|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2016 Мәдәният
«Милли көй» эзләреннән (КАЙТАВАЗ)14 октябрьдә Түбән Новгород өлкәсе Спас районы Бозлауда узган фестивальдә катнашучыларның барысы да мактауга лаек. Алар тырышлык күрсәткәннәр, кем күпме дәрәҗәдә булса да әзерләнгәннәр. Хикмәт бит урын алуда түгел, ә катнашуда hәм бергә булуда, бер-береңнең яхшы якларын күреп, үрнәк алуда, аралашу-дуслашуда. Бу бик зур эш. Төрле милләт вәкилләре катнашуы да бары тик позитив яктан гына күтәрә фестивальне. Кимчелекләр дә юк түгел. Мин бу фестивальдә икенче тапкыр катнашам, кызганыч, ныклап әзерләнмичә, артык мәшәкатьләнмичә генә сәхнәгә менүчеләр бар. Сәхнә бит ул – постамент! Халык артисты, катнашучыларның якташы Хайдәр Бигичев та шулай дия иде. Сәхнәдә бит бөтен әйбер бар яклап күренә, бер кеше бөтен халкыбызны күрсәтә. Шуӊа күрә сәхнәгә менүгә бик җитди карарга кирәк. Сәхнәдә чыгыш ясау культураны, белемне күтәрергә тиеш. Башкаручыларның авторларны белмәве, заявкаларга аларны язмау яисә дөрес күрсәтмәү – наданлык, аларга карата ихтирамсызлык. Текстларны бозып җырлау бик күңелсез күренеш. Шулай ук сәхнә киеменә дә зур игътибар бирергә кирәк. Халкыбызны төссез, фәкыйрь, примитив итеп күрсәтү кирәкми. Татар халкы бик затлы булган, сәхтиян читекләрдән, затлы тукымалардан тегелгән күлмәкләрдән йөргән, аны чабаталы татар итеп күрсәтү дөрес түгел. Чабатаны татарлар бары тик иӊ фәкыйрь, авыр чакларында яисә эш вакытында гына кигән. Сәхнәдә чабаталы биюләрне генә күрсәтү халкыбызны кимсетә. Шуңа күрә сәхнә киеменә бик зур игътибар булырга тиеш! Милләтебезнең йөзе бит ул. Егетләрнең дә сәхнә киеме килешле булырга тиеш. Татар егетләре озынча җилән кия торган булганнар. Заманча костюмнан икән, ул да бик пөхтә, ялт итеп торсын. Башкаручы кыек-мыек та басып тормасын. Фестивальнең уңай якларына килгәндә, ул бик халыкчан, күпкырлы. Берничә төрле юнәлешне колачлый: җыр, бию, фольклор күренешләр, уен коралларында уйнау. Яшь ягыннан чикләү булмау бик яхшы. Яшьләр олылардан бар яклап үрнәк алырга тиеш. Алар бит сәхнәдә чирканчык, киләчәккә кыюлык алалар. Сәхнәдә вак-төяккә урын юклыгын аңлап үсәргә тиеш яшьләребез. Ахырда оештыручыларга зур рәхмәт белдерәсем килә. Зур эш башлагансыз, шуңа да фестиваль озын гомерле булсын. Зөһрә СӘХӘБИЕВА-БИГИЧЕВА, Татарстанның халык артисткасы. 14 октябрьдә Бозлауда үткән фестиваль халык өчен бер зур бәйрәмгә әверелде. Ул аны якын итте, үз итте, яратты. Үзешчән сәнгать артистлары “Милли көй”не көтеп торалар, алдан ук әзерләнәләр. Аларның тамашачыларга, аеруча Казан кунак-ларына (жюрига) үзләренең осталыкларын күрсәтәселәре килә. Әлбәттә, фестиваль сәхнәсендә концерт кына түгел, иң яхшы номерларны сайлау бара. Әмма ләкин үзенең тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатен якка куеп сәхнәгә чыккан авыл кешесенең күңеле бу нәрсәне кабул итми. Мин моны аларның күз карашларында күрдем. Нижгар халкы әлегәчә эчтәгене җырлап сөйли. Фестивальдә дә бәйрәм сөенечен, Казан кунакларына, аеруча Зөһрә апа Сәхәбиевага карата булган кадер-хөрмәтне, үткәннәрне-бүгенгене – барын, барын да менә шул бер җыр белән җиткерергә теләделәр алар. Ә без аларны туктата-бүлә тордык. Авыр булса да, шулай эшләргә туры килде, чөнки номерлар бик күп иде. Ярый, без бүләбез, ә кечкенә генә авылларда кешесен табып, аны ялынып-ялварып сәхнәгә чыгарган клуб җитәкчесенә нишләргә? Түләп җырлата, биетә торган артист түгел бит. Үпкәләп, икенче тапкыр катнашмыйм дисә... Сез катнашмасын диярсез. Ә мин бу фикерне кабул итә алмыйм, чөнки авылда чаралар әзерләү, кемнедер катнашырга күндерү үзе бер зур хезмәт ул. Һәр нәрсәнең төрле ягы бар шул, без киләбез дә китәбез генә. Шуңа күрә концертны кичке сәгатьләргә калдырмыйча иртәрәк башласаң уңайлырак булыр иде. Хәзер инде программага күчик. Үзләренең фольклор төркемнәрендә озын җырлар җырлап, тавышларын күрсәтеп өлгергәннәргә кабат җырлау бөтенләй кирәкми. Аларның мөмкинлекләре болай да аңлашыла. Фестивальдә кемдер икешәрне җырлады, кемгәдер куплет белән канәгатьләнергә туры килде. Бу хәлне дөрес дип әйтеп булмый, әлбәттә. Вокал ягыннан тагын бер нәрсәгә кагылып үтәсем килә. Күпме сөйлибез, күпме язабыз, ә Салават шәүләләре һаман кимеми. Әти-әниләреннән күчкән, табигать биргән тавышларын егетләребез “салаватлыйлар” да “салаватлыйлар”. Йөзләрен, кул хәрәкәтләрен дә төгәл аныңча итәргә тырышалар. Нәтиҗә: үзләре юк. Ноль. Шуны кайчан аңлый башларбыз икән? Монда милли көйләр дөньясы, “Точь в точь” программасы түгел. Соңгы елларда (бу минем фикерем генә түгел) биюләрдә татар кызларына хас булмаган артык кыюлыклар борчый башлады әле. Җиңеллек белән очып бию бар, килешәм, ә “айга сикереп” биюләрне кабул итәлмим. Күзләрне шар ачып, бөтен тешләрне күрсәтеп, русча әйтсәң, “на все тридцать два” елмаюлар да безнең халыкка хас түгел. Заманча биюләрдә ярыйдыр ул, милли кием кигән кызларга килешми. Керфек асларыннан, күз сирпеп кенә баккан-караган безнең сылукайлар. Күлмәк астына махсус итәк яисә нечкә-нәфис тукымадан тегелгән чалбар кию мәҗбүри!!! Тиеш!!! Тыйнаклыкны югалтмыйк инде, кызлар. Репертуарны да баетып җибәрик. Еллар буе һаман бер үк номерны кабатлау үзегезгә дә кызык түгелдер бит. Фестиваль күп нәрсәләрне ачты. Теләсәң ничек киенеп, теләсәң ничек кыланып, алдан ук заявкалар бирмичә килүләр дә замана таләпләренә туры килми бүген. ХХI гасырга чыктык ич, җәмәгать. Нинди генә талантлы булсаң да, сәхнәгә өс-башыңны тәртипкә китермичә чыктың икән, үзеңә үпкәлисең инде. Кызганычка каршы, монысы да бар. Быел фольклор төркемнәр сөендерде. Шундый күңелле, тәртипле чыгышлар булды. Тик кайберләренең нәрсә сөйләгәнен бөтенләй аңламадык. Ишетмәдек түгел, аңламадык. Димәк, дикция-сөйләм начар. Димәк, репетицияләр җитеп бетми. Кайбер ханымнар тамашачыларга аркалары белән басып уйныйлар. Шул килеш бөгелеп-сыгылып та алалар. Карап утыручыга уңайсызрак шул, анайларым... Болар барысы да җитәкчеләр колагына. Ә хәзер язасы әйберләр оештыручылар колагына. Катнашучылар, мең шөкер, күп. Балалар иҗатын олылар иҗатыннан аеру мөмкинлеге туды дияргә була. Минемчә, вокал номинациясе дә аерым бәяләүне сорый инде. Һәм тагын бер тәкъдим: әлбәттә, бөтен артистларны җыю мөмкин түгел, әмма ләкин кайсыдыр фестиваль номерлары белән тагын кайдадыр чыгыш ясарга була. Мәсәлән, Кочко-Пожарда, Пашатта, Печәдә һ.б. һ.б. Бу авылларда халык концертлар ярата. Уразавылда да концерт оештыру мөмкинлеге бардыр. Инде йомгаклыйм. Жюри әгъзасы буларак, фестиваль концертын баштан ахырына кадәр карадым. Озакка сузылды, арытты, ләкин ялыктырмады, туйдырмады ул. Киресенчә, зур бүләк, күчтәнәч булды. Олылар моңлы җырлар, безнең яшьлектә уйналган уеннар, борынгы гореф-гадәт белән, яшьләр милли мәдәниятебезгә битараф булмаула¬ры белән җанны иркәләделәр. Фестивальдә катнашкан һәр кешегә, олысына-кечесенә зур рәхмәтләр әйтәсем һәм иҗади уңышлар телисем килә. Киләчәктә шул уңышларга ирешү җиңелрәк бирелсен, әз генә булса да файдам тисен дип яздым да. Тәнзилә ПАЛАМАРЧУК, жюри әгъзасы.
--- |
Иң күп укылган
|