылды да калды инде. Камал театрында спектакль ахырында сәхнәгә Марсель абый чыгып, актерлар белән таныштыра башлады һәм шунда: “Төп рольдә – Илназ Баһ!” – дип әйтте дә салды. Шулай итеп, Баһавиевны кыскартып, Баһ дип йөртә башладылар үземне.

2008 елда “Барс-медиа” компаниясе белән килешү төзедем. Җырчы булып формалашуымда, танылуымда “барслар”ның өлеше бик зур: концертлар оештыру, альбомнар чыгару, клиплар эшләүдә – барысына да алар ярдәм итте. Быел менә килешү вакыты бетте, әмма “Барс-медиа” белән иҗади дуслыгыбыз дәвам итә. Шушы чорда күп дистәләгән җырлар язылды. Җырларымны башка җырчылар да сорыйлар, алар Раяз Фасыйхов репертуарында, Филүс Каһировта һәм башкаларда бар. Көйләр язганда бик күп шигырьләрне иләк аша үткәрәм. Элегрәк мәхәббәт темасына яки дәртле җырлар күбрәк язсам, яшь барган саен тормышның асылы, мәгънәсе хакындагы лирик җырларга өстенлек бирә башладым. Җырларымны гармун тотып мәҗлесләрдә җырлауларын ишетеп бик тә куанам. Бу бит җыр халык йөрәгенә үтеп кергән дигән сүз.
– Мәҗлесләр дигәннән, сезнең мәҗлесләр алып баручы оста икәнлегегез дә билгеле. Шул хакта да сөйләгез инде.
– Ни әйтсәң дә, сәхнәдә җырлап кына тормышны алып бару авыр, шуңа күрә мәҗлесләрдә дә эшлибез. Шөкер, халкыбыз матур итеп бәйрәм итә белә. Хәзер туйларда исереп-ямьсезләнеп утыручылар сирәк бит. Милләттәшләрне җырлатабыз, биетәбез, халкыбызның гореф-гадәтләрен дә оныттырмаска тырышабыз. Гүзәл белән бергәләп йөрибез инде. Гүзәл ди-джей, җырчы, мин алып баручы, баянчы.
– Сәхнә тормышы төрле көтелмәгән хәлләргә дә бай бит инде. Оятка калырга да, кыенлыклардан чыгу җайларын да эзләргә туры киләдер?
– Килмәгән кая! Сәхнәдә каушамаган җырчы, гомумән, юктыр инде. Шул каушау нәтиҗәсендә җыр сүзләрен онытып, бер куплетны икешәр кат җырлаган да бар. Кама Тамагына концерт белән бардык бервакыт. Килеп төшүгә тамак ялгап алырга чакырдылар. Ә минем иң беренче эш итеп сәхнәгә аппаратура урнаштыра торган гадәтем бар. Аппаратураны куеп, эшләгәненә инангач кына тамактан ризык үтә. Шул гадәтем зур кыенлыктан коткарды да инде. Хуш, җиһазларны урнаштырып йөрибез, карасак, микшер пульты Казанда онытылып калган! Якын-тирәләрдән чылтыратып эзләп карадык – тапмадык. Шуннан Казанга, күршеләргә чылтыраттым да, өйдән микшерны алып, миңа каршы юлга чыгуларын үтендем. Юлны кыскарту ниятеннән Идел бозы аша гына элдерттем. Шулай итеп, концертны аз гына соңга калып башлап җибәрдек. Лаешта исә шактый кызыклы хәлгә тарыдык. Килдек, урнаштык, концертны башлап җибәрер вакыт җитте, ә залда кеше бик аз. Юкса, бөтен билетлар сатылып беткән. Кая бу халык дип аптырашта калдык. Бераздан күмәкләшеп килеп керде тамашачыбыз. Баксаң, ул көнне ТНВ каналында “Башваткыч” тапшыруы булган икән. Мин шунда катнашканмын. Самими милләттәшләр, Илназ Баһ туры эфирда башваткыч чишеп маташа, тапшыру бетмичә концертка килә алмас дип, соңрак килергә булганнар икән клубка...
– Гүзәл белән өч ул үстерәсез. Малайларны чын ирләр итеп үстерү өчен ир-ат, әти тәрбиясе кирәк. Чыннан да, хәзер өйдә дә, бакчада да, мәктәптә дә ир балалар күбрәк хатын-кыз тәрбиясе ала һәм бик йомшак, тормышка яраклашмаган булып үсәләр диючеләр бар. Килешәсезме бу фикерләр белән?
– Әлбәттә! Үзем дә өч ир баланың берсе бит мин. Улларыма да ирләр тәрбиясе бирүгә бөтен көчемне куячакмын. Малайлар үстергәндә һәрчак “перәннек ысулы” гына кулланып булмый. Эшкә җиккән юк анысы, әмма, баштан бик чаба башласалар, каешның кайдалыгын искәрткәлим үзләренә. Әлегә бергәләшеп табигатьтә ял итәргә, ишегалдында актив уеннар уйнарга тырышам. Бераз үсә төшкәч спорт түгәрәкләренә йөртергә исәп тә бар. Олы улым матур гына җырлый да башлады. Менә киләсе концертымда аның җырлавын да ишетәчәк тамашачыбыз (бу урында Илназ кулына баянын алды да, ике яшьлек Рамил белән матур гына бер җыр җырлап алдылар. Аннан, дәртле бию көе яңгырады һәм Рамилебез, авыруын онытып, тыпырдап биеп тә китте. – Р.Ш.).
– Сезне татар эстрадасының бердәнбер блондины дип шаяртканнарын ишеткәнем бар. Ә менә Данир Сабиров кебек пародиячеләр пародия ясасалар үпкәләмисезме?
– Юк ла инде, ник үпкәлим! Пародия ясалу – ул бит популярлык күрсәткече. Сиңа кызыксыну бар дигән сүз. Тәнкыйтькә дә бик җиңел карыйм. Тәнкыйтьлиләр икән, димәк, битараф түгелләр. Тәнкыйть ишетсәк, Гүзәл белән уртага салып сөйләшеп кирәкле нәтиҗәләр ясыйбыз, төзәтәсен төзәтергә тырышабыз. Тәнкыйть үсәргә ярдәм итә бит ул. Ә менә плагиатлыкка ачу килә. Әле беркөнне бер танышым чылтырата: “Синең “Аңла йөрәгемне” җырына охшаш җыр җырлый бер егет “Мәйдан” каналыннан”, – ди. Чыннан да, көйгә бераз үзгәрешләр керткәннәр дә, бүтән сүзләргә салып, рәхәтләнеп җырлап ята егет!
– Җырлы гаилә нинди мәшәкатьләр белән яши бу көннәрдә?
– 27 ноябрьдә “Пирамида”да узачак концертыма әзерләнеп йөрүем. Ни өчен “Пирамида”да дисәгез, Казанның башка залларында концерт биреп чыктым, менә хәзер шушы затлы залга да чират җитте кебек. Концертны туган көнемә турылап “33 яшькә – 33 җыр” дип атадык.

Әлбәттә, 33 җырымны да үзем генә башкармаячакмын. Алар иҗатташ дусларым, эстрадабызның популяр җырчылары башкаруында да яңгыраячак. Әйткәнемчә, олы улым Камил дә җырлаячак. Монда сәхнә бизәлеше дә бик үзенчәлекле булачак дип вәгъдә итәләр. Арткы пландагы зур экранда биографиямә кагылышлы фото-видеороликлар күрсәтеләчәк. Хәтерләсәгез, быел эстрадабызның хатын-кыз җырчылары бәби-бум ясап алдылар, ягъни берничә җырчы гаиләсендә бәбиләр туды. Лилия Муллагалиева шул хакта “Бәби көтәбез әле!” дигән җыр язып, клип төшерде. Бик уңышлы килеп чыкты ул, минемчә. Анда җырчы ханымнар, шул исәптән, минем Гүзәл дә авырлы килеш тә, бәбиләр алып кайткач та күренәләр, безнең, ягъни ирләренең бәби каршы алу мизгелләре дә бар. Әлеге клипта төшкән җырчы әниләр һәм аларның бәбиләре дә кунак булып килеп, концертымда Гүзәлнең бер җырын тулыландырачаклар. Ничегрәк булачак – монысы әлегә сер килеш калсын.

27 ноябрь көнне “Пирамида”да иҗатыма битараф түгелләрне минем белән күңелле дә, дулкынландыргыч та мизгелләрне бүлешергә чакырып, көтеп калам. Күптәнге хыялым – патриотик темага җыр язу иде. Сәхнәдән Бөек Җиңү хакында җырлар югала баруына бик борчылып йөрдем һәм менә, ниһаять, “Бәйрәм җыры” дигән яңа иҗат җимешем туды. Мин аны әлеге концертымда баянга кушылып кына башкарачакмын.

Миңа әлеге җырны барыгыздан алда тыңлау насыйп итте бит! Күңелләрнең әллә кайсы почмакларын айкап чыгарырлык искиткеч мәгънәле, музыкаль яктан бай җыр бу! Яшь иҗатчының әлеге теманы кузгатуы яшьләребезнең бабалары батырлыгын онытмавы, алар рухын олылавы хакында сөйли. Ай, рәхмәт, Илназ энекәшкә!

Баһавиевларның иркен, якты аш бүлмәләрендә тәмләп чәй эчкәннән соң, Илназның тагын берничә яңа җырын тыңладык. Егетнең иҗади куәте ташып торуына янәдән бер кат инандым. Җырлы-моңлы парга уңышлар, тигез, матур, мул тормыш, үзләренә дә, сабыйларына да саулык, хәерле озын гомер телик. Баһавиевлар кебек эшчән-тырыш, максатчан һәм талантлы яшьләребез кулында булса, милләтебезнең киләчәге бик матур шәйләнә...


Раушания ШӘЯХМӘТОВА әңгәмәсе
Татарстан яшьләре
№ --- | 27.11.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»