поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.11.2016 Җәмгыять

93 яшьлек Нәкыя Сәфәрова: “Әсхәт туган көнне әтисе урам буенча: «Генерал туды!» – дип кычкырып йөргән" (ФОТО, ВИДЕО)

Адәм баласын язмыш ничек кенә сынамый... Кайгысын да, шатлыгын да бирә. Кемнәрдер шатлыкта тез чүгеп калса, кайберәүләр ишелеп хәсрәт килгәндә дә сынатмый, киресенчә, иманын ныгыта, башын горур тоткан хәлдә алга атлый.

Ана – кешелек җәмгыятенең төп тәрбиячесе дияр идем. Нарасый чагында бала күңелендә нинди орлык шыттыра алган, шул җирлек шәхесне гомер бакый озата йөри. Нәкыя Сәфәрова – республикабызның данлыклы ак әбисе. Хәер, 93 яшендә булса да, аңа «әби» дип әйтергә тел әйләнми. Гомер бакый балалар тәрбияләгән педагог буларак та, ике балага гомер биреп, аларны олы тормыш юлына чыгаруы  җәһәтеннән дә, Нәкыя апа белән төрле темаларга рәхәтләнеп гәп куертырга мөмкин.

Унынчы дистәсен ваклый башлаган Нәкыя ханым белән бу – безнең беренче очрашуыбыз гына түгел. Тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән аңа. Үткән гомер елларын  да башкаларга гыйбрәт булырлык итеп тасвирлый ул.

– Шомлы, олы вакыйгаларның шаһиты бит мин. Үземнең гомер юлымны биш этапка бүлеп карыйм. Аның беренчесе – сабый чак, ятимлек чоры. Икенчесе – үсмер вакытым, Минзәлә балалар йортында тәрбияләндем. Өченче чорым гыйлем эстәүгә туры килә. Педучилище, ике институт тәмамладым. Гомер буе белемгә  омтылдым. Укыдым, һәрнәрсә белән кызыксындым. Дүртенчесе утлы еллар вакытына туры килде бит. Бурят-Монголиядә эшләдем, Рус-япон сугышына да үзем теләп бардым. Бу хакта истәлекләремдә язып та чыктым. Бишенчесе – үземнең картлыгым-байлыгым, – дип шөкер кыла ул.

Нәкыя ханым тугыз дистәне түгәрәкләп куйса да, үз тормышын, язмышын энәсеннән-җебенә кадәр тасвирлап, бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә сәләтле. Зиһен җәһәтеннән, күз тимәсен, дип кенә әйтергә кала. Аңа һич кенә дә паспорттагы яшен бирмәссең. Акылы, фикер сөреше, мантыйгы – искитмәле. Сәламәтлеге дә, Аллага шөкер, алай зурдан кубып зарланырлык дип тоймадым. Бәлкем, журналистка гына сиздермәгәндер, бәлки совет чоры тәрбиясе – еламыйча яши белү оеткысы үзенекен иткәндер...

- Укытучы булгач, чит балаларны якынрак күргәнмен, ахрысы. Миңа шулай диләр. Чыннан да, кеше балалары тәрбияләп, үземнекеләрне артык иркәли алмадым шикелле. Үз тормышымның нечкәлекләрен, балалар йортында тәрбияләнгәнемне озак еллар хәтта аларга да сөйләмәдем. Олыгайгач та, алар мин күргән хәсрәтләргә ышанмады әле... Балага һәрвакыт мөстәкыйльлек бирергә кирәк. Тукта, мин күргән кыенлыкларны күрмәсен, миннән яхшырак яшәсен дия-дия, ата-ана барлык мәсьәләләрне дә үзе хәл итә, үз җилкәсенә сала. Нәтиҗәдә, бала әзергә-бәзер булып яшәргә күнегә. Күпчелек ата-ананың хатасы да шунда, дип уйлыйм. Баласын кирәгеннән артык кайгырта, азындыра, үзенә тын алырга да ирек бирми. Мәрхәмәт иясе әниләр бит инде. Ана булу – бик авыр хезмәт ул! Балаларым авылда үсте. Авыл хезмәте белән тәрбияләнделәр. Үз-үзләрен тәрбияләделәр дисәм дә, һич кенә дә арттыру булмас. Алда әйтеп киткәнемчә, аларга һәрвакыт ирек бирергә тырыштым. Сүземнән чыкмадылар, әйткәнне тыңладылар. Кызым Әнисә йорт җанлы булып үсте. Мин көне буе мәктәптә булгач, йорттагы хуҗалыкны ул алып барды. Сыер да сауды, печәнен дә әзерләде. Аш-суга да маһир иде. Хәзер дә әле шаккатып карап торам: аны дөнья үзе өйрәтте. Олы чиләкләр күтәреп су ташырга ярата иде. Ул чиләкләрне лапас өстенә дә яшереп куеп карыйм. Юк, табып ала да су ташый, хәтта яңгыр яуганда да... Ә Әсхәт бигрәк тә укуга хирыс булды. Миннән сорамыйча гына, атасы ризалыгын алып, мари авылына рус мәктәбенә барып кергән. Җиде ел йөреп укыды. Кечкенәдән детектив китаплар яратты. «Мин милиционер булам!» – ди торган иде. Авыл китапханәсендә укымаган китабы калмады. Райондагыларын да укып чыкты. Китапларны хәтта Казаннан да алдыра торган идек. Колхозда тракторчы ярдәмчесе булып та эшләп алды. Әтисе өчен үлеп торды... Әсхәт улым табын яныннан киткәндә һәрвакыт: «Әни, рәхмәт, дәү булгач тәрбияләрмен!» - дип әйтә иде. Менә бит хәзер аның тәрбиясендәмен, җил-яңгыр тидертми яшәтә ул мине.



Нәкыя апа сугышны кичкән, авылның абруйлы колхоз рәисе Әхмәт абый Сәфәров белән унтугыз ел гомер итә. Ирен дә җылы хисләр белән искә алды ул. «Бер вакыйга искә төште әле. 1961 елда улым туган көнне әтисе – мәрхүм Әхмәт бик сөенгән иде инде. Әтнә урамы буенча горурланып: «Минем генерал туды, минем генерал туды!» – дип кычкырып йөргән. Менә бит, фәрештәнең «Амин» дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. (Ата кешенең күңеле  бу сабыйның үсеп җитеп Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе,  генерал Әсхәт Сәфәров буласын ниндидер бер илаһият аша сизенгән, күрәсең)...

Берзаман Әхмәтем авырый башлады, аның күңелен күрергә тырышам инде. Ул уйный, мин җырлыйм, Әнисә мәктәптән кайтып керде дә: «И, картлачлар, ник җырлап ятасыз? Бөтен урамга ишетелә бит җырлавыгыз!» – ди. Әтиләре шул вакытта: «Истәлеккә, кызым, истәлеккә...», – дия торган иде. Бервакыт бездә мунча кергән укытучы кызның тарагы онытылып  калган. «Шул таракны илтеп тапшыр әле», – дим Әнисәгә. Ул, юып куйган сыер тагарагын күтәреп укытучыга илтеп тапшырган. Укытучы: «И, сыерым да юк иде, тагараклы булдым әле!» – дип шатлана икән.

Пенсиягә чыккач, Әсхәт улыма велосипед алып биргән идек. Шул велосипедны бөтен авыл малайларына йөртергә биргән, шунда югалып та калган. Кечкенәдән юмарт холыклы булып үсте. Иптәш җанлы булды, киң күңелле иде, бернәрсәсен дә кызганмады. Картлыгымда, Аллага шөкер, балаларым, оныкларым янәшәсендә. Бик бәхетле картлык кичереп ятышым. Аларга һәрвакыт хәер-догада торам».

Аллаһы Тәгалә миңа ике бала бүләк итте, дип күңелендәген җиткерә ана кеше. Нәкыя апа ике баласын да олыгаеп, кем әйтмешли, акыл кергәч тапкан. Кызы Әнисә, улы Әсхәт  хәзер инде үзләре  олыгаеп киләләр. Оныклары Регина, Камилә, Диана, Элина, Руслан һәм Әниягә тәүфыйк-һидәят тели ак әбиебез. Хәзер инде аларның сөенечләрен тоеп яши.

Нәкыя апа 19 санын үз итә икән. Заманында әтисе 19 ел мулла булып торган, ире 19 ел колхоз рәисе булып эшләгән, Әсхәт 19 яшендә укырга кергән.

«Улым мин эшләгән Бурятияне дә урап кайтты әле. Анда музейда миңа багышланган почмак та ачып җибәргәннәр икән. Яшьлегем узган төбәктә дусларым да калган иде бит. Бихисап укучыларым мине хәтерли, шунысы да куанычлы булды, сәлам хатлары алдым алардан, китаплар җибәргәннәр...» Менә шулай үзен онытмауларына шатлана Нәкыя апа.

93 яшендә биш вакыт намазын калдырмый, газета-журналларны күзлексез укый, телевизордан ил-көн яңалыклары белән танышып бара. Һәр нәрсәгә үз карашы, үз фикере бар. Үзе дөм ятимлектә үскәнгәме, әлеге теманы да читләтеп узмый. «Ятимнәр йортларын хәзер ябып баралар. Янәсе, балалар йортларында шәхес тәрбияләп булмый, диләр. Мин дә балалар йортында тәрбияләндем. Гомерем буе укытучы-тәрбиячеләремә рәхмәт укыйм. Кеше иттеләр. Шәхес коллективта тәрбияләнә, дип саныйм. Мине анда беркем дә кыерсытмады, какмады. Балалар йорты тамагымны туйдырды, киендерде, белем бирде. Үзем дә ким-хур булмаска тырышканмындыр инде», – ди ул.

Нәкыя Сәфәрова – данлыклы муллалар нәселен дәвам итүче. Аның бабаларының нәсел җепләре мәшһүр дин галиме Таҗетдин Ялчыголга барып тоташа. Зәй халкы да Нәкыя апа белән җылы мөнәсәбәттә. Сарман районының Карашай Саклау авылында туган, авылыннан 1939 елда чыгып киткән, озак еллар туган ягына кайта алмаган. Бары тик 80 ел узгач кына газиз җиренә аяк басарга насыйп була аңа...

– Авырлыкларны сабырлыгым аркасында җиңгәнмендер, дип уйлыйм. Хәзер балаларга да сабыр итегез, дим. Дөньяда нинди хәлләр генә булмый – барысы да узачак бит. Шуны һәрдаим истә тоту мәслихәт! – ди Нәкыя апа.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 22.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»