|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2016 Хәвеф-хәтәр
Көчле җил сигез гаиләне түбәсез калдырганБашкортстандагы Әбҗәлил район үзәгендә көчле җил чыгу нәтиҗәсендә көллият тулай торагының түбәсе каерылып төшеп, бишләп машинага зыян салган. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә. Секундына 20 метр тизлек белән искән җил түбәне каерып алып, янәшәдәге «Газель» һәм тагын дүрт җиңел машинага зыян китергән. Табигать бәла-казасыннан сигез гаилә яшәгән йорт түбәсез калган. Кешеләр зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта әлеге кешеләрне вакытлыча яшәү урынына урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Башкортстанда тагын Салават авылында да җилдән торак йортка зыян килгән.
--- |
Иң күп укылган
|