• 24.04 Эльмира Галимова концерты. Филармония. 18:30.
  • 24.04 Әтнә театры Камал сәхнәсендә: "Гүзәлем Әсәл" Ч.Айтматов. 19:00
  • 25.04-27.04 IV Russian Tech Tour. Российский ТехТур проводится раз в четыре года и собирает более 50 ведущих инвесторов из Европы, США и России.
  • 28.04 Н. Җиһановның "Түләк" операсы. Бары бер генә көн! Зур концертлары залы. 18.30.
  • 04.05 "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия концерты. 30дан артык эстрада йолдызлары бер сәхнәдә! УНИКС, 18.30
  • 15.05 Рәшит Ваһапов фестивале Гала-концерты. Зур концертлар залы. 19.00
  • 21.05 "Казанский марафон". 10.00.
  • 28.05 "Аршин мал алан". Музыкаль комедия. Оренбур Татар театры бинасында.
Туган көннәр
  • 24 Апрель Чулпан Хәйруллина
  • 24 Апрель Усман Әлмиев (1915-2011)
  • 24 Апрель Илсур Метшин
  • 25 Апрель Лия Заһидуллина
  • 25 Апрель Тимур Акулов
  • 25 Апрель Халисә Мөдәррисова
  • 25 Апрель Асия Галиева
  • 26 Апрель Римма Бикмөхәммәтова
  • 26 Апрель Ләззәт Хәйдәров
  • 26 Апрель Ильяс Халиков
  • Бал сатыла. 89196941458 (Балтач)
  • Ищу девушку на подселение. Квартира однокомнатная на Воровского 15а.Все удобства рядом с метро северный вокзал. 5 тыс все включено. 89274954951
  • Акустикалы гитара сатам. Яхшы хәлдә. Кыйммәт түгел. Шалтыратыгыз 89600509620 (Казан)
  • Куплю универсальную доильную установку(УДС)с. 89274272608
  • Документлы, яхшы хәлдәге Урал яки Днепр мотоциклы сатып алам. 8 919 634 87 83
  • Продается трехрядный окучник для Т-25, копалка однорядная (транспортерная с ременной передачей) также для Т-25.(Агрызский район).Тел.89061244744.
  • Сыер сатып алам. 89050269941. Кукмара
  • Арчада 7-8 айлык ак әтәчләр сатыла, суя торган 160 сумнан. 89869031182
  • 2 бүлмәле фатир мөселман гаиләсенә арендага бирелә. 89033440905
  • Сдаю 1ком кв. одиноким. Актаныш 89625751843

 

 
 
Архив
 

               

21.11.2016 Мәдәният

Тинчурин театрында Зөфәр Харисовның юбилей кичәсе үтте (ФОТО)

19 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовның 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе үткәрелде. “Салган сукмагымнан тайпылмам” дип исемләнгән әлеге концерт-тамаша Тинчурин театры репертуарының Зөфәр Харисов катнашкан иң яхшы спектакльләреннән өзекләр күрсәтүдән башланып китте.

Юбиляр белән бер сәхнәдә «Назлы кияү», «Сакла, шартламасын» (К.Тинчурин), «Бер тамчы ярату» (Н.Гыйматдинова), «Галиҗәнап де Пурсоньяк» (Мольер), «Сөйгән ярым ятка кала» (Р.Батулла), «Әстәгъфирулла» (Н.Гаетбай), «Аршин мал алан» (У.Гаджибеков), «Сынган беләзек», «Яз галәмәте» (Р.Сәгъди), «Син бит минем бергенәм» (И.Мәхмүтова) һәм башка спектакльләрнең героинялары чыгыш ясады.
ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Зөфәр Харисовны юбилее белән тәбрикләп, аңа Татарстан Президенты Рәхмәт хатын тапшырды.

Шулай ук бу кичтә артистны гомер бәйрәме белән якташлары — мөслимлеләр, курсташлары, остазлары, дуслары, якыннары, республикабызның күренекле театр һәм сәнгать әһелләре һәм, әлбәттә, яраткан К.Тинчурин театры коллективы котлады.

Белешмә өчен. Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов 1956 елның 16 ноябрендә Мөслим районы Түбән Табын авылында туа. Туган ягының гаҗәеп сихри моңын сеңдергән Зөфәр мәктәптә укыган вакытларда ук сәнгатьле сүзгә, җырга-моңга, биюгә хирыс була. Шуңа күрә ул, балачак хыялларын тормышка ашыру максаты белән, 1974 елны, мәктәпне тәмамлагач, һич икеләнеп тормыйча, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына килә; остазы Ширияздан Сарымсаков ярдәме белән режиссерлык һәм актерлык серләренә төшенә.

Хәрби хезмәтен төгәлләгәннән соң, 1981 елда Зөфәр Харисов Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Биредә ул тормышта үз юлын таба, танылган актерга әверелә.

Зөфәр Харисов – киң иҗади колачлы күпкырлы актер. Еллар узу белән аның осталыгы арта, сәхнә геройларының психологик холыклары да тирәнәя. Чирек гасыр эчендә артист 90нан артык образ иҗат итә. Алар төрледән-төрле. Болар Гаскәр (“Аршин мал алан”), Рәшит (“Назлы киияү”), Сәйяр (“Әни килде”), Низам (“Хикмәтле доклад”), Хафиз (“Сынган беләзек”), Ямгырчы би (“Итил суы ака торур”), Габдуллаҗан (“Американ”), Шакирҗан (“Сакла, шартламасын!”), Полоний (“Гамлет. Күренешләр”), Җамали  (“Кияүләр”), Габдерәхим (“Бер тамчы ярату”), Йагъкуб (“Йосыф-Зөләйха”), Йозеф Штайнер (“Без барыбыз да кешеләр”), Чичән шагыйрь – (“Кара пулат” опера-риваяте) кебек төрле жанрларда иҗат ителгән, яшьләре, холыклары, кешелек хасиятләре ягыннан бик тә үзенчәлекле булган образлар. Аларның барысы да сәләтле актер тарафыннан тудырылган.

Иҗади фантазия, искиткеч зәвык, стиль һәм жанрны тоемлау хисе, герой психологиясенә тирәнтен үтеп керә белү сәләте, гаҗәеп артистизм, гаҗәеп киң кырлы иҗат диапазоны, һәм, иң мөһиме, көчле һәм үзенчәлекле талант – артист тарафыннан башкарылган рольләрнең һәркайсын нәкъ менә шушы сыйфатлар аерып тора.

Зөфәр Харисов режиссер буларак та үзен күрсәтте. Ул куйган Н.Гыйматдинованың “Сихерче”, Р.Хәмиднең “Исәнлеккә-саулыкка”, Х.Ибраһимның “Бәхетле килен”, Д.Салиховның “Капчыктагы Мәгъфия”, Л.Вәлиевның “Париж егете Әлфәнис” спектакльләре Тинчурин театры сәхнәсендә зур уңыш белән барды.

Зөфәр Харисов – гаилә терәге булып, хезмәтен, тормышны, кешеләрне яратудан тәм табып, дуслыкның кадерен белеп яши торган шәхес. Артист тарафыннан бихисап рольләр театрда гына түгел, кинода, радиода һәм телевидениедә дә башкарыла. Аңа актив тормыш позициясе, гражданлык хас, аны игелеклелек, кешелеклелек, укымышлылык кебек сыйфатлар бизи. Зөфәр Харисов бүген дә тамашачыларның иң яраткан артистларыннан берсе булып кала бирә.

---
Тинчурин театры
№ --- | 21.11.2016
Тинчурин театры печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV