поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.11.2009 Спорт

БУЛА БАШЛАДЫ КЕБЕК

"Без булдырабыз!" дигән сүзне ишеткән саен күңелдән генә: "Нәрсә булдырганыбыз бар соң әле?" – дип бәхәсләшеп йөри идем. Авыллар бетә, мәктәпләр бетә, хастаханәләр ябыла, мәдәният учаклары сүнә. Телне, тарихны, мәдәниятне бетерү бара.

Ә җитәкчеләребез спорт корылмаларын төзиләр дә төзиләр. Ачу килә шул. Нәфисә дә мәктәптән ачуланып кайтты. Быел бит ул ирексездән 10 нчы классны урысча укырга мәҗбүр ителде.

 

– 5 нче, 6 нчы дәресләрдә шундый арыйм, – ди.

 

– Ничек арыйсың инде? 15-16 яшьтә аруның ничек булганын беләсеңмени?

 

– Соңгы дәресләрдә үтереп татарча сөйләшәсем һәм елыйсым килә, – диде. Нәрсә әйтергә белми утыра идем, радио ул инде безнең һәрвакыт ачык, кирәксә дә сөйли, кирәкмәсә дә сөйли. Инде менә: "Казан дәүләт университеты бетерелә, аның базасында Федераль университет төзелә", – ди. 200 елдан артык данлы тарихы булган уку йортының да башына җитәчәкләр икән. Ә Мәскәүнекенә әйләнгәч, Нәфисәнең мәктәпләрдән кысрыклап чыгарылган туган теленә анда урын булырмы? Күңел гел көзге көн кебек, гел елыйсы гына килеп тора.

 

Булат кына шаяртмакчы, Испаниягә киткән "Рубин"нан җиңү көтә. Чын-чынлап үзе шуңа ышана да бугай. Өйдә кем бар – барыбызны да футбол ярышы карарга тезеп утыртты. Ул татар-төрек лицеен тәмамлаган иде. Алар исә Аллаһыны таный, спортны ярата торган, футбол – "Рубин" өчен җанатарлар булып үстеләр. Казанда булган бер генә уенны да калдырмыйча карап баралар. Стадион мондый мәктәпләрне тәмамлаганнар өчен очрашу урыны да булып китте. Алар тәртипле, әдәпле, заманча акыллы.

 

Ә акыллы яшьләрне һәрвакыт тыңларга, санлашырга, белмәгәннәребезне сорарга кирәк.

 

– Булат, – дим уен карап утырганда, – Испания байрагы шундыймыни? – дим, шикләнеп.

 

– Юк, монда бер генә Испания байрагын да күрмим. Бу – Каталония байрагы. Ул Испания эчендәге бер дәүләт. Башкаласы – Барселона. Футбол командалары да шул исемне йөртә. Безнең җөмһүрияткә бик тә охшаган алар. Дөресрәге, охшаган булганнар. 60-70 нче елларга кадәр диктатура хөкем сөргән. Телгә, мәктәпләргә куркыныч янаган. Каталоннар – көрәшче, милләтче, аракы эчми торган халык. Алар бәйсезлек өчен тыныч юл белән көрәшеп, җиңел яши торган дәүләт. Инде Испания конституциясе аша күпмедер танылуга ирешкәннәр. Телевизор караганда, әллә нәрсә күргәндәй, тавыш-тынсыз кыз бала да:

 

– Карагыз, карагыз, Татарстан байрагы, – дип кычкырып җибәрде.

 

Мин аңа үзем дә игътибар иткән идем. "Рубин" өчен җан атарга түбәтәйләр киеп 200 гә якын кеше Барселонага үз хәләл акчаcына барса да, байраклар күренмәде, гел Рәсәй байраклары гына иде. Операторлар төшермәгәннәрдер, димим, экранга гына эләкмәгәндер. "Рубин" – дәүләт эчендәге дәүләтнең футбол командасы. Җиңделәр. Хәер, бу җиңү Татарстанга бик зур танылу китерде. "Рубин" Европаның һушын алды, Казан "Рубин"ы куәтле урыс армиясе булып чыкты", – дип язды чит ил газеталары. Рәсәйнекеләр исә: "Татар әкияте", "Европа өнсез калды", "Кызыл кар яуды", "Афәрин, Бердыев", – диде.

 

Баш тренер Бирдеев мөселман булгангадыр инде, Мисыр, Күвәйт, Гарәп илләре Казанны, татарларны, мөселманнарны бу җиңү белән котлады, теләктәшлек белдерде, безнең өчен сөенде. Күрәсең, алар нәкъ менә 120 мең тамашачы сыйдырышлы "Ноу Камп" стадионында безнең өчен "җан" аткандыр.

 

"Рубин"ның "Барселона"ны җиңүе бер караганда бөтенләй булырга мөмкин түгел кебек иде. Ә булды. Ул булырга тиеш иде. Йә Раббым, сөенечләребезне дәвамлы ит! Баш тренер Корбан Ходайбирдеевне Аллаһы Тәгалә үзе ишеткәндер. Ул бит тәсбихын – кулыннан, зекер, догаларын, сорау, ялваруларын теленнән төшерми. Йә Аллаһ, 100-120 мең тамашачы каршында кулларыңны күтәреп Аллаһының барлыгына, берлегенә иман китер дә, бөтен Җир шарына шуны күрсәтсеннәр әле.

 

Ә инде баш тренерның исеменә, фамилиясенә килгәндә, анысы да бер сүзсез сабактыр. Ул үзе төрекмәндер. Анда исә бездәге Иванов, Сидоров, Гали, Вәлиләр кебек, өч кешенең берсе Ходайбирде. Корбан атлы төрекмән Бәрдыев була алмый. Ә Ходайбирде – нинди мәгънәле, матур исем. Үзе үк дәгъват (дингә өндәү) кебек. Ә безнең диндә көчләү юк, аңлату, сөйләү, үрнәк күрсәтү генә бар. Бу командада урыс малайлары да ураза тота, хаҗга бара, диләр. Ә безнең кайбер татарларыбыз айный алмый. Ә бер Ульян мишәре – "газиз татарым": "Барселона"ны җиңү хөрмәтенә бер яртыны бөкләдем", – дип бөтен дөньяга хәбәр салган. Татар түгелдер ул, татарлар аракы эчмәскә тиеш. Эчкәннәр татар, дөресрәге, мөселман түгел.

 

Корбан Ходайбирде Татарстанга, аның алдан күрүче җитәкчеләренә, җанатарларына рәхмәтледер. Аның үзен дә Казан үстерде, ул команданы булдырды, туплады, тәрбияләде. Инде менә ул үзе дә, аның командасы да иң зур бүләкләргә, иң яхшы машиналарга лаек. Татарстанның иң матур урынында бик матур шәһәрчек, аерым йортлар төзеп бирсеннәр, алар шуңа лаек. Чөнки минем халык өчен бәйсезлек көрәшендә беренче адымны ясадылар, әйе, бу җиңүнең башы, башлангычы булды.

 

Без телне, милләтне, халыкны яратучы хәлсез милләтчеләр, тел бетә, милләт бетә, дип елап йөргәндә, башкалабыз Казан Россиянең спорт державасына әйләнде дә куйды. Россия Президенты үзе килде. Ярты, бер ел эчендә спорт корылмалары калкып чыкты. Казан шул уңайдан 10 меңгә якын кунак кабул итте. Ә кайда безнең аларга күрсәтергә милли татар мәктәпләребез, кайда безнең аларны сыйларга милли ашларыбыз? Алар бит Казанга япон, кытай ашлары ашарга түгел, өчпочмак, бәлеш ашарга килә. Яшел борчак кушып пешерелгән өчпочмак белән урысны шаккатырып булмый. Безнең урыслар да өйрәнеп җитте инде, аларга да татарлар кебек итле, бәрәңгеле, майлы өчпочмак кирәк. Инде менә "Барселона" – каталоннар килә, Испания байрагын алып килерләрме икән?

 

– Булат, ничек уйнаячаклар, нәтиҗәләр ничек була? – дим.

 

– Ничек кенә булса да, "Рубин" тарихта "Барселона"ны җиңүче булып кереп калачак, – ди.

 

Җитәкчеләребез мәктәп балаларының – 80, гади халыкның 40 процентын спорт белән шөгыльләндерү турында хыяллана. Мин шуны беләм: спорт белән шөгыльләнүче эчми, тартмый, башкасын әйтеп тә тормыйм инде.

 

Соңгы көннәрдә булып узган вакыйгалар көзге көн төсле күңелдә ниндидер өмет уята, алда әле язлар булыр кебек.

 

Илбашының еш кабатларга ярата торган "Без булдырабыз!" дигән гыйбарәсенә шундый ышанасы килә. Юк, юк, бу теләсә кем кабатлый торган гади сүзләр түгел. Анда тирән мәгънә бар.

 

– Ә безгә – хәлсезләргә нишләргә инде? – диярләр әле.

 

– Безгәме, иманга килергә, намазга басарга. әнә Корбан Бирдеев тә спорт мәктәпләре ачу, иманлы яшьләр тәрбияләү турында хыяллана.

 

– Тагын нишләргә?

 

– Тагынмы, тагын, таякка таянып булса да, йөгерүчеләргә иярергә.

 

Урамнар, кырлар, болыннар, сулар, безнең җирләр – безнең өчен спорт мәйданы. Истән чыгармыйк: сәламәт тәндә, сәламәт башта гына акыл була. Бүген ул безгә иң кирәге.


Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ 223 | 03.11.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»