|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2016 Бәйге
“Мой формат” конкурсы талантларны танытаGONGTV спорт һәм музыка каналы сәләтле сәнгать вәкилләрен барлау максатыннан “Мой формат” конкурсын тәкъдим итә. Конкурста катнашырга җырчыларны, биючеләрне, фокусникларны, музыка уен коралында уйнаучыларны, стендап осталарын дәшеп калабыз. Гаризалар 1 нче декабрьгә кадәр кабул ителә. Хәтта Рәсәй төбәкләреннән дә килгән гаризалар арасыннан иң-иңнәрен музыкаль белгечләр сайлап алачак. Оештыручылар җырчылар санына түгел, ә чыгышларның сыйфатына басым ясый. Катнашучыларның яше чикләнмәгән, ә чыгышларны татар теле белән беррәттән шулай ук рус телендә дә ясау мөмкинлеге бирелә. Җыр, бию, нәфис сүз, фокус, музыка уен кораллары буенча чыгышларны тиздән бер сәхнәдә җыячакбыз. Аерым катнашучылар һәм төркем белән чыгышлар арасыннан җиңүчене тамашачылар үзе сайлый. Катнашыр өчен анкетаны һәм чыгыш белән видеоны myformatgongtv@rambler.ru электрон адресына юлларга кирәк. Видео 1минуттан артык булмаска тиеш, ә анкетаны GONGTV каналы сайтында табарга мөмкин (http://gongtv.ru/novosti/nachinaetsya-priem-zayavok-na-konkurs-talantov-moy-format.html). Конкурсның яңалыклары белән GONGTV спорт һәм музыка каналы сайтында танышып бара аласыз.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|