|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2016 Ир белән хатын
Гаиләдә акча кем кулында булырга тиеш?
Яраткан кызым белән быел өйләнешергә уйладык. Әти-әниләр дә каршы түгел. Мин эшләп йөрим, булачак кәләшем - студентка. Мине бер сорау кызыксындыра: гаиләдә акча кем кулында булырга тиеш? Тормыш күргән апалар, абыйлар, киңәш бирегез әле. Яшь парлар гаилә корып яши башлагач, иң әүвәл акча мәсьәләсендә уртак фикергә килергә тиешләр. Юкса, кайсыбер кешеләр “синең акча, минем акча” дип теңкәгә тиючән була. Күп вакыт ирләр хатын-кызларны акча тота белмәүдә гаепли. Янәсе, гүзәл затның кирәк-ярагы күп – бизәнгечләр, чәч буявы, гигиена әйберләре аласы бар... Саный китсәң, күп инде. Кайберләре әле хатынының акча аз эшләвен сәбәп итә. Күп гаиләләрдә ир кеше акча тапса, хатын-кыз аны тота белүче булырга тиеш. Шул ук вакытта акчаны хатыннардан да сакчыл тоткан ирләр бар. Алар түләүләрне дә үзләре башкара, кибеткә дә үзләре йөри. Тәмәке тартмаучы ирләр гаилә бюджетына болай да шактый экономия ясый. Билгеле, акчаның каян кергәнен белмәгән кеше аның кая чыкканын да сизми кала. Тир түгеп, хезмәт хакын көтеп алган кешеләр акчасын әрәм-шәрәм итмәячәк. Кайбер хатыннар иренең акчасын тиененә кадәр җыеп куя да һәр иртә юлына гына кирәкле акчаны санап бирә. Мондый күренешләр ирләрнең дәрәҗәсен төшереп кенә калмый, аларны кимсетә дә әле. Шуңа күрә гаиләгә кайткан акчаны алдан ук тиешле түләүләр, ашау-эчү өчен аерып куярга кирәк. Артып калган акчаны өйдә сакларга курыксагыз, банкка илтеп салырга да була.
--- |
Иң күп укылган
|