• 31.05 Югары татар КВН лигасы. Финал. "Ак барс" ЯҮ. 18.00
  • 15.06 Республикакүләм ифтар. Казан. Теннис академиясе.
Туган көннәр
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • 30 Май Хәния Фәрхи
  • 30 Май Рәниф Шәрипов
  • 30 Май Альфред Халиков (1929-1994)
  • 30 Май Мөдәррис Вәлиев
  • 31 Май Денис Куляш
  • 31 Май Миркасыйм Госманов (1934-2010)
  • 01 Июнь Нәби Дәүли (1910-1989)
  • Кама-Тамагы. Авылда йорт сатыла. 89674628716
  • Комиссар Габишев урамында бер бүмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. тел 89872745396
  • Комиссар Габишева урамында 1 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89872745396
  • Бәрәңге сатып алам. 15-20 сум.Килеп алу. 8-962-566-39-05
  • 31.05.тана ите сатылачак. Китереп, чабып бирү. Актаныш. 8-962-566-39-05.
  • Керамик плитка ябыштыру, ванна булмәсе "под ключ" ясау. Казан тел.89274919642
  • Үгез ите сатыла, 290 сум. Теләче. 89179295383
  • Мөслим районы Баек авылында бройлерный үрдәкләр сатыла башлый. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8- 986- 933- 61- 88
  • Пр.Победы метросына якын, 2 бүлмәле кв. 1 бүлмәсенә тәртипле,эшли торган татар кызы эзлим. Риелторлар борчымавыгызны үтенәм. тел89631201352
  • Актаныштан плотниклар төзелеш эшләрен башкара: Брустан йорт, мунча күтәрү, түбә ябу, идән-түшәм җәю һәм башка вак эшләрне. т.8-927-477-78-06.

 

 

 
Архив
 

               

21.11.2016 Тарих

Фахишәлекнең дә тарихы бай (тарихи ФОТО һәм документлар)

Дөньяда катлаулы икътисади вәзгыять дәвам итә. Сәясәтчеләр, депутатлар бюджетны тулыландыруның төрле юлларын эзли. Комарлы уеннарны канунлаштырып, алардан салым алу казнаны берникадәр тулыландырыр дип тә фикер йөртүчеләр булгалады...

Мондый юл белән китә калсак, “иң борынгы һөнәр” дә идән астыннан яктыга чыкмагае. Җәмгыять һәрвакыт фахишәлек белән көрәшеп килгән. Ләкин ни хикмәт: меңәр еллардан бирле әхлаксыз күренешнең тамырына балта чаба алучы гына юк. “Тән ләззәте алырга” өндәүче игъланнарны юк итү өчен генә дә Казанда 1 миллион сум акча тотыла икән.
 
Казанны 2013 елда Универсиада алдыннан “мәхәббәт каинәләре”ннән чистартырга да керешкәннәр иде. Урамнарда ачыктан-ачык күренеп йөрмәсәләр дә, Универсиада объектлары янындагы йортлардан фатирлар арендалап, хәтта чит өлкә “тән ләззәте бирүчеләр” белән булган очракларны да атап үтәргә мөмкиндер... Дөньякүләм проекттан соң алар кабат төнге шәһәр урамнарында үзләрен сиздерә башлады. Ә шәһәр яны трассаларында “эшләгән” кызларга көндезләрен  күзегез төшми калмыйдыр...

«Бу төр хезмәткә ихтыяҗ булганда, фахишәлекне берничек тә бетереп булаячак, - ди кайчандыр шул тирәдә чуалган Николай. – Мин армиядән кайткач, бик озак кына эшкә урнаша алмыйча йөрдем. Иптәш егетнең танышы сутенер булып эшли иде. Ул үз янына чакырды. Бардым. Минем вазифа кызларны тиешле урынга озату, кире алып кайту булды. Бик жәлли идем үзләрен...  Кайберәүләр фахишәләр аена 100-150 мең сум акча эшли, ди. Бу - ялган. Араларында наркоманнар, эчкечеләр, тиз генә акча эшләп алырга килүчеләр дә юк түгел. Көненә - 5, хәтта 10 клиентка хезмәт күрсәткән кызлар да бар”.

“Мәхәббәт каинәсе”нең үз кенәгәләре дә булган

Борынгы кәсепнең Россиядәге тарихына күз салсак,  1901 елда барлыгы 2400 фәхешханә теркәлгән, аларда 15 000 хатын-кыз “мәхәббәт бүләк иткән”.


 

 

 

Хәзер бу бизнеста интернет алыштыргысыз ярдәмче булса, гасыр башында “тәтәйләр” газеталарга игълан биреп үзләрен тәкъдим иткән. Патша Россиясе фәхишәләре “сары билетлы”  булган. Алардан акча да җыйганнар... “Билетлы” кызларга полициягә теркәлергә теләмәгән  авыл кызлары зур көндәшлек тудырган.  Фотода – Түбән Новгород ярминкәсе вакытында акча эшләп алырга күрше авыллардан килгән фахишәләр.


 

Бүген дә, элеккеге чорда да хатын-кызны бу юлга илтүче  төп сәбәп – хәл ителмәгән социаль мәсьәләләр...

Шул ук тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, Россиядә фахишәләр армиясен крестьянкалар (48 процент тирәсе) һәм мещан хатыннары (36 процентка якын) тәшкил иткән. Тикшерелгән статистика  буенча, заманында Петербургтагы “төнге күбәләкләр”нең 33 проценты -   асрамага алынучылар, 24 проценты - төрле тегү остаханәләрендә эшләүчеләр һәм 14 проценты фабрика хезмәткәрләренә туры килә. 1901 елда Петербургның 1000 кешесенә – 3, ә Мәскәүнең 1000 кешесенә 15 “тәтәй” туры килгән. Патша Хөкүмәте фахишәлеккә каршы көрәш алып барса да, аны җиңә алмаячагын таныган. Петр I хакимлек иткән чорда ук хәрби полк, казармалар тирәсендә “тәтәйләр” тотучы биналарны ачтыртмаган. Рус солдатының иң яман дошманы – сифилис, дип саналган. Солдатлар белән чуалырга яратканнарны мәҗбүри эшкә озатканнар.

Җиңгәчи кызлары да кимен куймаган...

Фәнни-фантастик әсәрләре белән дан казанган Адлер Тимергалин төзегән  “Миллият сүзлеге”ндә дә бу четерекле тема калку чагылыш тапкан. ХХ гасыр башында арзанлы фәхешханәгә 20 тиен түләп керергә мөмкин булган, ә “аруырак” фәхешханәләргә визит 1-2 сумга төшкән. Сүзлектә бирелгән тарихи фактлар менә нәрсәләр хакында бәян итә:

“Рус законнары буенча фахишәлек (проституция) 1649 елда ук тыелган була. Ләкин 1843 елда фахишәлек “түзәрлек” (русча – “терпимая”) нәрсә дип игълан ителә һәм Петербургта, Мәскәүдә, Варшавада, Казанда һәм башка шәһәрләрдә фахишәләрне ачыклау, теркәү һәм медицина тикшерүе аша үткәрү өчен махсус табиб-полиция комитетлары булдырыла. Рус телендәге “публичный дом” һәм “дом терпимости” дигән атамалар шул вакыттан калган. Закон фахишәлек кәсебен җенси азгынлыктан һәм никахсыз бәйләнешләрдән катгый аерган.

ХХ гасыр башларында Казанда уннан артык татар фәхешханәсе булган. Ркаил Зәйдулла рус телендә язучы татар әдибе Гадел Хәеровның “Суконкин сын” әсәре буенча китергән мәгълүматларга караганда, ХХ гасыр башларында Казан шәһәрендә 17 фәхешханә булып, аларда 330 фахишә “хезмәт иткән”, шуларның 282се марҗа, 29ы ләх хатыны, 19ы нимес хатыны, 2се яһүдә, 1се татар хатыны булган. Ләкин шуны искәртик: монда татар бистәләрендәге фәхешханәләр исәпкә алынмаган. Кеше аңламасын өчен татарлар фәхешханәне җиңгәчи яки мәхәл дип кенә атаганнар (“мәхәл” — [теге] җир мәгънәсендә). Фахишәләрдән һәм фәхешханә тотучылардан “Кәҗә Маһи”, “Подвал Фатыйма”, “Этле Хөсни”, “Кәмали” (бусы Уфада) кушаматлары билгеле. Аларның үзләрен дә тәтәй дип атау булган: “Тәтәйләргә бик күп йөрсәң, Актык туның сатарсың”, дигәннәр. Телдә “тәтәйләр рәте” дигән сүз йөргән. Г.Тукайда  “Прахуд Мәзүб” дигән кушамат очрый. Бу фахишә ахырда, “Казан муллалары һәм бер татар гәзитәсенең фатихаи хәйриясе бәрәкәтендә сихере кайтарылып, “тәүфыйклы” хатынга әйләнгән һәм эчми-тартмый торган татар сәүдәгәренә кияүгә чыккан”, имеш.

Казанда рәсми рөхсәт ителгән фәхешханәләрнең күпчелеге Кабан буендагы Пески (соңгы вакытларга кадәр Дегтярная) урамында булган. Губерна земство идарәсе мәгълүматларына караганда, ХIХ гасырның 80 нче елларында шәһәрдә шундый “ханәләр” 30лап булып, аларда 250 хатын исәпләнгән. Ләкин ялгыз килеш яисә яшерен йортларда “эшләүчеләр” берничә тапкыр күбрәк исәпләнгән. Алары еш кына “сунарга” хәзерге Опера театры янындагы бакчага чыкканнар.

Фәхешханәләрнең ишегенә кызыл фонарь элеп куйганнар, шуңа күрә мондый йортлар “кызыл фонарьлар” яки “фонарьлы йорт” дип тә аталган. Галимҗан Ибраһимов язганнарга караганда, “кызыл фонарьларга якынлашу белән тыштан ук гармунның исерек кулда гырылдаган тавышы, “Дүдәк” көенә әйттерүләре” ишетелеп торган.

Фәхешханәләр өчен төзелгән рәсми кагыйдәләрдән бер өзекне русчадан тәрҗемә итеп бирәбез: “Караватлар бер-берсеннән бүлеп алынган яки, һич югында, чаршау белән аерылган булырга тиеш. Хуҗабикә хатын-кызларының урын-җир һәм эчке киемнәренең пөхтәлеген ничек саклауларын, гаурәт җирләрен җылы су белән юып торуларын, бигрәк тә кыз-кыркыннарның бер кунактан икенчесенә юынмыйча һәм ял итмичә генә күчмәүләрен, айлыклары тотканда һөнәрләре белән шөгыльләнми торуларын күзәтергә тиеш”.

Җаһилият чорында гарәпләрдә фахишәлек бик зур гаеп саналмаган. Мәшһүр фахишәләр үзләрен белдерер өчен ишекләренә махсус флаглар (өленгеләр) элеп куя торган булганнар”.

Күпләрегезнең ишеткәне бардыр, исламда “Мутга” дигән төшенчә бар, ягъни вакытлы никах. Дин әһелләренә вакытлы никах укуларын сорап мөрәҗәгать итү очраклары да мәгълүм. Никах укыткач, нинди гөнаһ булсын инде диеп зина кылырга теләүчеләр юк түгел. Казанның Галиев мәчете имамы Тимергали Юлдашев әлеге уңайдан мондый аңлатма бирде:



“Вакытлы никах безнең Хәнәфи мәзһәбе буенча тыела. Пәйгамбәребез  (с.г.в.с.)  сөннәте буенча да  тыела. Ул никах  кабул кылынмый. Вакытлыча никах укыйм дигән мулла кеше шуны белсен: ул никах барыбер зина булып бара”.

Иң борынгы һөнәр һаман яшәрә бара, ди социологлар.  Иң яманы әнә шул... Заманча юнәлеш алуы, кәсепнең үтә дә куркыныч төс алуы бәлкем Хөкүмәт тарафыннан катгый гамәлләр таләп итә торгандыр?..

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 19.11.2016
Интертат.ру печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы