поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.11.2016 Мәдәният

"Калеб"не оештыручы Гүзәл Сәгыйтова: “Яшьләр арасында ут уйнатканнары да, бүгеннән үк «картайганнары» да җитәрлек”

Әдәбият һәм милләтнең киләчәге турында фикер йөрткәндә, без игътибарыбызны, беренче нәүбәттә, яшьләргә юнәлтәбез. «Унсигез яшьлек шагыйрьләре булмаган әдәбиятның киләчәге юк», – дигән бер акыл иясе. Шигърияткә генә түгел, һәр өлкәгә дә яңа буын – яшьләр килүе аерата мөһим.

«Калеб» яңа буын җыены җитәкчесе, танылган тележурналист, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Сәгыйтова белән дә әңгәмәбез шул хакта. Калеб – гарәпчә “йөрәк” дигәнне аңлата, димәк, рухи тормыш – җан ихтыяҗы. 

- Гүзәл, «Калеб» проекты ничегрәк барлыкка килде?
 
- 2012 елда Казан дәүләт консерваториясендә эшли башлагач та, татар музыкасы факультеты деканы Сәгыйть Хәбибуллин белән әлеге уку йортында әдәби тормышка, татар дөньясына игътибар артуын теләдек. Шул максаттан, «Калеб» әдәбият сөючеләр клубы туды. Ай саен шагыйрь, язучыларны студентлар белән очрашуга чакыра башладык. Сәгыйть абый бу очрашуларда күбрәк өлкән буынны күрергә теләсә, мин яшьләр өчен җан ата идем. Әдәбият сөючеләр клубында еш кына эстрада проблемалары, җитди сәнгать, аны пропагандалау, милли операның киләчәге турында сүзләр кузгатылды. Шул ук сораулар ярты елдан соң Казан дәүләт консерваториясендә хәзерге  җыр сәнгатенә багышланган түгәрәк өстәлдә дә күтәрелде. Март ахырында үткәрелгән бу фикер алышуга без төрле өслүбтә иҗат итүче яшь җырчы, композитор, музыкант, көй бизәүче, шагыйрьләрне махсус чакырган идек. Әлеге сөйләшүдән шул аңлашылды: яшь иҗатчылар бер-берсен бөтенләй белми, ягъни бер шәһәрдә иҗат итүче шагыйрь – композиторны, композитор – җырчыны һ.б.  Нәкъ шушы түгәрәк өстәлдә даими рәвештә ниндидер очрашулар; бер-беребез белән танышу кичәләре үткәрү; дәүләт җыр сәнгатенә битараф икән, аны сүгүдән туктап, беренче адымнарны үзебез башлау кебек эшлекле тәкъдимнәр яңгырады. Таралышканда кемдер: «Монда күпме генә фикер әйтелсә дә, хупланса да, алар барысы да сүздә генә калачак, гадәттәгечә, бернәрсә дә эшләнмәячәк», – димәсенме?! Бу сүзләр мине сискәндереп җибәрде, холкым буенча эшне ярты юлда калдырырга күнекмәгәнгә: «Нишләргә соң?» – дигән уй белән ике көн йокламадым. Бер караганда, бу очрашу кичәләрен башлау берни түгел, ә аларны дәвам итү, җиренә җиткереп башкару... Уфадагы актив чорымнан соң «башка беркайчан җәмәгатьчелек эше белән шөгыльләнмәячәкмен», дигән вәгъдәмне бозаргамы? Нәрсәгә миңа ул җаваплылык? Үз-үземә мең сорау аша шул йокысыз төннәрдә «Калеб» проектына оеткы салынды. Аның төп максаты төрле өлкәдә иҗат итүче талантларны бер казанда кайнату, аларның иҗатын пропагандалау булырга тиешлеген төгәл белә идем. Бу максатны тормышка ашыру юлларын, алымнарын уйларга Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Эльмир Низамов, Алия Сабирова ярдәм итте. Алар белән җыелып сөйләшүләр, интернетта төркем ачу, соңрак Сөмбел Гаффарованың сайт идеясе белән чыгуы, Эльмир Низамовның иҗат кичәсен оештыру – болар барысы да үткәндә калды. Бу проектка күпме исем уйласак та, «Калеб»тән дә яхшыракны тапмадык. Шулай итеп, әдәбият сөючеләр клубы «Калеб» яңа буын җыены буларак яши башлады.
 
 
- Нинди дә булса яңалыкны тормыш агымына кертеп җибәрү өчен башкаларны да ышандырырга, проектның дәвамлы булуына инандырырга  кирәк. Кичәләр оештыруның иң кыены нәрсәдә? Бигрәк тә баштарак җиңел булмагандыр?
 
- Без һәрберебез мең идея белән янабыз, яңалык, вакыйга уйлап чыгару безнең өчен бернәрсә дә түгел. Ләкин аларны тормышка ашыру этабы иң авыры. Оештыру эшендә мең мәшәкать, һәрбер кечкенә деталь дә бик мөһим. Без хыялда спектакльләр куеп гастрольләрдә дә йөрдек, «Калеб» профессиональ лагерен, лабораторияләр дә оештырдык. Болар – теләк-тәкъдимнәрнең бер өлеше генә... Безнең командадагылар һәрберсе берничә эштә эшли, һәрберебез өчен хезмәт урыннары бик мөһим. Эштән китеп, «Калеб» белән генә шөгыльләнсәк, аның артыннан гына йөрсәк, күптән инде бу проект башка дәрәҗәгә күтәрелер иде.
 
- «Калеб» яшь, сәләтле, талантлы кешеләрне берләштерә. Мәсәлән, шагыйрь белән композитор сездә очраша. Алар үз проектларын тудырырга да мөмкин. Андый очраклар да булды кебек…
 
- Әлбәттә, бар. Резеда Гобәева белән Эльмир Низамов «Калеб»тә очрашты, танышты. Айрат Имашев кичәсе өчен язылган «Яшәргә бит әле соң түгел» дигән җыр – аларның беренче уртак әсәре. Хәзер аларның күпме җырлары бар! Илгиз Зәйниев белән Эльмирның танышуында да «Калеб»нең өлеше зур. Бүгенге көндә Илгизнең һәрбер спектаклендә диярлек – Низамов музыкасы! Радик Сәлимов кичәсен Луиза Янсуар шигырьләре белән баеткан идек, алар анда шигъри-музыкаль импровизация ясадылар. Нәтиҗәдә, бу дуэт шул ук елны Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен «Хәзинә» дигән мюзикл тудырды.
 
 
Мондый мисалларны шактый китерергә мөмкин.  Үткән елны Алинә Шәрипҗанова белән Эльмир Низамов кичәсеннән соң Миләүшә Хәйруллина дигән кыз миңа бик озын хат язган иде. Ул үзенең фортепиано факультетында укуын, композиция белән шөгыльләнүен әйткән, татар көе язып карыйсы, “Калеб”кә кушыласы килү теләген белдергән. Декабрь аенда Салих Сәйдәшев музеенда очрашу иде, мин аны шунда чыгыш ясарга чакырдым. Шул очрашуда Рүзәл Мөхәммәтшин белән Йолдыз Миңнуллина шигырьләр укыды, Миләүшә алар белән танышып, илһамланып, бу шагыйрьләрнең сүзләренә музыка иҗат итүен әйтте. «Яңа дулкын»нар узгач, аның кичәсен үткәрергә дигән уй бар. Бу әсәрләрне беренче тапкыр нәкъ шунда ишетергә мөмкин булачак.
 
- Гүзәл, син яшьләр белән еш аралашасың... Галимә буларак алар иҗатына карашың нинди?
 
- Яшьләр бик төрле, иҗат куәсе, язу өслүбе буенча да... Тулаем алганда, шагыйрьләрнең әлеге яңа дулкыны, теге буынга караганда, бераз калыша кебек. Ләкин аларның иҗади көчен арттыруда без бераз булса да өлеш кертербез, дип ышанам. Алар өчен ике ай эчендә осталык дәресләре, төрле очрашулар уздырачакбыз.   Композиторлар турында «берәмләп сатыла торган товар» диләр.  Ләкин шулай да алар да бер буын булып формалашып килә – Эльмир Низамов, Эльмира Галимова, Юлия Тимербулатова, Юлия Бикбулатовалардан соң яңа дулкын – Ильяс Камал, Алсу Сингатуллина, Ләйсән Абдуллина, Миләүшә Хафизовалар кузгалды. Аларның кайсыларыдыр татар дөньясына бик ачык, татарлык аларның каннарында булса, кайберәүләрендә милли музыкага карата зур кызыксыну күренми. Татар профессиональ музыкасы дәүләт дәрәҗәсендә хупланса – театрлар тарафыннан зур заказлар ясалса, музыкаль театрыбызга нигез салынса – әлеге кызыксыну артыр иде, дип уйлыйм. «Калеб» кысаларында берничә җыр яки романс язарга өндәп, аны тамашачыга ирештереп без яшьләрне вакытлыча гына рухландыра алабыз. Татар музыкасы өлкәсендә эшләүчеләр өчен шартлар тудырылырга тиеш. Бу – рәсем сәнгате, әдәбият, театр өлкәсенә дә кагыла, билгеле. Татар сәнгатендә сыйфат яңарышы булсын өчен, дәүләт программасы булдыру зарур. Мәдәнияттә алгарыш булмыйча, мәдәни тәрәккыят була алмый!
 
 
– Бүгенге иҗатчыларга үз әсәрләрен халыкка җиткерү мөмкинлегенә килгәндә, бу мәсьәләдә эш ничегрәк?
 
- Бу – четрекле сорау. Бер яктан, дөнья ачык, мөмкинлекләр күп, шактый нәрсәләр үзебездән тора. Бүген интернет аша, мәсәлән, Төмәндә яисә Самарада иҗат итүче сәнгатькәр үзен, үз иҗатын теләсә кайсы кыйтгаларга таныта, бәйләнешләр булдыра ала. Ләкин без, күп очракта, дөньяга үзебез ябык түгелме соң?  Мәсәлән, Казанда да татар мәдәнияте белән рус мәдәнияте янәшә яши, еш кына рус халкы татар мәдәниятендә барган вакыйгалар белән таныш та түгел. Монда күп вакытта безнең «кечкенә милләт» комплекслары комачаулый, үз-үзебезгә ышаныч җитми кебек. Бу – глобаль фикер йөрткәндә... Икенче яктан, иҗатны пропагандалауда радио, телевидениенең ролен инкарь итеп булмый. Бүген эфирда профессиональ композиторларның җырлары, романслары яңгырамый, зур әсәрләре турында әйтеп тә торасы юк! «Калеб»тә иҗат ителгән романсларны радиоларга тәкъдим итеп карадым, «бу җырлар безнең форматка туры килми, ретро-җырлар рубрикасына куйсак кына» дигән җавап алдым. Шагыйрь, язучылар өчен Татарстан китап нәшрияты, «Казан утлары», «Безнең мирас», «Идел», «Мәдәни җомга» кебек газета-журналларда мәйдан бар. Ләкин әдәбиятка да ТВ, радиоларда зур игътибар бар дип әйтмәс идем. Без шуңа да яшьләр өчен тагын бер мәйдан булсын дип сайт һәм кичәләребездән тыш, «Тәртип» радиосында «Калеб» тапшыруын башлаган идек. Бүгенге көндә бу тапшыруны яңадан торгызу турында сүз алып барабыз.
 
 
- Яшьләрне тәнкыйтьләргә яратабыз. Бәлки бу  аларны аңлап җиткермәгәннән дә киләдер. Шулай да бүгенге яшьләребезгә  нинди бәя бирә аласың?
 
- Яшьләр арасында ут уйнатканнары да, бүгеннән үк инде «картайганнары» да җитәрлек. Консерваториядәге студентларны мин еш кына уятырга тырышам – башка сәнгатьләр белән кызыксынырга, музей-театрларга йөрергә, күп укырга өндим. Аларның күбесе музыка дөньясында гына бикләнеп, тормышның башка якларын күрми дә. Хәтта үз белгечлекләренә битарафлары, үзләренә нәрсә кирәген аңламаганнары да җитәрлек. Шулай да араларында бик күп телләр белгән, дөнья әдәбиятын су кебек эчкән, татар теле белән дә фанатларча кызыксынганнары очрап куя! Бүгенге яшьләргә җиңел түгел. Укуны тәмамлагач, белгечлек буенча эшкә урнашу, 6-12 мең сум эш хакы алып, 14 меңгә фатирга түләп торулар башлана. Монда инде югары сәнгать турында уйлау үзеннән-үзе арткы планга күчә. Алар чынбарлык белән очраша. (Гомумән, бүген әдәбият һәм сәнгать әһелләренең күп вакыты социаль проблемаларны хәл итеп үтә. Аларга, совет чорындагы шикелле, яшәү һәм иҗат итү шартлары тудырылмаган).
 
 
- Калебкә олпат язучылар нинди мөнәсәбәттә?
 
- Бу сорауны аларның үзләренә юлларга кирәктер. Шигъри кичәләргә кайберләренең килгәне бар, ләкин тулаем алганда, безнең эшчәнлектән барысы да хәбәрдар, дип уйламыйм. Язучылар берлегесе рәисе Данил Салихов безгә Язучылар бинасыннан бүлмә бирде. «Калеб. Яңа дулкын»ны әзерләгәндә без анда җыелдык, репетицияләр Тукай залында узды. «Калеб» эшчәнлеге шигърият белән генә чикләнми, шунлыктан башка сәнгать әһелләрен дә үзебезнең кичәләрдә тамашачы буларак күрәсе килә. «Калеб» оешканнан бирле Г.Камал театры җитәкчелеге Фәрит Бикчәнтәев, Илфир Якупов һәм театрның башка хезмәткәрләренең игътибарын тоеп яшибез. Камал театры безгә зал бирмәсә, ут һәм декорацияләр белән тәэмин итмәсә, «Калеб»не, андагы яшьләрне дөньяга чыгару бик авыр булыр иде. Бүгенге көндә безнең чараларның  ни дәрәҗәдә еш узуы залга бәйле. Башка татар театрларында да заманча Кече сәхнә булса, зур форматтагы кичәләрне ешрак та уздырыр идек. Үткән елны бер кичәне Качалов театрының Кече залында үткәрдек, рус театры булгач, программаның яртысын русча әзерләргә мәҗбүр булдык. Бу исә «Калеб»нең максатларына бик үк туры килеп бетми. Җәен урамнарга чыгу, паркларда чаралар уздыру, формат үзгәртүдән бигрәк, зал юклыгына бәйле.

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 23.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»