|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2016 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинова гашыйк пар эзлиИлсөя Бәдретдинованың “Инстаграм”дагы бите бик кызык һәм үзенчәлекле. Гади генә фотога да матур комментарий язып куя. Мәслән, кичә, ул юлда тапкан беләзкне фотога төшереп куйган. - Бу “мәхәббәт тарихын” Римма Никитина белән Чистопольская урамыннан таптык. Кыйммәт нәрсә дә түгел инде, ләкин бар әйбер дә акча белән генә бәяләнми. Бәлки бер-берсен өзелеп яраткан парларныкы булгандыр. Бәлки кемнеңдер беренче мәхәббәте бүләк иткән истәлектер бу. Беләзекнең без белмәгән “романтичный” тарихы тәк тә бардыр. Бәлки аны озак эзләгәннәрдер дә. Ничек кенә булмасын, хуҗаларына тапшырасы килә. Танышларыгыз арасында Снежанна белән Родион исемле парлар юкмы? Табыйк әле хуҗасын. Бергәләп эзләсәк, һичшиксез табачакбыз, - дигән җырчы.
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|