22.11.2016 Мәдәният
Закир Шаһбан Динара Фәхриевага нинди тәкъдим ясаган? (ИНТЕРВЬЮ)
Татар эстрадасында җырчылардан соң саны буенча алып баручылар киләдер. Бер карашка җайлы гына сөйләм белән ял итеп һәм акча эшләп йөрүчеләр рәтенә колагына аю баскан һәркем омтыла диярсең. Ә бит хезмәте беренче карашка гына җиңел тоела. Бигрәк тә хатын-кыз алып баручы өчен. Ир-егетләргә нинди дә мәзәк, төрттерү килешсә, гүзәл затка икеләтә сүзләрне сайларга туры килә.
Сәнгать өлкәсендә күп еллар алып баручы булып эшләүче Динара Фәхриева танылган җырчылар тарафыннан иҗатына карата югары бәяләмә алырга өлгерде инде. Ә күпләр Динараны шулай ук гүзәл тавышлы җырчы буларак таный. Пермь төбәгенең Барда районы кызы сәхнәдә үзен танытып кына калмыйча, “Беренче очрашу” дигән китабын да тәкъдим итәргә өлгерде.
— Динара, алып баручы булып дәвамлы вакыт эчендә эшлисең. Бу сәләт синдә электән үк бар идеме?
— Мәктәп елларыннан ук алып баручы һөнәренә гашыйк идем. «Минем дә алып барасым килә» дисәм, «Юк, син җырлыйсың» — дип укытучылар теләгемне кырт кисә иде. Язмышка язып куелгандыр, көтмәгәндә Пермь краеның популяр продюсеры Илдус Арсланов белән таныштым. Ул җырчылар күплегенә ишарәләп, миңа алып баручы булырга тәкъдим итте. Иң беренче тәҗрибәм Пермьдә «Казан егетләре» төркеменең концерты булды. Тамашада Азат Тимершәех тә бар иде. Концертны башлап керүгә миңа «Сеңлем, болай алып барсаң, кеше таралып бетәчәк» — диде һәм мөһим киңәшләр бирде. Аның ярдәме белән беренче концертым әйбәт узды. Калганы тәҗрибә белән килде инде. Илдус Арслановка сәхнәгә юл ачканы өчен чиксез рәхмәтле.
— Җыр өлкәсенә, димәк, соңрак кереп киттең?
— Җырлаудан минем беркайчан да туктаган булмады. Балачактан җырлыйм, тик иҗатымның җыр өлкәсе белән халык альбомым чыккач күбрәк кызыксына башлады. «Талларым-тирәкләрем» җырын җылы кабул иттеләр.
— Кайсы җырчыларның концертларын алып барганың булды?
— Мин күбрәк Закир Шаһбан концертларында эшлим. Зөһрә Шәрифуллина, Чәчкә, Наил Табанаков, Нияз Җәләлов белән хезмәттәшлек иткән бар.
— Ир-егет алып баручылар күпкә остарак дигән стереотип белән килешәсеңме?
— Ир-егетләр остарак димәс идем, ләкин алар арасында осталар саны күбрәк.
— Күңел халәтең буенча син күбрәк җырчымы яисә алып баручымы?
— Күңел халәтем буенча мин иҗат кешесе. Кайвакыт җырлыйсы килә, кайчак халык белән аралашу кирәк, кайвакыт үземне язучы итеп тоям.
— Кызың белән бик күп конкурсларда катнашасыз. Аның да сәхнә кешесе булуын телисеңме?
— Кызым үземә охшаган, ул да җырларга ярата. Өч яшендә телевизордан балалар концерты карап утырганда «Әни, мине дә телевизордан карарсыз әле» дигән иде, шуннан соң әйткән сүзләрен озак көттермичә тормышка ашырды. Без аның уңышларына сөенеп яшибез. Кечкенәдән сәхнәне тоеп чыгыш ясавы, җырларны чын күнелдән башкаруы сокландыра. Бүгенге көндә яңа уку елына репертуар сайлау, киемнәр тектеру белән мәшгуль. Шулай ук гыйнвар аенда Мәскәүнең Кремль сәхнәсендә чыгыш ясарга әзерләнә. Аның уңышларында укытучысы Анжелика Горностаеваның өлеше зур булуын әйтеп китәргә кирәк. Конкурсларда катнашуыбызның максаты — сәләтебезне башкалар белән чагыштыру, кемнедер җиңү тугел, ә иң беренче үз хаталарын жиңәргә өйрәнү. Киләчәктә кызымның матур гаилә корып, бәхетле әни булуын телим. Җырлап яшәве үзенә рәхәтлек кенә китерсен.
— Гаилә белән эшне бертигез алып барып буламы?
— Иҗат белән гаилә тормышын бертигез алып бару җиңел түгел. Аллага шөкер, ирем һәр эштә дә ярдәм итеп тора. Гастрольләргә ике балабызны тулаем аның карамагына калдырып тыныч күңел белән чыгып китәм. Кызымның балалар бакчасындагы чыгарылыш кичәсенә дә чәчләрен көдрәләтеп, корсетлы күлмәкләрен кидертеп илткән. Ул миңа иҗатта да актив булыша, музыкант буларак профессиональ киңәшләрен бирә.
— Закир Шаһбан белән уртак иҗат итү фикеренә кайдан килдең?
— Закир Шаһбан концертларын алып барганда җырчының чиксез талантына, кабатланмас тавышына соклана идем. Дуэт яздыру теләген күңелемдә күптәннән йөрттем, ләкин күбрәк моны хыял дип кабул иттем, чөнки Закир Шаһбан иҗатта бик таләпчән кеше. Ул беркайчан да сәнгатьтә булсынга дип эшләми, сыйфат ягына бик нык басым ясый. Үземне аның белән җырларга тиң дип тапмадым. Бәхетемә, берничә ел үткәч, җырчы миңа үзе тәкъдим ясады. Әлбәттә, әлеге мөмкинлек минем өчен шатлык һәм иҗатыма зур бәя иде. Уртак җырны сайлап, аны тиз арада радио аша халыкка тәкъдим иттек, ә соңрак клипка да батырчылык иттек. Клипны тормыш иптәшем Алмаз Газизянов ярдәме белән төшердек.
— Иҗатны калдырасы килгән вакытлар буламы?
— Ул турыда уйлаган да юк. Тамашачының җылы карашлары белән очрашкач, юлда йөру авырлыклары онытыла. Концертлардан, туйлардан, социаль челтәрдәге сәхифәмә язылган җылы сүзләрдән соң эшчәнлегем дөрес юлдан бара дип куанып, кабаттан ялкынланып иҗат итә башлыйсын.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 22.11.2016