поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.11.2016 Әдәбият

Болыннарда тургай бар (Зиннур Тимергалиев хикәясенең АХЫРЫ)

Шалашны бараз тәртипкә китергәч Самат чәй ягын хәстәрли башлады. Сәхия әби күчтәнәченнән бары малай кесәсенә салып куйган бер уч кәнфит кенә сакланып калды. Ярар ач корсакка кайнар чәй белән бара инде ул. Учакны ул зур итми, чәйнек акрынлап лебер-лебер кайнап утырырлык итеп кенә яга.

Хикәянең башын һәм дәвамын укыгыз.

Бер чәйнек чәй кайнатыр өчен зур учакның кирәге юк. Малай яхшы белә эссе көнне, кипкән агачлык эчендә учак белән шаярырга ярамый. Шуңа да алар иң беренче эш итеп учак урынын кирпечләр белән әйләндереп алдылар, утын да бер кайчан зур итмәделәр, чәйнек кайнап чыгу белән тизерәк сүндерү ягын карадылар. Ул учак өстендә торып каралып беткән чәйнекне алап аскы болынга төште, анда көтүче чишмәсе дигән чишмә бар, аның улагы да, бурасы да юк. Бары тик тирә ягы елга ташы белән генә әйләндереп алынган. Ул менә шулай җирдән саркып, үзен әйләндереп алган ташлар өстеннән тулып агып тора. Суы бик йомшак та тәмле дә аның. Көтүчеләр елның –елында  чәй өчен шушы чишмәдән су ала. Самат чәйнегенә  тутырып  су алды да  кире учак янына менде, учак өстендә аркылы сузылган тимер кисәге бар,чәйнекне шуңа киертеп, астына аз гына коры-сары ботаклар тыкты да ут эрләтеп җибәрде. Аннары кабат аска тау башына төшеп китте. Бер- ике җир җиләге яфрагын өзеп алды, мәтрүшкә, икесен дә  сарысын да, зәңгәрен дә. Чәйнектә су кайнап чыгу белән бер әчмуха чәй белән, ул кулындагы үләннәрне дә салып бераз кайнатып алачак. Көтүче чәе дөньядагы иң тәмле чәй. Җәй буе көтүчеләр, аена карап чәйгә төрледән-төрле үләннәр салып чәй кайнаталар. Төрле “фито чәй” дип халык апптекалардан кипкән үләннәр сатып ала, санаторияләргә баралар шул чәйне эчәр өчен. Ә монда рәхим ит, нидиен телсең, аяк астында үсеп утыра, өзеп ал да кайнатып  күпме телисең шуның кадәрь эч. Юк саф чишмәдән алынган суда, төрле хуш исле болын үләннәре салып пешергән көтүче чәеннән дә тәмлерәк чәй булмас.

—Самат.

Үз уйларына бирелеп, учак тирәсендә кайнашкан малай сискәнеп китте. Күтәрелеп як-ягына карады. Тфү,  Назгөл икән.
—Нәрсә син шыпырт кына килеп арттан кычкырасың ә.

Назгөл Саматның калассташы, сары чәчле, битләрендә сипкелләр дә бар бераз, өстенә зәңгәр күлмәген кигән, буйга Самат тирәсе булыр кыз. Кызның кулында баш яулыгынан төрелгән кечкенә генә төенчек бар. Назгөл чыркылдап көлеп җибәрде.
—Курыктыңмы миннән?
—Юк курыкмадым.
—Курыктың!
—Курыкмадым дидем бит, нишләп йөрисең син монда?
—Безнең саулык бәрән бәтиләргә тиеш иде, әти аны белмичә көтүгә чыгарып җибәргән, әни карап кайтырга кушты, бәтиләмәде микән ди.
—Хай алла бар икән хуҗа кеше, бәтилисе сарыкны көтүгә чыгарган, бәтиләр өстенә ялгыш сыер басса. Аннары көтүче гаепле диләр. Көне буе болында бәти күтәреп йөре тагын. Каргалар да бит аларны карап кына тора.

 Кызның классташы белән бер дә ачуланышасы килми иде. Кулындагы төенчеген селкеп малайга эндәште.
 — Ә мин сиңа кыстыбый алып килдем.

Саматның билгеле карыны күптән ачакн, коры чәй белән генә яш организмны алдалап булмый.  Тик сер бирәсе килмде.
––Кыстыбый, кем сораган аны синнән, күтәреп йөрисең юк иде.
Назгөл үпкәләмәде, энҗе тешләрен күрсәтеп елмаеп кына куйды.
—Ә мин беләм.
—Нәрсә беләсең?
—Көтү юлына таба төшеп килгәндә Алмаз очрады. Сезең бар төшке ашыгызны каргалар ашап бетергән икән –кабат челтерәп көлеп җибәрде кыз - әти кайтышка әни белән кыстыбый пешергән идек, кире борылып кайттым да, берничәсен яулыкка төреп алып килдем .

Саматның ачуы кабарды, дус имеш, урам буйлап сөйләп кайтмаса шуны.
—Булса ни ач калмаган булыр идем әле –дип исе китмәгән кыяфәт белән кызга аркасы белән борылды.
Тик Назгөл кыз кеше буларак үз алымын кулланды.
—Самат чәй агызып бир әле, көтүче чәе тәмле була, бер чокыр эчим инде.

Малай карышмады ике калай кружкага кайнар чәй агызды, кыз каршына кәнфитен куйды. Назгөл дә төенчеген чишеп уртага куйды. Ну кыстыбыйлары кәхәр, хуш исле, майлары тамып тора. Саматның куллары үзеннән үзе үрелде кызның күчтәнченә. Ис китмәгән кебек кенә ашарга уйлаган иде дә, барып чыкмакды шул. Минут эчендә кыстыбыйлардан җилләр исте.Үзенең күчтәнәчен умырып –умырып ашаган малайны, кайнар чәйне ваклап-ваклап йота-йота хәйләкәр кыз күзәтте.

—Тәмле булдымы Самат?
—Ярыйсы гына булды бу тамак туйды.
Кыз тагын елмаеп куйды, ярыйсы гына түгел бик шәп шуды кыстыбыйлар.
Кинәт сызгырган тавыш иштелде.
—Фффииюю-фит!

Малай да кыз да тавыш килгән якка күтәрелеп карадылар. Наратлык каршында печән җире бар, басу белән агачлыкны аерып басу юлы үтә . Шул юл өстендә Алмаз басып тора, ул сызгырган  икән.
—Тизерәк килегез монда, Самат чыбыркыны алып кил, тиз бул дим!
 Самат иелеп бер кулына үзенең чыбыркысын алды, икенче кулына дустының чыбыркысын тотты да, кызу-кызу атлап басу юлына таба атлап китте. Аңа Назгөл дә иярде.
—Нәрсә бар?-дип сорады ул  дустыннан килә килешкә.

Алмаз басу ягына таба төртеп күрсәтте,  печәннең беренче кабаты чабылган, икенче кабаты әле үсеп кенә килә, әле тез тиентен дә булмаган. Басу уртасын ярып көтүгә таба  эт дисәң эт түгел, бүре дисәң бүре түгел,  ике алагаем зур җанвар якынлашып килә, аларга кечерәк сигез-ун тирәсе әнчекләр ияргән,балалары дыр инде.
—Әнием бүреләр?! –Нагөл куркып малайлар артына качты.
—Юк бүрегә ошамаган болар, әнчекләре төрле-төрле төстә, кыргый этләр, тик нигә шуның кадәрь зурлар.

Алмаз сабыр холыклы төптән фикер өйртә тоган малай бу сүзләр дә аныкы иде.
—Нигә туктадылар?
—Алар көтүне күреп һөҗүм итмәкчеләр булган күрәсең, безне күргәч туктап калдылар, утырасыз анда чөкердәшеп, килеп җитмәгән булсам, сарыкларны арттан килеп харап итәсе булганнар бит.
—Малайлар әйдәгез качабыз, ябышачаклар бит хәзер безгә.
—Ие кач бар ә көтү, сарыклар –дип сүзгә кушылда Самат –Син бар Назгөл шалашка кереп утыр да ишеген бикләп куй сиңа тимәсләр алар.
—Әйем куркам мин. Кузгалдылар малайлар, хәзер безгә ябышычаклар.

   Әйе көтүче малайларны күреп  кыргый җанварлар бераз шикләнеп туктап калганнар иде, кабат өрми нитми генә аларга таба якынлаша  башладылар. Үзләренә каршы торыр көч юк икәнен чамаладылар.

Ике дус кызны артларына яшерделәр дә, кулларына чыбыркыларын тотып дошман каршыларга әзерләнделәр. Бер ниди курку –каушау дигән нәрсә тоймадылар малайлар. Тыныч кына сабыр күзләре белән, якынлашып килгән кыргый этләрне көтә башладылар. Чыбыркы яхшы корал ул, ялгыш берәр җиреңә тисә, тиреңе умырып төшерәчәк.Тик алар бит уннан артык, бу хөҗүмнән  исән калу бик икеле. Җитмәсә икесе бик зурлар.

—Алмаз борыннарына сугарга тырыш.

Дусты аңладым дип башын какты, ничек кенә булмасын малайлар көтүне тик торганда таларга ирек бирмәячәкләр, бусы хак. Артта көтү эчендә җанлану сизелде, күләгәдә изерәп яткан маллар да куркынычны сизеп алганнар, иң алгы якка сыерлар чыгып басты, алар артына сарыклар кәҗәләр кереп качты. Сөтлебикәләр дә сугышка әзерләр.

   Самат түзмәде чыбыркысын селтәп җибәрде. Ша-а-артт. Чыбыркы тавышы мылтык тавышы кебек наратлык эченә таралды, ша-а-арт. Кыргый этләргә бу тавыш бик яхшы таныш, аларны көзге  көннәрдә  аучылар аз эзәрлекләми. Алар туктап калдылар. Алмаз да дусты артыннан чыбыркысын шартлатты. Ша-а-арт. Этләр кирегә борылып йөгерә башладылар.

—Фиииююю-фит! – Алмаз аларны озатып сызгырып җибәрде.
 Кыргый этләр тизлекләрен арттырып, тиз арада күздән дә югалдылар  Дошман җиңелде, куркып койрыгын бот арасына кыстырып качып китте. Алар җиңделәр. Ике малай да бер берсенә борылып кардадыр. Куркыныч узгач кына аларның аяк -куллары калтырый башлады. Каты киеренкелектә торган аяк буыннарны тотып торыр чама юк.

—Мылтыктан аттылар дип белделәр –диде Самат курыкканын сиздермәскә тырышып.
—Ие шулай алар башка монда килмәячәкләр, бездә мылтык бар дип уйлаячаклар хәзер.
—Малайлар мин шундый курыктым –Назгөл ике каһарман малайга сокланып эндәште- сез ничек шулай курыкмадыгыз, бугазлап ташлыйлар иде бит безне алар.
—Бугазлаткан ди монда. килеп карасыннар күрсәткән булыр идек без аларга –дип эндәште Алмаз, тик калтыранган куллар малайның курыканлыгын күрсәтеп тора шул.
 Тик аның сүзенә классташ кызлары ышанды. Малайлар сугышачаклар иде кыргый этләр белән. Моңа бер нинди дә шик юк.
—Рәхмәт сезгә малайлар.

Дусларның үзләрен яклаучы итеп кабул итүгә күңелләре булды.
—Дәү үс –дип җавап бирде кызга Самат.

  Кыргый этләрдән куркып торып баскан маллар инде башка ятмаганнар, тынычланып көтүчеләрне дә көтмичә аскы болынга, инештән су эчәргә төшеп киткәннәр икән. Яткулыкта бары бер саулык сарык калган, ә аның янында ике кеченә сарык бәтие аякка басырга тырышып маташалар. Боларны күреп алган Назгөл кычкырып җибәрде.

—Безнең сарык бит бу! карагыз бәрәнләгән, ике бәтие бар, ур-р-раааа.
Кызның шатлыгы эченә сыймый, йөзендә нур балкый, әйтерсең әле генә кыргый этләр хөҗүме булмаганда .
—Карагыз, берсе кап -кара , шундый матуууур.
—Менә булган икән хәлләр-дип сүзгә кушылды Самат –ярый әле аларга сыер басмаган.
—Аларны монда калдырып булмый инде, кичкә кадәрь дә кулда күтәреп йөртү эш түгел. Аннары кояшы кыздыра, кичкә кадәрь бәтиләр янарга мөмкиннәр, исән калсаларда үсмәячәкләр алар, чирләшкә булып калачаклар-дип, олылар кебек акыл йөртте Алмаз —Назгөл алып кайтып кит боларны. Бәтиләрен күтәрсәң әниләре синнән калмыйча  ияреп кайтачак.
Кыз бәрәннәрдән аерылып малайларга күтәрелеп карады.

––Малайлар мин теге этләрдән куркам.
—Нәрсәсеннән куркасын инде аларның? –дип сорады Самат-качып киттеләр бит алар.
—Куркам, кукуруз басуы эчендә качып торсалар.
Алмаз дустында карап эндәште.
—Бар инде Самат авыл башына кадәр генә булсада озатып куй!
—Бар икән хәлләр, башка җафа, тагын болары –дип Самат иелеп бер сарык бәрәнен кулына алды,аннары кызга эндәште -әйдә нәрсә карап торасың тот икенчесен кулыңа.

 Кыз рәхмәтле күзлзәре белән малайга карады.
—Самат рәхмәт!
—Барыгыз бар –дип ашыктырды аларны Алмаз-Самат озак йөрмә, көн бераз кичкә авышуга сыерлар авылга таба карый башлый.
—Мин тиз генә -дип Самат кызны әйдәкләп авылга таба атлап китте.
Алмаз аскы болынга маллар янына төшеп китте.

      Басу юлы буйлап ике бала атлый. Икесенең дә кулларында берәр сарык бәрәне. Алардан бер карыш калышмый бәтиләрнең әнисе, саулык сарык атлый. Ике бала нәрсә турында сөйләшәдер анысы безгә билгесез. Бәлки әле генә булып узган этләр хөҗүмен,  ә бәлки Самат кызга үзе генә белгән тургай серен сөйлидер. Тик ничек кенә булмасын алар бүген бик шат. Балалар күзәтеп кайткан яшел келәм өстендә, аллы-гөлле чәчәкләр болынга йәм өстәп утыралар, бер чәчәкәдән икенчесенә сикереп, чикерткәләр уйнап йөри, балалар якынлашуга алар дәррәү килеп як –якка сикерләр. Кызның күлмәгеннән көнләшеп күбәләкләр башка чәчәккә куна. Чалт аяз күк йөзендә инюнь аеның  кояшы еламая, ул да балаларны күреп алган ахыры. Баш өстендә тургай җырын суза. Бүген шундый тыныч, шулай ук бик тә йәмле көн. Иртәгә дә  шулай   булачак. Алга таба туасы көннәр дә бик матур булачак. Әйе бары тик шулай гына булачак. Балалар да, аларны алда тыныч йәмле,  бәхетле көннәр генә көтеп торганына чын күңелдән ышаналар. Аларга кушылып мин дә шул ышанычта калам. Әйе бар тик алда безне матур көннәр генә көтеп тора. Алла бирса, Саматның әбисе шулай дип әйтергә куша. Алла бирса барсы да яхшы булачак.

Июль  2015 ел . Зиннур Тимергалиев.
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 19.11.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»