|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2016 Медицина
Гомәр Зыятдинов: "Психотерапевт эше икеләтә авыр: Ул пациентның кайгысын үз йөрәге аша үткәрә"Берәр җирең авыртса, табибка барасың. Ә күңел төшенкелеген, йөрәкне та лаган җан сызлавын нәрсә эшләтергә? Йокыларны качырган авыр уйлардан ничек котылырга? Куркыныч фаҗига, тирән хәсрәт кичергәннәргә алга таба ничек яшәргә, каян көч алырга, өметсезлек упкынына тәгәрәүдән ничек сакланып калырга? Бүгенге кунагыбыз Гомәр Мәхмүт улы Зыятдинов — әлеге сораулардан газапланган җаннарны дәвалаучы табиб. Ул — Бехтерев исемендәге Республика психиатрия клиник сырхауханәсенең психотерапия бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган табибы. Безнең бүлектә бөтенәй акылдан язган авырулар юк. Урамда очрасалар, аларны авыру дип әйтеп тә булмый. Ләкин күңелләрендә проблема бар. Төрле кешеләр килә: бакча яшендәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, табиблар, эшчеләр, рәссамнар, артистлар, язучылар, пенсионерлар, җитәкчеләр, эшмәкәрләр, менеджерлар, инженерлар... — Мондый чирләр ничек беленә соң? — Ягъни, “барлык чирләр дә — нервылардан” дигән сүз дөрес? Самотофор-вегетатив дистония чире бар. Элек аны органнар неврозы дип атыйлар иде: йөрәк неврозы, ашказаны, эчәк неврозлары... Кешенең вегетативкан тамырлары чирләре шул рәвешле күренә: авыруның йөрәге сикерә башлый, йөрәге авырткан кебек була, ашказаны авырта, кеше гел кикереп йөри. Әйтик, шушы көннәрдә бер хатын килде (аңарда неврастения, шулай ук вегетатив үзгәрешләре дә бар): “Күңелем болгана, ашый алмыйм”, — ди. Ял итмичә, тоташ эшләп йөри икән. Бездә дәвалана башлагач, күңел болганулары да бетте, тынычлана төште. Билгеле, бер дару төймәсе кабып җибәрүгә чир бетми ул, ләкин авыруга җиңелрәк булып китә. Пациентлар берничә ай комплекслы дәва алалар. Андый авырулар күп, поликлиникаларда, сырхауханәләрдә дәва эзләп йөрүче кешеләрнең 30-40 проценты — безнең пациентлар. Кеше бит авыруын сизүгә психиатрга яки психотерапевтка бармый. Эче, башы авырта башласа, бу психиатрия чире дип уйламый да ул, билгеле һәм тәнендәге чирләрне эзләргә керешә. — Сезнең пациентлар арасында хатын-кызлар күбрәкме, ир кешеләрме? Аннан бездә балалар психотерапевты да бар. Хәтта бакча яшендәге балаларны да алып киләләр, нәниләрнең чирләре гаиләләрендәге проблемаларга бәйле. 15 яшькәчә балаларны әтиәниләре алып килә, ә аннан өлкәнрәк үсмерләрне, яшьләрне үзләрен генә дә кабул итәбез. — Дөньяда психик чирлеләр саны арта, андыйлар аеруча Русиядә күбәя бара диләр. Бер карасаң, безнең ил өчен бу гаҗәп хәл дә түгел кебек, шулай да, сезнеңчә моның сәбәпләре нидә? — Гомәр Мәхмүтович, ә бит туйганчы йокларга иде дип хыялланып йөрүчеләр дә бик күп. Шул ук вакытта йокысызлыктан зарланучылар да шактый... Спортчылар проблемаларны, стрессларны җиңелрәк кичерәләр, фитнес белән шөгыльләнүчеләр дә шулай ук. Шуңа японнар караоке уйлап чыгарганнар — кеше бии дә, җырлый да, шул рәвешле эчендәге хис-кичерешләрен чыгара, бушата. Аннан кайбер кеше хоккейга, футболга барып, анда кычкырып-сикереп эмоцияләрен “бәйдән ычкындыра”, кемдер табигатькә чыга — һәркемнең үз юлы, үз ысулы. Бары тик иң элек проблеманы эзләргә, табарга, иң элек үзеңнән эзләргә кирәк. Кешеләр төрле проблемага төрлечә карый, аны төрлечә кабул итә. Берәүләр: “Менә кризис башланды, акча юк, ничек яшәргә?” — дип сукрана башлый. Икенчесе: “И-и, ярый әле кризис башланды, хәзер яңа эш ачып җибәрә алам!” — ди. Өченчесе: “Кризисның бетеп торганы да юк, ул бүген бер төрле, иртәгә бәлки тагын да яманрагы булыр да, монысы чүп кебек кенә күренер”, — ди. Тышкы проблемаларны гына яманлап йөрү — эш түгел ул. Уйларының очына чыгып, мәсьәләне үзе генә чишә алмаса, кеше табибка барырга тиеш. Белгечләр махсус ысуллар ярдәмендә булышып, аны авыр халәттән чыгаралар. Табибка бармаган очракта чирнең хроник төс алуы бар. Күңел чирләре дә, тән чирләре кебек инде: вакытында дәваламасаң, азалар. — Сезгә йоклый алмыйм, коткарыгыз дип киләләрме? Йокыга китә алмаучыларны нигездә эч пошу бимазалый. Дарулар, психотерапия сеанслары белән дәвалагач, проблемаларын чишү юлларын бергәләп эзләгәч, үзенә-үзе ярдәм итәрлек хәлгә китергәч, авыру тынычлана, эч пошуы бетә һәм ул рәхәтләнеп йоклый башлый. Ә депрессия сәбәпле йоклый алмаганда эч пошу гына түгел, авыррак халәт күзәтелә һәм андый кешеләргә антидепрессантлар язабыз. Кеше аларга күнекми-ияләнми, вакытлыча дәвалана да, хәле яхшыргач, ул даруларга мохтаҗлык кичерми. Шуңа аларны эчүдән куркырга кирәкми. Ә “Тазепам”, “Назепам” кебек транквелизаторларга организм ияләнергә мөмкин, ләкин алар хәзер бик аерым очракта гына бирелүче дарулар исемлегенә күчерелделәр. Организм шулай ук “Корвалол”, “Валокордин”нарга да күнегә. Безнең халыкта, йөрәкне дәвалыйм дип, аларны күпләп эчү гадәте бар. Ләкин алар йөрәк дарулары түгел, аларның йөрәккә файдалы тәэсирләре юк. Бу даруларда кешене тынычландыра торган фенобарбитал матдәсе бар, ә аның белән элек эпилепсия чирен дәвалыйлар иде. “Корвалол”, “Валокордин”нар гына булышса, димәк, кешедә чын йөрәк авыруы юк, бу — эч пошу, вәсвәсәләнү генә дигән сүз. Чит илдә аларны сату тыелган, анда психик проблемасы булган кеше генә фонебарбитал кушылган дару эчә дип исәпләнә. Кесәгезгә шундый дару салып, чикне узарга маташсагыз, таможняда кыен хәлдә калуыгыз бар. Йөрәгем авырта дип, әлеге даруларны көн саен эчүче кешеләргә кардиологка, терапевтка барырга кирәк. Бу табиблар тикшергәннән соң, йөрәгегез сәламәт, сез психотерапевтка барыгыз әле дисәләр, үпкәләмичә, шул белгечкә барасы. Авыруны психотерапевтка юллау “сез — акылсыз” дигән сүз түгел ул. Табибка бармасам, авыр чирлегә әйләнүем бар дип уйларга кирәк. — Җанны, күңелне күреп, тотып карап булмый бит, сезнең дарулар кешенең кайсы җиренә тәэсир итәләр? — Гипноз ярдәмендә дә дәвалыйсызмы? — “Мине гипноз алмый”, — диючеләр бар. Гипноз тәэсиренә бирелмәүче кешеләр, чыннан да, бармы? Массакүләм дәвалаулар алып барырга ярамый, ул зыянлы гына, һәркемне аерым дәваларга кирәк. Хәзер психиатрия ярдәменең мөмкинлекләре артты. Мин бу өлкәдә 30 елдан артык эшлим. Элек дарулар да аз һәм алар организмга көчле тәэсир итүче авыр препаратлар иде. Ә хәзер яңа дарулар күп, аларны эчеп, пациентларның яшәү рәвешенә бер кыенлык та килми, хәлләре яхшыра гына. Соңгы елларда психотерапевтлардан курку кимеде, пациентлар, язылып, үзләре киләләр. Элек куркып килми торган авырулар күбрәк иде, хәзер андыйлар саны кими. — Авылдан гадәттә нинди проблема белән киләләр? Франц Александер исемле психиатр-психоаналитикның “Чикаго җиделеге” дигән төшенчәсе бар, ул җиде төрле чирнең башланып китүенә стресс сәбәпче ди. Болар: гипертония, шикәр диабеты, артроз-артритлар, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, энтроколитлар, тиреотаксикоз һәм бронхиаль астма. Кам- пилобактер хистори дигән микроб бар, аны тапкан кешегә Нобель премиясе бирделәр. Ул микроб күп кешедә булырга мөмкин, ә язва-җәрәхәте — юк. Стресс килеп чыкты исә, җәрәхәт тә барлыкка килә. Шуның өчен алда санап үтелгән чирләр белән әле авырый гына башлаган кешене дәвалаганда психотерапевтның да катнашуы кирәк. Әмма психотерапевтлар бик аз. Бу белгечлекне үзләштерү өчен мединститут тәмамларга, аннан психотерапевтлык, психиатрлык әзерлекләре үтәргә кирәк. Алга таба тагын да катлауланачак, чөнки психиатрия клиникаларында табиб булып эшли башлар өчен элек дүрт айлык курслар гына үтәргә кирәк булса, хәзер ике-өч ел ординатура үтәсе. Аннан психотерапия шактый авыр эш: ничек кенә күңеленә якын алырга тырышмасын, табиб барыбер кеше борчуларын үз йөрәге аша үткәрә, авыру белән бергә кайгыра. Шуңа аның үзенә дә дәваланып тору кирәк, юкса, саулыгы какшавы мөмкин. Билгеле, бу хәл бүтән табибларга да кагыла, әмма безнең очракта икеләтә авыр. Шизофрения чирлеләргә тынычрак карыйсың әле: саташу, галлюцинация икәнен аңлыйсың. Ә безгә бит ачы хәсрәтләрен, авыр проблемаларын сөйләргә, ярдәм сорарга киләләр. Мәсәлән, “Булгария” теплоходы баткач, “Боинг” самолеты шартлагач, психологлар, психиатрлар белән бергәләп эшләдек. “Булгария” фаҗигасе корбаннарының якыннары белән аеруча озак эшләргә туры килде, чөнки батучыларны озак эзләделәр, аннан суд эшләре елларга сузылды. Кызганыч, ил күләмендә андый фаҗигаләр еш булып тора. Ирләре эчкәннән кайгыга төшкән хатыннар, комарлы уеннарга бирелгән, наркоманга әйләнгән балаларның аналары елап килә. Кичә бер хатын: “Иремнең читтә баласы туды, бу хәбәрне ничек күтәрим?” — дип килгән иде. Гаилә эчендәге проблемаларын чишәргә, эшсезлекне авыр кичергәнгә килүчеләр бар. Кайбер кеше төшенкелектән чыгу юлын үзе таба. Мәсәлән, бухгалтер ханым килде, үзе бик эмоциональ, актерлык сәләте бар, әмма эшендә аның эчке кичерешләрен, сәләтен күрсәтергә мөмкинлеге юк. Сөйләштек, аңлаштык, берәр айдан чылтыратып: “Мин театр түгәрәгенә язылдым”, — диде. Үзеңә кызыклы шөгыль табарга кирәк, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә була. Әнә, стеналарга эленгән картиналарны безнең пациентлар ясады, җептән ясалган әлеге шарны бер студент кыз бүләк итте. — Сезгә авырулар талон алып киләләрме, дәвалану бушлаймы? — Психик чирләр язкөз айларында аруча көчәя диләр, нишләп икән? Шуңа кешенең һаман йокысы килеп тора, ул хәлсезләнә, күп ашый, аеруча углеводка бай баллы, камыр ризыкларын күп куллана. Скандинавиянең кайбер илләрендә, Бөекбританиядә кояш нурына охшатып яктыртылган махсус бүлмәләр бар, алар бик кыйммәт. Шунда кереп, организмыңны нурларга кирәк кадәр туендырырга була. Ә бездә андый бүлмәләр юк, шуңа кеше, мөмкинлеге булса көндез, һичьюгы, бераз булса да урамга чыгып, кояш астында йөрергә тиеш. Ял көннәрендә урамга чыгарга тырышырга кирәк. Язга бу хәл үзеннән-үзе бетә башлый. Безнең пациентлар арасында таҗиклар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар да бар. Алар көз яки кыш көне: “Өйгә кайтып килгән идем, хәлем яхшырды, әллә өйдә булганга инде”, — диләр. Аңа гына түгел — аларда көзен-кышын да кояш нурлары күбрәк. — Элекке проблемалар белән хәзергеләре аерыламы? Әмма вакытын, гомерен дөрес планлаштыра белмәгән кешеләрне алар чиргә сабыштырырга сәләтле. Һәр эш-гамәлдә чаманы югалтмау зарур.
Әңгәмәдәш — Назилә САФИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|