поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.11.2016 Мәдәният

Рифат Фәттахов: "Миннән кайчак, син психотерапевтка йөрисеңме, дип сорыйлар"

Үткән атнаны Нижгар татарлары тормышында ике зур мәдәни вакыйга булды – 17 ноябрь көнне чыгышы белән Актук авылыннан булган, Казанда яшәүче күренекле якташыбыз Рифат Әхмәт улы Фаттахов үзенең 50 яшьлек юбилее уңаеннан Уразавылда Казан артистлары катнашы белән зур тантана оештырды - Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивален уздырды.

Ә 18 ноябрь көнне Түбән Новгородның Тимерюлчылар мәдәният йортында V регионара “Милли көй” фестиваленең гала-концерты үтте.

Аның икенче өлешендә шулай ук Казан артистлары чыгыш ясады. Ә “Пашатбикә” фольклор төркеменең чыгышы, һәрвакыттагыча, югары профессиональ дәрәҗәдә иде. Аларның башкаруында татар җырларына тезмә яңгырады.

Уразавылда узган мәдәни вакыйгага кайтканда, ул бөек җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичев һәйкәлләренә чәчәк куюдан башланды. Бу игелекле гамәлне вакыйга сәбәпчесе җитәкчелегендә Казан делегациясе һәм җирле хакимият вәкилләре башкарды. Шуны да әйтергә кирәк, Татарстан кунаклары безнең Мәдәнәдәге «Рәшидә» рухи комплексы белән дә барып таныштылар, аеруча аларны мәчетнең оригиналь архитектурасы һәм Нижгар татарларының региональ тарихи музее сокландырды. Ә кич белән узган тантанада Рифат Әхмәт улын тәбрикләүчеләр арасында Татарстанның Т.Новгородтагы сәүдә-икътисад вәкиллеге җитәкчесе Айрат Усманов та бар иде.

 Өлкә сәхнәсендә «Милли көй» яңгырады

Бәйрәм чарасын алып баручы Альберт Юсупов Түбән Новгородның Тимерюлчылар мәдәният йорты сәхнәсенә V Төбәкара “Милли көй” татар халык иҗаты фестивале лауреатлары белән беррәттән хөрмәтле кунакларны да чакырды һәм иң элек өлкә мәдәният министры Сергей Горинның котлау хатын укыды. Өлкәнең муниципаль һәм региональ эчке сәясәт министры урынбасары Сергей Тарасов, Казан кунагы, Бөтендөнья татар Конгрессы вәкиле, шагыйрә, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова, РНКАТНОның башкарма директоры Рамил Салихҗанов барча халыкны җырлы-моңлы бәйрәм белән котлап, катнашучыларга уңышлар теләделәр һәм лауреатларны төрле дәрәҗә дипломнар белән бүләкләделәр.

“Бу фестивальнең нәкъ менә безнең төбәктә инде ничәнче ел рәттән уздырылып килүе һәм иҗат бәйрәмендә якташ җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичев исемнәренең горур яңгыравы аеруча шатландыра. Әлеге мөһим чараның максаты – мәшһүр җырчыларыбызны искә алу гына түгел, ә бөек татар халкының бай иҗатына кагылу да,” – дип әйтте Сергей Михайлович үзенең тәбрикләү чыгышында. Шуннан соң ул автономия рәисе Надир Хафизовка, аның урынбасары Шәмил Мансуровка, Рамил Салихҗановка һәм Рәзилә Ахмадуллинага Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шәмсия ханым Җиһангирова Татарстан республикасы хөкүмәте, Конгресс, барча казанлылар тарафыннан сәламнәрен җиткергәч: “Без сезнең якларга һәрвакыт бик теләп киләбез. Нижгар мишәрләре күркәм милли бәйрәмнәребезгә, шулай ук бүтән гореф-гадәтләребезгә онытылырга бирмичә, рухи кыйммәтләребезне саклап яшәтүчеләр. Чынлап та, үзебезне татарлар – бөек милләт дип саныйбыз икән, халкыбыз иҗатына, үз телебезгә карата хөрмәт, җаваплылык тәрбияләргә кирәк”, - диде. Казан кунагы татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Надир Хафизовны, Рамил Салихҗановны һәм Рәзилә Ахмадуллинаны Конгресс исеменнән герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан чыгарылган медаль белән бүләкләде, ә РНКАТНО советы әгъзалары, меценатлар Рамил Абдуллин белән Халит Сафин Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Рамил Әхмәтович иң җылы котлау-теләкләрен җиткереп, барча татар халкын бүгенге катлаулы заманда бердәм булырга өндәгәннән соң, Спас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Елена Синевага “Милли көй” фестивален оештыруда даими хезмәттәшлек һәм ярдәм күрсәткәне өчен өлкә Законнар чыгару җыенының Рәхмәт хатын тапшырды, ә Дзержинск татарлары оешмасы рәисе Мостафа Фатеховны юбилее уңаеннан котлады һәм бүләкләде.

Бәйрәмнең бүләкләү мизгелләре беткәч, Бозлауда узган фестиваль җиңүчеләре катнашында концертның беренче бүлеге башланды. Аны Петрякс авылыннан “Гүзәл” хор төркеме “Әй, язмыш, язмыш” җыры белән ачып җибәрде.

Өлкә “Туган як моңнары” ансамбле солисткасы Энҗе Сафинаның “Хуш инде” дигән җырын да тамашачы җылы кабул итте. Татар Моклокасыннан Азат Магҗанов җитәкчелегендәге “Авылкаем” малайлар төркеме тулы состав белән чыгыш ясамаса да, күңелләргә аерым бер җылылык, күтәренкелек өстәде. Алар абыйларының гармун көе астына агач кашыклар, шакылдавык һәм башка халык уен кораларында уйнап, Нижгар такмакларын үзенчәлекле башкардылар.

Пожарлы кечкенә йолдызчык Диляра Гаязетдинова искиткеч матур итеп татар халык җыры “Шәл бәйләдем”не җырлап, көчле алкышларга лаек булды. Шулай ук Кочко-Пожардан баянчы Азат Жиһаншин авылдашы Рамил Курамшинның “Бию көйләренә тезмә”не өздереп уйнады. Камка авылыннан Гөлнур Мангушева җитәкләгән “Зимцәцәк” фольклор төркеме онытылып барган татар балалары милли уеннарын искиткеч оста һәм югары әзерлек белән күрсәтте. “Сәрбиназ” (Татар Моклокасы) һәм “Алтын хәзинә” (Бозлау) фольклор төркемнәренең “Йон эрләү” белән “Аулак өй” күренешләрен дә тамашачы яратып карады. Мөтеравылның Рәшит Җалилов җитәкчелегендәге “Конфетти” бию төркеменең “Җиләкле җәй” биюенә, аеруча кече яшьтән сәхнә түрендә үсүче нәни Камиләнең чыгышына бер тамашачы да битараф калмагандыр дип беләм. Уразавылдан җырчы-баянчы Илдус Хәррәсов башкаруында Хайдәр Бигичев репертуарыннан “Кайту” җырына да тамашачы кайнар алкышларын кызганмады. Казан кунагы, бик тә талантлы җырчы кыз Ләйсән Латыйпова һәм шулай ук яшь, талантлы җырчы Венера Жафярованың җырлары да халык күңеленә хуш килде.

Бу җырлы-моңлы тамашадан, әлбәттә, күпләребезгә яхшы таныш булган өлкә “Туган як моңнары” ансамбле дә читтә калмады. Алар бу юлы да тамашачыларны “Яшәргә тырышыгыз!” дигән матур, күтәренке рухтагы җырлары белән сөендереп, кичәнең беренче өлешен тәмамладылар.
Кызганычка каршы, ерак юлны якын итеп, матур җырлар әзерләп килгән “Милли көй”нең ике шактый яшьтәге лауреатына – пожарлы Асия ханым Насибуллина белән петрякслы Шәмил ага Алимовка гына шушы бәйрәм сәхнәсендә никтер урын табылмады. Аңлашыла, һәрбер чарада регламент дигән төшенчә бар, ләкин, безгә калса, ун минутка дип игълан ителеп, 15-20 минутка сузылган тәнәфеснең берничә минутын бу кешеләрнең чыгышына сарыф итәргә була иде.

Бәйрәмконцертының икенче өлеше тулаем Казан артистлары башкаруындагы җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Татар халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” бию ансамбленең чыгышлары, чын мәгънәдә, бәйрәмнең йөзек кашы булды. Алар башкаруында күп санлы татар һәм шулай ук дөнья халыкларының милли биюләре тамашачыны хәйран калдырды. Сайлап алынгандай бер төсле килеш-килбәтле биючеләрнең елмаюлы йөзләренә килешеп торган, һәр милли биюнең үзенә генә хас булган костюмнары халыкны шаккатырды.

Үзенең тирән мәгънәле җырлары белән уйланырга мәҗбүр итүче Сиринә Зәйнетдинованың һәм матур, көчле тавышлы чибәр егет Рөстәм Асаевның җырларын да тамашачылар үз итте. Залда утыручы халык бигрәк тә мөлаем җырчы Алсу Әбелханованың чыгышын яратып, дәррәү килеп кул чапты. Ә инде Татар халык артистлары Рөстәм Закиров белән Рәзидә Шәрәфиеваның моңлы җырлары аеруча бәйрәмгә ямь өстәде. Тамашачыларның күп санлы сораулары буенча сәхнәгә күтәрелгән лирик күңелле, романтик рухлы шагыйрә Шәмсия ханым Жиһангированы халык алкышлап каршылады. Аның тормышчан, матурлык һәм җылылык бөркеп торган шигырьләрен укуын барча халык – олысы да, кечесе дә йотылып тыңлады.

Казанлыларның Нижгар тамашачыларына соңгы бүләге – 20 елдан артык бергә иҗат итүче “Фәридә-Алсу” дуэты булды. Алар игътибарга халыкка таныш булган җырлары белән беррәттән яңа җырлар да тәкъдим иттеләр. Казан артистлары концертын матур итеп нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Мостафина алып барды.

Тулаем алганда, өлкә мәдәният министрлыгы ярдәмендә РНКАТНО оештырган бу җыр-моң бәйрәме зур оешканлык белән үтте, бик күп очрашулар-аралашулар мөмкинлеге дә тудырды. Тик бүләкләүгә килгәндә, бераз бүлешәсе иде, чөнки районнарда да югары дәрәҗәле бүләкләргә лаек шәхесләр юк түгел, күрә белергә генә кирәк.

Ә инде оештыручыларга, катнашучыларга, спонсорларга шушы матур мәдәни чараны бүләк иткән өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.
Кадрия СӘМИУЛЛИНА.

Чәчәкләр куйдылар, концерт бирделәр

Уразавылда бәйрәм көндез югары кунаклар һәм район җитәкчеләре тарафыннан Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичев һәйкәлләренә чәчәкләр куюдан башланды.

Тантана кичке алтыга билгеләнгән иде һәм шул вакытка Уразавыл мәдәният йортын тутырып, тамашачылар җыелды. Юбилей кичәсен Татарстанның халык артисты, сүз остасы Рәшит Сабиров алып барды. “Хәерле кич, исәнмесез, хөрмәтле милләттәшләр, исәнме, халкыбызга бөек уллар биргән данлыклы нижгар җире! Без бүген шушы җирдә туып үскән тагы бер асыл улларыгызның берсе, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, философия фәннәре кандидаты, Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонд җитәкчесе, танылган продюсер, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рифат Әхмәт улы Фаттаховның юбилей кичәсенә җыелдык. Аның 50 яшьлек юбилеен нәкъ менә туган җирендә бәйрәм итүе бик табигый хәл, чөнки Рифат өчен “Туган җир” дигән төшенчә гади сүз генә түгел, ул аңа һәрвакыт изге итеп, ниндидер бер Мәккәгә караган кебек карый, үзенең хезмәт биографиясен дә нәкъ менә шунда башлаган”, - дип башлады бәйрәм кичәсен Рәшит әфәнде һәм юбилярны котлар өчен иң беренче сүзне Кызыл Октябрь районы җитәкчеләре Халит Сөләйманов белән Рафаил Ильясовка бирде. Алар хөрмәтле юбилярга бик күп җылы теләкләр теләп, туган ягы файдасына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм район Земство җыены карары белән аңа “Кызыл Октябрь районының хөрмәтле гражданины” исеме бирелү турында таныклык тапшырып, күкрәгенә махсус билге элделәр.

Матур итеп оештырылган кичә концерт номерлары белән араланып барды һәм артистларның чыгышлары арасында юбилярны Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, Татарстан Дәүләт советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр советы рәисе, атаклы шагыйрь Рәзил Вәлиев, Татарстанның Түбән Новгородтагы сәүдә-икътисад вәкиле Айрат Усманов, авылдашы, Кызыл Октябрь район администрациясенең мәдәният комитеты рәисе Максут Яруллин, күптәнге дусты Шәмил Мостафин котлап, ихластан чыккан тәбрик сүзләрен һәм рәхмәтләрен әйттеләр. “Безнең Казан, Татарстан өчен Рифат Әхмәт улы бик кадерле зат һәм аның дәрәҗәсе дә бездә бик зур”, - диде Рәзил әфәнде. Юбилярга атап махсус язылган шигырен укыгач, ул Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды һәм республиканың юга¬ры бүләкләренең берсе булган “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләде Рифат Әхмәт улын.

“Татарстанда яшәүче татарларның авторитетын яулау җиңел түгел, ә Нижгар татарларының авторитетын яулау тагы да катлаулырак. Рифат Әхмәтович моны булдырды, аның авторитеты ике төбәктә дә зур”, - бу Айрат Усманов сүзләре. Аның котлау хатын тулаем “Туган як”ның үткән санында бастырган идек.

Рифат Әхмәт улы барлык котлаучыларга рәхмәтләрен белдерде, аны һәрчак җылы кабул иткән якташларына да олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Миннән кайчак, син психотерапевтка йөрисеңме, дип сорыйлар. Мин әйтәм, тормыш ул катлаулы нәрсә, йөрим дим. Бик авыр булган чакларда, туган авылыма кайтып, аның урамнарын бер әйләнеп, су буен, тауларын иңләп, әнием пешергән пәрәмәчне ашасам, барлык проблемаларым юылып киткәндәй була, менә минем психотерапевт”, - дип, туган ягына, туган авылына булган мәхәббәтен белдерде юбиляр.

Котлаулар концерт номерлары белән үрелеп барды дип әйтеп үттек инде. Бу көнне тамашачыларны Татарстанның халык артистлары Зөхрә Сәхәбиева, якташыбыз Рамил Курамшин, шулай ук якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиев сөендерделәр. Яшь артистлар, Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Артур Шугаепов, Азат Абитов һәм Ранис Габбасов искиткеч матур, көчле һәм шул ук вакытта моңлы тавышлары белән таң калдырдылар. Ә Рәшит әфәнде кызыклы мәзәкләре белән халыкны көлдерде, юбилярның биографиясе белән таныштырып торды.

Авылдаш абыйларын котларга Мәскәүдән ике туган Яруллиннар – Ринат белән Марат та килгәннәр иде. Алар шулай ук юбилярга матур җырларын бүләк иттеләр. Рифат Әхмәтовичның юбилей кичәсенә, әлбәттә, күп кенә якын кешеләре, туганнары, әнисе Нурсәнә апа да килгән иде. Юбилярның иң якын, газиз кешесенә - әнкәсенә рәхмәт әйтеп, чәчәкләр бүләк итүе кичәнең иң дулкынландырган мизгеле булгандыр. Әйе, Нурсәнә ханым милләтебезгә шундый күренекле шәхес бүләк иткән өчен олы хөрмәткә лаек. Аның дүрт бөркете, дүрт улы – Сәмәт, Илфат, Ри¬фат, Илһам һәм дүрт бөркет арасында бер карлыгачы – кызы Файлә бар. Алар барысы да әнкәләренең горурлыгы һәм газиз кешеләрен кадер-хөрмәттә тоталар.

Рифат Фаттаховның туган ягы, милли район өчен эшләгән эшләре бихисап күп, кабатлап тормыйбыз, кыскасы, ул авылдашы, бөек җырчы Рәшит Ваһапов кебек үк танылган, лаеклы шәхес һәм барча Нижгар төбәге татарлары аның белән горурлана.

Ә 50 яшьлеге уңаеннан якташларга бүләк иткән бәйрәм кичәсе халык күңелендә әле озак сакланыр.

Найлә ЖИҺАНШИНА.





 


---
Туган як
№ --- | 25.11.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»