|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2016 Шоу-бизнес
Салаватның әнисе Тәкълимә Фәтхетдинова: «Балалар ач булмасын дип, көтү көттем»27 ноябрь – Әниләр көне. Берсеннән-берсе моңлы тавышлы җырчыларны нинди әниләр үстергән икән? Алар һөнәре буенча кем? Балаларына карата таләпчән һәм усаллармы? Әниләр көне уңаеннан, җырчыларның әниләре белән таныштырырга булдык. – Салават бик тырыш бала булды. Мәктәпне «5»кә генә тәмамлады. Сыйныф җитәкчесе Ләйсәннең әнисе иде. Беркайчан да эчеп тә, тартып та йөрмәде. Артык тәртипле булгангадыр, мәктәпне тәмамлау белән, клуб мөдире итеп куйдылар. Бик озак эшләми, Стәрлетамак шәһәренә укырга китте, уку арасында хәрби хезмәтен дә үтәп кайтты. Ә мин, балалар ач булмасын дип, көтү көттем. Эш хакын сөт, май белән түли иделәр. Көтү кайткач, кичен клубта идән юа идем. Җыештыручы булмагач, Салават ул эшне миңа йөкләгән иде. Салаватым гел ярдәм итәргә генә тора, бөтенебезне дә карый. Энесенә дә йорт салды. Инде үзе карт көнендә кайгы-хәсрәтсез, игелекләр күреп яшәсен. Салават – зур исем, улым исемен аклады да. Зур үрләр яулады, инде тәхетен югалтмасын гына. Кабатлап әйтәм, ул кечкенәдән тырыш иде. Сәнгатьтә булмаса, башка өлкәдә дә көнләшерлек уңышларга ирешер иде. Авылда калган булса да, югалмас иде. Беркайчан да әзерне көтеп тормады, үз ризыгын үзе тырышып, тырмашып тапты».
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|