• 29.07 "Мунчәли укулары", авыл бәйрәме. Чүпрәле районы. Башлана 10 сәг.
  • 29.07 "Сенофест" печән чабу фестивале. Зәй районы, ипподром. 11.00.
  • 29.07 Кукмара районы Нормабаш авылында IV төбәкара балыкчылар ярышы. Башлана 12 сәгатьтә.
  • 03.08 Салават концерты-29 сезон, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
  • 14.09 Дәүләт Академия Кече театр гастрольләре, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
Туган көннәр
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Гөлназ Рәхмәтуллина
  • 27 Июль Иршат Минкин
  • 27 Июль Илшат Әминов
  • 27 Июль Альберт Гыйлметдинов
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 28 Июль Якуб Агишев (1899-1972)
  • Казанда Ибраһимов пр., 59 өйдә 2 бүлмәле фатир яшь гаиләгә арендага бирелә. Риэлторлар, зинһар өчен, борчымагыз. 89600478295
  • Казанда кыйбат булмаган бәягэ холодильник сатып алабыз. 89376102201
  • Купим 2 комнатную квартиру в Приволжском или Советском районе.+7 919 685-63-78
  • Ищем девушку на подселение в зал, ул. Голубятникова, 3-3,5 тр. 9270412728
  • 2 булмәле фатир Әмирхан урамында тәртипле гаиләгә арендага бирелә. 89274398340 (собственник). Риелторларсыз!
  • Каен жилэге сатабыз 5 литр 2100 сум. Казан, Арча 89872697984.
  • Сдаю 2 комнатную квартиру в Центре Казани с мебелью. (собственник) 89276766077
  • Актаныш.Грузоперевозки Газель Будка тел.89179248290
  • Казанда массаж ясыйм. Сертификатым бар. Тел. 89274577420
  • Актаныш. Продаётся дом, площадь 60 кв метров. Дом 2012 года постройки, газ, удобства в доме. Новый забор, баня. Участок 14 соток, находится по улице Дзержинского. Цена 1200 тысяч рублей. Торг при осмотре. Звоните по телефону: 8 (960) 071-03-00, Лузия

http://ciklop1.ru/

 

 

 

 
Архив
 

               

18.11.2016 Милләт

Оныгымның татарча “бабай” дип эндәшүе йөрәгемә нитроглицерин кебек

Соңгы вакытларда безнең татар газеталарында - “Бердәмлек”тә, “Сәлам”дә татар телен саклау, мәктәпләрдә укыту турында шактый күп язылды инде. Менә мин дә бу мәсьәләгә карата үземнең уйларымны белдерергә бул-дым. Язмаларның берсе, ялгышмасам “Сәлам”дә дөнья күргәне, “Шаһгали нәселе дәвамчылары” дип аталган иде. Ә ул Казанны явыз Иванга саткан кеше бит.

Мин Камышлы районының кечкенә генә Йолдыз авылында туып үстем. Хәзер ул юк инде, күптән таралып бетте.

Кечкенә булса да, Йолдызыбыз бик матур, шомырт агачлары арасында утырган чиста татар авылы иде. Безнең дүрт сыйныфлы башлангыч мәктәбебездә барлык фәннәр дә татар телендә укытыла иде. Икенче сыйныфта гына рус теле дәресләре керә башлады. Хәзер дә хәтерлим әле, бер рус җөмләсен татарчага тәрҗемә иткәндә “озеро” сүзен сүзлектән бик озак эзләгән идем. Тапкач, ничек шатланганымны белсәгез иде! Ул татарча “күл” була икән ич! Шул елларда Камышлыга җиләк сатарга барганда “кустарь” (промкомбинат) янында инеш аша чыгып, элеккеге мәчет бинасында урнашкан  балалар бакчасында миннән аз гына яшьрәк балаларның үзара рус телендә сөйләшеп, җырлап йөрүләрен күреп,  көнләшүемне белсәгез икән. Бик тә русча сөйләшәсем килә иде шул.

Камышлы урта мәктәбенә укырга баргач, рус теле миңа зур авырлык белән бирелде. Татар милләтеннән булган укытучыларның һәм башка зыялыларның балалары күбрәк рус классларында укыдылар. Татар классында белем алып, 1958 елда 10нчы сыйныфны тәмамлаучылар арасында без, колхозчы балалары гына идек.

Камышлы урта мәктәбенең рус классында укыган һәм аны алтын медальгә тәмамлаган чибәр Гелео исемле кызны әле дә хәтерлим. Аның фамилиясе Әхмәтҗанова иде. Нигә аңа гади итеп Галия яки Гөлия дип эндәшмиләр икән, дип аптырый идем. Институтта укыганда гына “Гелео”ның кояш икәнлеген белдем. Укытучы әти-әниләре кызларын кояш итеп күргәннәр, күрәсең.

“Бердәмлек”тә эшләгәндә, күпләргә яхшы таныш Минзакир абый Нуретдинов, берничә мәртәбә Камышлы педагогия училищесе директоры Хәмзә абый һәм аның хатыны Гатифә апа Долотказиннар һәм аларның гаиләләре турында матур язмалар язган иде. 1953 елда аягына ялтыравыклы озын балтырлы галош (үзбәк галошы), өстенә матур җиңел пальто кигән Гатифә апаның моңлы тавышы белән татарча сөйләгәнен мин яхшы хәтерлим әле. Алар күпме татар балаларына белем биреп, татар башлангыч мәктәпләренә укытучылар хәзерләделәр.

Шул ук вакытта үзләренең кызларын – Зирәк апаны, никтер татар теле укытучысы түгел, ә рус теле укытучысы итеп укытканнар. Күпләрдән: “Зирәк апа татарча беләме икән?”- дип сораганым булды, беркем дә аның татарча сөйләшүен расламады.

Димәк, татар телен мәктәптә укытмау, бетерү галәмәте Камышлыда һәм районда хәзер генә башланмаган икән. Бүгенге укытучылар, ата-аналар әү¬вәлге зыялыларның эшләрен дәвам гына итәләр. Хәзер урта белем барыбызда да бар, ә без - барыбыз да зыялылар. Нигә балаларны татарча укытып, “башларын ваттырырга”?

Быел апрельдә Мәскәүдә математика укытучыларының җыелышы уздырылды. Радиодан бик кызык сүзләр ишетергә насыйп булды. Имеш, балаларга белем бирергә түгел, аларда фәнне өйрәнергә теләк, сылтау, сәбәп булдырырга гына кирәк. Бу башкача “мотивация” дип атала.

Күз алдына китерегез әле: ничек татар теле укытучысы балаларда атнага 2 - 4 сәгать эчендә татар телен өйрәнергә теләк тудыра алсын икән? Баланың тирә-ягында ялтыравыклы, кызык күренешләр (мультфильмнар) барысы да рус телендә бит.

Үткән гасырның илленче еллары башында Йолдызга Камышлыдан матур киенгән кешеләр килеп, ата-аналарыбызны заемга көчләп яздыралар иде. Алардан мин бераз шүрли һәм, шул ук вакытта, киемнәренә карап соклана идем. Күңелдә: ”Яхшы укысаң, матур киенәсең дә”, - дигән уй-фикер туа иде. Юкка гына мин укытучы Гатифә апаның матур киемнәре турында язмадым. Ә безнең күпчелегебез ямау өстендә ямаулы күлмәк-ыштаннарда үсте.

Хәзерге вакытта чалбарларын ертып, тишеп, мода ясап йөрүче яшьләрне күреп, укытучыбыз Әфидә апа Каюмованың ул чакта әйткән сүзләрен искә төшәрәм: “Киемегезне ямагыз”, - дип барыбызга да әйтә торган иде ул. Бу сүзләр нинди зур мәгънәгә ия булганнар.  Безгә әдәпле булырга һәм үзебезгә эшләргә, тегәргә өйрәнергә кушкан икән бит укытучыбыз.

Россиядә 140тан артык милләт яши диләр. Шуларны бергә җыеп, хөкүмәт җитәкчеләре рус теле белән беррәттән тагын бер генә өстәмә телне өйрәтү кирәклеге турында мөрәҗәгать итсәләр һәм бу тормышка ашырылса начар булмас иде. Күп телләр белгән кешенең белем офыгы киңрәк булуын аңлатырга да кирәкми. Шулай булгач, ник рус халкына да бу мөмкинлекне бирмәскә?! Рус балалары да Россия халыкларының берәр  телен өйрәнсәләр, безнең үзара милли дуслыкны ныгытуга бер зур адым ясалыр иде.

Советлар Союзы вакытында радио һәм телевизордан төрле халыкларның  җырлары яңгырый, милли телләрдә спектакльләр күрсәтелә иде. Үземнең 1988 елда Кишинёв шәһәрендә “Маяк” радиосы аша ярты сәгать буена татар концерты тыңлаганым булды. Хәзер танылган җырчылар Алсу  һәм Ренат Ибраһимовның русча җырлар башкаруларын гына ишетергә, күрергә мөмкин. Атнага бер мәртәбә рус телендә 10 минутка эфирга чыгучы  “Мусульмане” дини тапшыруы да бетерелде.

1994 елда “Просвещение” нәшриятында “Религии мира” дигән укытучылар өчен чыгарылган китапның авторлары арасында бер генә мөселман исеме дә юк иде. 190 битле китапның 174 бите христиан диненә багышланган. 10 бите генә - ислам һәм 5 бите Будда диннәре турында. Иудей дине турында исә бер мәгълүмат та бирелмәгән. Бу дөресме?

Камышлыдан бер генә кешенең булса да биредә урта мәктәп эшли башлаганнан бирле татар һәм рус сыйныфларын ничәшәр татар баласы тәмамлаганы, аларның алга таба укуларын ничек, кайда дәвам итүләре, анда ничәшәр кешенең медальләр алуы турында кызыксынганы бармы икән? Мондый тикшерү, анализ ясау, минемчә, бик тә кызыклы булыр иде.

Соңгы 10 - 15 елда Самара өлкәсендә татар оешмаларында зур дәрт белән эшләүчеләр үзләренең туган як тарихына, ислам диненә багышланган китапларын бастырдылар. Тик аларның барсы да нигәдер рус телендә.

Совет чорында, мода артыннан куып, өйләребезгә күпләп китап сатып алырга тотынган идек. Шул вакытта Татарстанның Сугышлы авылы кибетендә 6 - 7 томлы татар китаплары бар иде (язучыларын инде хәтерләмим). Берничә ел үткәч тә алар шулай сатылмыйча ята бирделәр. Бездәге китаплар русча язылгач, бәлки аларны берәрсе укыр әле дигән өмет бардыр кебек.

Пәйгамбәребез(с.г.в.с) вакытында ук мәчетләрдә укыту башланган булган. Болгар илендә дә шулай ук мәдрәсәләр эшләгән.

Вакыт уза торган, фән яңадан яңа ачышлар ясаган, халыклар күбрәк үзара аралашкан, ә моның өчен уртак телне белү кирәк булган. Мәдрәсәләрдә төрле фәннәрне яхшы белүче, зур белемле остазлар укыту программасына төрле фәннәр белән беррәттән шәкертләргә рус телен дә өйрәткәннәр. Рус теле шулай көч ала башлагач, татар теле әкренләп югала барган.

Әлбәттә, вакыт узгач, кеше дә, тел дә үзгәрә, әдәбиятка күбрәк төрек-гарәп сүзләре өстәлә һәм татар теле акрынлап үз урынын югалта бара.
1917 елгы революциядән соң рус хуҗаларыбызга ошарга һәм матди байлыкка күбрәк җиңел юл белән хуҗа булырга тырышып, телебезне дә, динебезне дә бетерергә үзебез алындык. Мин әле соңгы елларда гына бөек тел галиме Каюм Насыйриның педагогика буенча 30 томлык китаплары барлыгын белдем. Бу турыда 1962-1968 елларда Казан педагогия институты студентлары белән аралашканда да ишеткәнем юк иде. Ә Антон Макаренконың “Педагогическая поэма” китабы белән дә, киносы белән дә  барыбыз да таныш, ул мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән иде бит. Без шулай чит кеше чанасында гомеребезне уздырдык. Аңа утырмыйча да булмый, чөнки нинди генә һөнәрне өйрәнергә алынсаң да, татар телендә мондый дәреслекне табып булмый.

Илебездә мөселманнар арасында да бердәмлек юк. Уфа үзенә, Мәскәү үзенә, Себер үзенә, Сарытау үзенә һәм Кавказ үзенә тарта. Шейхларыбыз, мөфтиләребез Кирилл атакайдан рус телендә ярдәм сорыйлар. Шулай булгач татар теле нигә кирәк соң ул?!

Моннан күп еллар элек “Бердәмлек”тә шагыйрә Белла апа Әхмәдуллина белән күләмле әңгәмә басылган иде. Ул үзенең Казанда да, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә дә кешеләрнең үзара татарча сөйләшкәннәрен ишетмәвен, ә “бердәмлекле”ләрнең үз телләрендә рәхәтләнеп сөйлә¬шүләрен күреп гаҗәпсенүен һәм үз гомерендә беренче мәртәбә татарча сөйләшүче кешеләрне күрүе турында әйткән. 1968 елда миңа да Әлмәттә: “Монда татарча сөйләшеп, безне позорить итеп йөрмә”, - дип әйткәннәрен хәтерлим әле.

Мәчетләребездә вәгазьне татар телендә генә сөйләргә кирәк дигән фикер белән дә килешеп булмый, чөнки татарча укымаган имамның кайсы вакытта җөмләсенең башы да, азагы да юк. Үз фикерен русча әйткәндә, аны мин дә, шулай ук, яшьләр дә аңлый төшәләр. Татарча белмәгән кешегә ник мәчеттә татарча вәгазь тыңлап вакытын уздырырга кирәктер? Имамның халык алдында китап укуы бер дә кызык түгел. Камышлыда мәгарифкә багышланган җыелышта : “Аллаһ каршында ничек җавап бирербез?” -  дигән сорауны да күтәргәннәр. Җавап бер - гарәп телендә.

Татар телен мәктәпләрдә укыту өчен әби-бабайның, ата-ананың туган телгә зур хөрмәтле булулары һәм аны яхшы белүләре кирәк. Ләкин аларның башларында икенче уй да туарга мөмкин: һөнәр белеме алыр өчен татар теле кирәкми ич.

Татар теленең бетә баруына кагылышлы тагын бер мәсьәләне карыйк. Хәзерге вакытта бездә катнаш никахлар киң таралып бара. Ә андый гаиләдә бары рус баласы гына туа. Дача бакчамдагы күршем Рәсимә ханым үзе бик тә чиста,  матур итеп татарча сөйли. Тик яшь чагында татар егетләре аңа чәчәкләр бүләк итмәгәнгә үпкәләп, руска кияүгә чыга. Бер ел үтүгә уллары да туа, аның татарча исемен дә алыштыралар - ул ”татарская морда”га әйләнә. Яшьләребез шуны аңласа иде.

Оныгымның миңа “бабай” дип эндәшүе йөрәгемә нитроглицерин кебек шифалы. Минем балалар татарча сөйләшә беләләр әле, ә менә оныкларга зур ышаныч юк. Шулай булгач, кызганыч ки, киләчәктә минем нәселдә дә татар теле әкренләп бетәчәк. Мин дә сезнең кебек кеше бит. Минем генә түгел, бик күп кешеләрнең йөрәгендәге иң хөрмәтле урында бездән соң һәм алга таба киләчәк оныкларыбыз, буыннарыбыз безгә “дәү әби-бабай, әби-бабай, әти-әни” дип эндәшсеннәр иде, әҗәл вакытыбыз җиткәндә саф татар телендә хәлебезне сорашып, “Ясин” сүрәсен укысыннар иде, дигән өмет пыскып ята.

Миңа гына түгел, бик күп татарларыбызга бүген үк Шаһгали медален яки орденын бирергә була. Ләкин бер-беребезгә исем бирмик, бер-беребезгә карата чыдамлы булыйк, бу дөньяда бөтен нәрсә дә туа, яңадан башлана, искерә, туза һәм юкка чыга. Болар барсы да - Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең кануннары.

Икенче яктан мин үземне бәхетле дип саныйм. Әлхәмдулиллаһ, яшь вакытымда миңа Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Гадел Кутуй, Һади Такташ кебек язучыларыбызның һәм шагыйрьләребезнең китапларын укырга насыйп булды. Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын  танышларым арасында татар телендә укымаган бер генә кеше дә булмагандыр! Бу бәхет рус сыйныфында укыган, бәлки, алтын медаль дә алган бер генә татар кешесенә дә тәтемәгәндер! Соңрак рус тәрҗемәсендә укысалар гына инде. Димәк, беркемне дә, үзе теләмәсә, көчләп иманга күндереп булмаячак.

Әйдә, һәр кеше үз фикерендә булсын!


 

Рәфгать РӘФӘГЫЙТДИНОВ, Самара шәһәре
Бердәмлек
№ --- | 18.11.2016
Бердәмлек печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
comments powered by HyperComments