|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2016 Медицина
Табиблар җавапка тартылудан курка (СӘБӘБЕ)Россия табибларының 48,4 проценты даруларның начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында кисәтә. Яртысыннан күбрәге дәшмәүне хуп күрә. Россия медицина учреждениеләре белән уздырылган тикшерүдә терапевтлар, хирурглар, неврологлар, анестезиологлар, клиник фармацевтлар катнашкан. Нәтиҗәләренә караганда, табибларның моңа вакыты юк. Росздравнадзор мәгълүматларына караганда, 2015 елда организмга дарулардан булган тискәре йогынтысы турында зарланучылар саны 23 мең кешедән арткан. Әмма бу – якынча сан. 2015 елда Росздравнадзор РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына 44 хат җибәрелгән, аларда берничә препаратның куркынычсызлыгы тикшерелүе соралган. Моннан тыш тагын 83 даруга экспертиза ясалган, аның нигезендә 23 төр дару сатудан алынган. Табиблар начар йогынты турында хәбәр итмәскә тырыша. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, табибларның 36 процентына даруларның тискәре йогынтысы турында хәбәр итәргә вакыт җитми. Росздравнадзорның махсус кәгазьләрен тутырыр өчен табибка пациент белән аралашу вакытын кыскартырга туры килә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, даруларның начар йогынтысыннан сәбәпле үлем очраклары – иң таралган күренеш. Европа илләрендә генә дә дарулар нәтиҗәсендә ел саен 197 мең кеше үлә. Чит илдә даруларның начар йогынтысы турында мөрәҗәгать итү онлайн рәвештә башкарыла. Моны табиблар да, пациентлар да җиңел башкара. Әмма Россиядә табибларның даруларның сыйфаты турында дәшми калуының тагын бер сәбәбе бар. Алар җавапка тартылудан курка. Дәшми калсаң, башың исән булачак.
--- |
Иң күп укылган
|