поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.11.2016 Мәдәният

Базарбай Бикчәнтәев: «Кытайда акчаны күбрәк эшлим, ләкин Казаннан китәсе килми” (ИНТЕРВЬЮ)

Татар сәхнәсендә җырчы Базарбай Бикчәнтәев исеме көннән-көн таныла бара. Ә исеме исә “бәхетле” дигәнне аңлата. Базарбай бүгенге көндә Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә ахыргы елын белем ала. Күп кенә җыр фестивальләре лауреаты Базарбай Бикчәнтәев Казанда үзенең иҗатын тагын да баетып, Кытай мәдәниятенең алымнарын кулланып, сәнгатьтә ышанычлы адымнарын ясый.

— Базарбай, иҗатыңның башы барыбер Кытайда башлангандыр?
Мин Кытай халык республикасының Чишмә дигән татар авылыннан. Ул бөтен Кытайга бердәнбер татар авылы. Безнең бабайлар  монда 1831 елларда ук күченгән. Белгечлегем буенча телевидение алып баручысы, шунда ук музыка юнәлеше буенча да белем алдым. Мин Кытайда иҗат юлымны 4 егеттән торучы танылган төркемдә башладым. 4 еллык эшчәнлек нәтиҗәсендә Кытайның барлык төбәкләрендә диярлек меңләгән тамашачы өчен концертлар куя идек. Ләкин аннары әти-әнием хөкүмәт эшенә керергә этәрде, һәрберебез төрле юнәлеш буенча таралдык. Мине үзебезнең шәһәрдә мәдәният йортына эшкә чакырдылар. Төркемне бүгенге көндә дә сагынып искә алабыз.
— Кытайдан Казанга килергә нәрсә этәрде?
— Кытайда Сабантуй һәм Нәүрүз бәйрәмнәре зурлап уздырыла. Татарстаннан да мәдәният министрлыгы белән күп артистлар килә. Ул чараларда мин дә даими катнашып тора идем. 2008 елда мәдәният министрлыгында эшләгән Кәдрия Идрисова Казанда җыр конкурсларында катнашырга чакырып калды. Мин ул чакта татарча яхшы сөйләшмәсәм дә, татар телендә җырлый идем. Ул чор төркемнең гөрләп торган чагы иде, шуңа да китәргә җай чыкмады. Ә 2011 елда эшкә урнашкач, иртәнге 8 дән кичке 6 га кадәр урында буласы иде. Артист кеше исә мондый тәртипкә өйрәнмәгән. Ялларда мәҗлесләргә эшләргә китә идем. 2011 елгы Сабан туенда мине кабаттан Казанга чакырып калдылар. Ул вакытта “Татар моңы” яшь башкаручылар телевизион конкурсы белән дә кызыксынган идем. Бу адымымны мәдәният йортындагы башкаручылар да хуплады һәм 2012 елны әлеге конкурста лауреат исеменә лаек булдым.
— “Татар моңы”ннан соң кире Кытайга кайттыңмы?
— Консерваториягә керү теләге белән Казанда калдым. Бу кыш көне иде. Мине, имтиханнарны уңышлы тапшыргач, киләсе елда укырга алабыз дип ышандырдылар. Аннары 4 ай дәвамында Казан федераль университетында татар телен өйрәндем, җәйгә Кытайга кайтып киттем, ә сентябрьгә миңа консерваториядән чакыру хаты килде. Уку дәверендә Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкулов исемендәге җыр фестивальләрендә беренче урыннарны алып килдем. Санкт-Петербург вәкилләре тарафыннан оештырылган “Виват, Казань!” конкурсында гран-при, Мәскәүдә оештырылган “Золотая осень” җыр бәйгесендә 400 кеше арасыннан икенче урынны яуладым.
— Кытайда татар мәдәниятен нык саклыйсызмы?
— Без өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз, ә мәктәптә белем бирү кытай һәм казах телендә бара. Без яши торган төбәктә 20 мең кеше арасында татарлар 200 гаилә генә. Мәдәниятне саклау ягыннан дәүләт безгә ярдәм итеп кенә тора,  нинди бәйрәм булмасын: «Оештырыгыз!» — дип кенә торалар. Билгеләп узарга кирәк, татарлар Кытайда белем, мәгърифәт ягыннан югары урында.
— Кытайга еш кайтып йөрисеңме?
— Уку елы буенча мин туган якка җәйдә генә кайтып килергә тиеш, ләкин эшләр, чыгышлар буенча еш кайтырга туры килә. Кытайда минем исем танылган, шуңа һаман да концертларга дәшеп торалар. Казанда шулай ук концертларда еш катнашам. Флера Сөләйманова, Вил Усманов, Хәмдүнә Тимергалиевалар белән эшләгән бар.
— Чит илдән килгән кеше буларак татар җырчыларының иҗатын ничек бәялисең?
— Беренче мәлдә күп башкаручыларның җырларның көенә, яздырган аудиоязманың сыйфатына игътибар бирмәгәне күзгә ташлана  иде. Язмаларны тиешле дәрәҗәдә “чистартып”, камилләштереп бетермиләр кебек. Мин ул яктан үземә карата бик таләпчән. Казанда иҗат кешеләрен күп белмәгәнгә күрә, җырларны эшкәртергә Кытай яисә Казахстанга җибәрә идем. Ренат Харис һәм Элмир Низамов иҗат иткән “Мин ышанам сиңа, Казан!” җырының аудиоязмасын Элмир, профессиональ композитор буларак, бик югары бәяләде. Минем күрше — спортсмен, үзе барлык чыгымнарны каплап, бердәнбер медаль өчен ярышларга бара, мин дә аның кебек күңелемә хуш килгән шөгыльгә акча җәлләмим.
— Консерваториядә уку дәверендә җырлау стилен үзгәрттеңме?
— Татар җырының үзенә генә хас моңы бар. Башында аны сизмәдем. Кытайда да башкарган татар җырлары җиңелчә иде. Казанда мелизмнар белән җырларга өйрәндем. Әлеге үзенчәлек бары татар музыкасына гына хас. Туып-үскән җирнең мәдәнияте канга керә бит инде, шуңа кытай музыкасына иҗат ителгән татар җырлары да репертуарымда бар.
— Күптән түгел “Сагынам, Ләйлә” исемле клибыңны да тәкъдим иттең. Җыр синең тормыш иптәшеңә багышланган дип беләм…
— Яр Чаллыда концертта катнашкан  чакта шагыйрә Зөлфия Нигманова үзенең шигырьләрен, көй язарга дип, миңа ышанып тапшырды. Тормыш иптәшем ул җыентыктан үзенә ошаганнарын сайлап куйган иде, шуннан минем күзем шушы “Сагынам, Фәридә” шигыренә төште. Аның исеме чынлыкта шулай атала. Кызыксынып, өйдә синтезаторда көйләп карадым, ә хатыным үземә әйтмичә генә музыканы диктофонга яздырткан һәм икенче көнгә дус кызы аша ноталарга да салган. Кытайга кайткан вакытта җырны тулаем эшләп бетердек. Ә клибы исә минем Казанда төшерелгән беренче иҗат җимешем, аның сценариен дә минем тормыш иптәшем язды.
— Кытайдагы тормыш сагындырмыймы?
— Казанга килгән елларны: “Нәрсәгә килдем инде” — дип уйлап куя идем, ләкин хәзер Казаннан аерылып булмый. Юкса, Кытайда мин чыгышлар белән күпкә яхшырак керем алам, Татарстанда аның кадәр эшләп булмый, ләкин күңелем рәхәтлекне бары монда гына таба. Әти-әниемнең дә күчү теләге бар. Өч туганым үзләре сайлаган юллары буенча Кытайда тормыш итәләр, тик мин үз киләчәгемне бары Казанда күрәм.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 24.11.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»