|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2016 Мәдәният
Вәсилә Фәттахова "Башкортстанның 100 исеме" бәйгесендә тәкъдим ителдеБашкортстанның “БСТ” телеканалы республиканың якынлашып килүче 100 еллыгы уңаеннан, “Башкортстанның 100 исеме” бәйгесен игълан иткән. Республика тарихына һәм үсешенә өлеш керткән, тормышлары, иҗатлары шушы төбәк белән бәйле шәхесләрне халык үзе тәкъдим итәргә тиеш, дип хәбәр ителә телеканалның рәсми сайтында. Бүгенге көнгә беренчел исемлеккә инде 200дән артык күренекле затның исемнәре кергән. Алар арасында – биюче Рудольф Нуриев, җырчылар Фәридә Кудашева, Вәсилә Фәттахова, җәмәгать эшлеклесе Әхмәтзәки Вәлиди, язучылар Мәҗит Гафури, Шаехзадә Бабич, Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Суфиян Поварисов, спортчы Габдрахман Кадыйров кебек фамилияләр урын алган. Әлбәттә, башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаев та тәкъдим ителгән.
--- |
Иң күп укылган
|