поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.11.2009 Киңәш-табыш

“ИРЕК МӘЙДАНЫ” – МУНЧА ТУРЫНДА

Игътибарыгызга “Ирек мәйданы”ның чираттагы сәхифәсен тәкъдим итәбез.

ИХ, МУНЧАСЫ, МЕНӘ ДИГӘН ШИФАСЫ!

 

Җәйге айларда басу-кырларда гына түгел, авыл кешесенең үз хуҗалыгында, бакчасында да эшнең бетмәс-төкәнмәс чагы. Бу чорда хастаханәләрдә “больничный” алучылар да сизелерлек кими. Авыруы бик китереп кысмаса, түзә, чаба авыл кешесе. Берсе өстенә икенчесе өелеп торган эшләр иркенләп мунча керү, саулыгын кайгырту мөмкинлеген дә оныттыра.

 

Көзге эшләр тәмамлангач, бераз тын ала авыл халкы. Яңгырлы суык көннәрдә тәмләп мунча ягып, таба ашлары пешереп, кинәнеп мунча керү, сәламәтлекне кайгырту да зыян итми. Аеруча салкын көз тәэсирен сизеп, буыннары сызланган кешеләр өчен файдалы ул. Парда яки саунада бал, төрле майлар сылап, үлән төнәтмәләре белән дә дәваланырга мөмкин. Башкалабызның “Любимый доктор” клиникасы гинекологы Венера Таһир кызы Шәвәлиева белән булган әңгәмәбездә дә сүз мунчаның сәламәтлеккә тәэсире хакында барды.

 

– Венера ханым, сүзне шуннан башлыйк әле, сез үзегез мунча яратасызмы?

 

– Йолдызлыгым буенча Кысла мин. Шуңадырмы коенырга, мунча керергә, гомумән, су процедураларын бик тә яратам. Аеруча сагызы тамып торган тәмле исле нараттан салынган мунчада юыну, каен себеркесе белән чабыну ошый. Ишетеп белүемчә, кара мунчаның махсус исе була, әмма андыйда керә алганым юк әлегә.

 

Кайнарда чабынып юынгач, тәндә бертөрле рәхәтлек, җиңеллек сизелә, арыганнан соң ниндидер көч өстәлгән сыман тоела. Организм шлаклардан арына, күзәнәкләр ачылып китә. Тәртибен белеп кергәндә мунчаның файдасы бик зур.

 

Ә менә кайсы очракта кайнар мунчада чабынырга, юынырга ярамый?

 

– Тән температурасы һәм кан басымы бик түбән яки артык югары булганда, авыруның ялкынсынуы вакытында, онкология чирләренә таручыларга, операция ясалгач, 2 ай дәвамында кайнар мунчага керү куркыныч. Шулай ук инфаркт, инсульт, миокардиттан соң, гомумән, йөрәк-кан тамырлары, боткин авырулары очрагында, азканлылык, лейкемия булганда кызу мунча белән шаярырга ярамый.

 

Гинекологиягә килгәндә, хатын-кызлар органнарында киста, эндометриоз, төрле шешләр, ялкынсыну күзәтелгәндә, күкрәктә мастопатия булганда, күрем циклы бозылганда, ул көчле килгәндә, умырткалык авыртканда аеруча саклык кирәк. Ирләрдә простатит, аденома булганда артык кайнар мунчада кат-кат чабынмау хәерле. ОРЗ, грипп белән чирләгәндә, температуралы вакытта мунча керү дә аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Тирән һәм яңа гына алган тән җәрәхәтләре булганда да су белән инфекция, пычрак эләкмәсенгә анда сак кыланырга, табиб киңәшләрен тотарга кирәк. Йөкле хатыннар да артык кайнар мунчада озак юынмасыннар.

 

5-6 яшькә кадәрге кечкенә балаларны югары температурада озак итеп себерке белән чабарга, юындырырга ярамый. Беркайчан чаманы югалтмаска кирәк. Кискен һәм авыруларның ялкынсынулы вакытларында табиб белән киңәшләшү зыян итмәс. Аеруча кайнар мунчада чабынырга, саунада озаклап утырырга яратучылар үзләрендә бернинди дә онкологик тайпылышлар, ялкынсынулар юклыкка, гомумән, тулы сәламәтлекләренә инанган булырга, табиб күзәтүе узарга тиешләр.

 

– Мунча керүнең файдалы очракларына да тукталып узыйк инде.

 

– Салкын тиюнең хроник авырулары, әйтик, хроник бронхит, югары сулыш алу юллары ялкынсынганда (гайморит, ринит, тонзиллит, ларингит), полиартрит, артроз, артрит булганда, ялкынсыну вакыты узып, мондый авырулар хроник төс алганда мунчада чабынып, төрле үлән төнәтмәләре белән ваннада дәвалану уңай нәтиҗәләр бирә. Аннары төрле үлән чәйләре эчсәң, тагын да яхшы.

 

Тик шунысы бар: кайнарда дәваланганнан соң җылы киенергә, үтәли җилдә йөрмәскә кирәк. Бу таләп үтәлмәгәндә, мунчаның кире реакциясе дә булырга мөмкин.

 

Хатын-кызларга, шулай ук ирләргә 55 яшьтән соң кызу мунчада чамадан тыш озак тормаска киңәш итәр идем.

 

– Күпләр мунча ташына сыра, төрле майлар, үлән төнәтмәләре сибеп, хуш исләрдә ләззәтләнергә ярата.

 

– Аллергия очраклары күзәтелмәсә, йөрәк-кан тамырлары авырулары борчымаса, хуш исле парлы мунчада чабынып юыну сәламәтлек өчен аеруча файдалы. Тик төрле үсемлеккә аллергия күзәтелгән кешеләргә себеркегә кушылган үләннәрнең, май исенең начар тәэсир итүе бар. Мунчада сыра, аракы, шәраб эчәргә, исерек хәлдә кызуда чабынырга, юынырга ярамый. Шулай ук чыгып кергән арада тәмәке куллану да зыянлы, ул үзе тартмаган кешеләргә тискәре йогынты ясый.

 

– Аеруча авыл җирендә утын ягып җылытылган мунчада ис тию очраклары булгалый. Мондый вакытта нишләргә?

 

– Ис тигән кешене тиз арада мунчадан салкынча саф һавага алып чыгарга, нашатырь спирты иснәтергә, баллы җылымса чәй бирергә, пульсын тикшерергә, йөрәк тибеше туктаса, ясалма сулыш алдырырга кирәк. Тел астына бер төймә валидол кыстыру да файда бирә. Әгәр ул аңында булмаса яки хәле авыр икән, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

 

– Аннан кайберәүләр мунча кергәндә яки чабынып чыккач, сусауларын салкын су белән басалар. Белүемчә, болай эшләү организм өчен зыянлы.

 

– Мунча кергәч, бал белән яки дәвалау үзлекләренә ия булган үлән чәйләре эчү тәнгә сихәт бирә.

 

Салкын су сулыш органнары өчен куркыныч, кайнар мунчадан соң аны кулланганда җитди проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Бик тә эчәсе килгәндә бүлмә температурасындагы су яки чәй кулланырга кирәк.

 

Рәшидә АХМИРОВА.

 

 

МУНЧА КЕРЕП ЯБЫГЫЙМ ДИСӘҢ...

 

Парлы мунча май катламын саунага караганда нәтиҗәлерәк киметә. Симезлектән интеккән кешеләр мунча керү ысулы белән артык авырлыктан котыла алалар. Моның өчен парлы мунчага керер алдыннан коры тәнне бал салып болгатылган тоз белән ышкыйлар. Яхшылап чабынып чыкканнан соң, коенмыйча, тастымал яисә җәймәгә төренеп, 30 минут ял итеп утырырга кирәк. Сусаган очракта күпләп су эчәргә ярамый, нибары берничә йотым гына мөмкин.

 

 

АЛКАСЫЗ ҺӘМ БАШЛЫК БЕЛӘН

 

Баш киеме эссе сугудан, кирәгеннән артык җылынудан саклый. Ул кан тамырлары зәгыйфь, җәен кояш сугу куркынычы булган кешеләргә бигрәк тә кирәк. Кыска гына вакытка чабыну бүлмәсенә кергәндә, ләүкәгә менгәндә дә башка кияргә тырышыгыз.

 

Мунчага кергәндә бизәнү әйберләрен салырга кирәк. Югары температурада (бигрәк тә саунада) металл предметлар кыза. Йөзек, чылбыр тәнне пешерергә мөмкин. Заколкалар чәчне яндыра ала. Бу бигрәк тә озак парланып утыручыларга кагыла.

 

САН

 

Ләүкәдә утырган кешенең тән температурасы 5-10 минуттан ук 38-41 оСка кадәр күтәрелә. Ләүкәдәге температураның югарылыгы һәм анда күпме булуга карап матдәләр алмашы 1,5-2 тапкырга арта. Югары температурада газлар алмашы да сизелерлек көчәя. Организм 80-85 оСта – 30, ә 100 оСта 50-60 %ка күбрәк кислород “сорый”.

 

 Эссе һавада организмдагы барлык кан массасының 1/3 еннән артыгы тиредәге кан тамырларына туплана. Тиредә 2 млн. нан артык тир бизе бар. Кайнар пар (һава) тәэсирендә 20-30 минуттан алар аша 600 дән 1200 граммга кадәр тир бүленеп чыга. Тирләгәндә кан тамырлары сизелерлек киңәя. Шунлыктан мунчаның тирене яшәртү, тукымалар яңаруга тәэсире зур.

 

ИҢ ОТЫШЛЫСЫ – ЯТЫП ПАРЛАНУ

 

Сәламәт кешегә ким дигәндә атнасына бер тапкыр парлы мунчада юыну кирәк. Тирләгәндә басып яисә утырып түгел, ә ләүкәдә изрәп ятып тору иң яхшысы. Аякларны асылындырып утыру да файдалы түгел. Беренчедән, утырганда һәм басып торганда организмга авырлык килә, аяк-куллар иркенләп ял итми. Икенчедән, ташка эссе салганнан соң, мунчаның кызулыгы тагын да арта. Идәндә ләүкәгә караганда температура 30-40 оСка түбәнрәк. Аякны салындырып утырганда баш һәм аяк температурасы арасында аерма бик зур була. Организмга исә аякны җылыда, башны салкында тоту яхшырак. Киресенчә булу сәламәтлек өчен куркыныч.

 

ҺӘР МИЛЛЕКНЕҢ ҮЗ ШИФАСЫ

 

Мунчаны миллектән башка күз алдына китереп булмый. Чабыну кан әйләнешен, матдәләр алмашын яхшырта, тәнгә эссе һава куа, тир бизләрен ача, шлакларны чыгара.

 

Каен себеркесе – иң таралганы. Каен себеркесе мускуллар, буыннар сызлаганда ярдәм итә, тирене чистарта, яраларны тиз төзәтә. Аның төп өстенлеге – бронхларны киңәйтүе, үпкәләр вентиляциясен яхшыртуы. Шунлыктан ул астма чиреннән тилмерүчеләр, тәмәке тартучылар өчен аеруча файдалы. Каен миллеге төнәтмәсе кавыкны бетерә. Шуңа күрә себерке пешергән суны түгәргә ашыкмагыз.

 

Имән миллеге майлы тиреле кешеләр өчен файдалы. Аның пары кан басымы күтәрелүне булдырмый, шунлыктан мондый куркыныч янаучылар да имән миллеге белән чабына ала. Хуш исе нерв системасын тынычландыра. Дуплаучы матдәләргә бай булганлыктан, тире авыруларыннан тилмергәндә, аяклар тирләгәндә мунчага имән себеркесе алып керергә мөмкин.

 

Юкә миллеге салкын тиюдән файдалы. Ул баш авыртуын җиңә, бронхларны киңәйтә, яраларны төзәтә, тынычландыра. Юкә, тал, зирек яки башка агачлардан миллекне июль башыннан август урталарына кадәр әзерләргә мөмкин.

 

Артыш һәм ак чыршы миллеге тир бүленеп чыгуны тизләтә, кан әйләнешен яхшырта. Аны умырткалык сызлаганда, радикулит, невралгия борчыганда файдаланырга мөмкин. Мондый миллек грипп, бронхиттан булыша. Ылыслы агачлардан запаска әзерләп куеп булмый. Кипкәннән соң ылыслары коела башлый. Шунлыктан һәр мунчага яңа себерке әзерләргә кирәк булачак. Ылыслы миллекне иң элек 10 минут кайнар суга салып пешекләгез.

 

Миләш яфракларыннан ясалган миллек нерв системасын уята, организмның куәтен арттыра. Миләш себеркесеннән бүленеп чыккан очучан матдәләр стафилококк һәм күгәрек гөмбәсен үтерә. Мондый миллек белән атеросклероз вакытында, кан басымы югары булганда парланырга киңәш ителә.

 

Кычыткан миллеген еш кулланырга киңәш ителми. Аның физик көчәнешләрдән соң, буыннар сызлаганда файдасы бар. Мондый себерке радикулит, подагра, ревматизмны дәвалый. Ул нерв киеренкелеген бетерә, кан басымын төшерә. Кычыткан миллеген зур итеп бәйләмиләр, чабыныр алдыннан аны 1-2 минут – кайнар, аннан 3-4 минут салкын суга салып тотарга кирәк. Әлеге процедураны ике тапкыр кабатлаганда тагын да яхшырак. Миллек әзерләү өчен кычытканны чәчәк атар алдыннан яки чәчәк аткан вакытта җыярга кирәк.

 

Әрем себеркесе урмансыз якларда киң таралган. Бездә исә аяк астында үсеп утырса да, бик сирәк кеше генә файдалана. Әремне сабаклары ныгыгач, ягъни чәчәк аткач җыярга кирәк. Аны каен себеркесе кебек үк киптерәләр һәм чорма яки сарайга элеп куялар. Тик исе бик көчле. Шунлыктан каен миллегенә берничә ботагын кыстырсагыз да җитә. Әрем һаваны йогышсызландыра, нервларны тынычландыра, ул йокысызлыктан файдалы. Андый миллек белән чабыну тирене чистарта, пары хәтерне яхшырта.

 

СЕЗ МУНЧА ЯРАТАСЫЗМЫ?

 

Газинур МОРАТ, шагыйрь:

 

– Мунча яратучы мин инде ул! Үземнеке юк, ләкин шәһәрнекенә атна саен йөрим, бер тапкыр да калдырмыйм. Яныбызда гына менә дигән мунча салдылар. Исеме – “Дельфин”. Моңа кадәр Товарищеская урамындагы мунчага йөрдем. Ерак, бер җәфа була торган иде, ләкин студент чактан ук гадәтләнгәнгә, шуны яраттым.

 

Мунчаны дуслар Ркаил Зәйдулла, Вакыйф Нуриев белән керәбез, рәхәтләнеп чабынабыз. Себеркене үзем әзерләмим, базардан сатып алам. Соңгы вакытта анысы да кыйммәтләнде, 50 сумга кадәр җитте, ләкин сәламәтлек өчен акча жәл түгел.

 

“Мунчада 2 сәгатьтән артык юынмагыз!” дип язылган булса да, безнең бу процесс 3 сәгатькә сузыла. Үзебез белән сыра да алып керәбез. Сөйләшеп утырасы килә бит, мунчада гәп кору тәмле була. Хәзер анда кеше аз, чират юк. Мунча 120 сум тора. Җәй көне Ләбиб Лерон да үзенә юынырга дәшә.

 

Шамил ЗАКИРОВ, Камал театры директоры:

 

– Мунча яратам, аннан чыккач, сәламәтләнеп киткәндәй булам, көч өстәлә. Юыну атнасына бер эләгә, ешрак керер идем, вакыт җитми.

 

Мунчамны дүрт ел элек салдырдым. Аны Бәрәзә авылыннан балта осталары эшләде, шулкадәр матур килеп чыкты! Элек “Сәламәтлек” комбинатына йөрдем. Хәзер, Аллага шөкер, курчак өедәй мунчам бар. Каен һәм артыш себеркеләрен төнәтеп куям, аннары шулар белән чабынам. Озак керергә хәл җитми, ләкин бер сәгать чамасы торам. Кунаклар килгән вакытлар да була, алар мунча кермичә китми.

 

Илназ ГӘРӘЕВ, “Алканат” төркеме солисты:

 

– Мунча дип үлеп китмим, дуслар белән шәһәрдәге саунага йөрибез. Мунча хикмәтле әйбер бит ул, министрмы, ат караучымы – барысын да тигезли, биредә медальләр дә, кызыл таныклыклар да күренми. Шәһәрнекенә барган юк, сауна булмаган очракта ванна да ярап куя. Кайбер кешеләрнең мунчада сәгатьләр буена утыруын аңламыйм.

 

Зөлфия ВӘЛИЕВА,  “Зө-ләй-лә” төркеме солисты:

 

– Мунча өчен үлеп китәм! Балалар белән бергә керәбез. Бал-май, тоз белән сыланып, ышкынып, парланып, аннары каен, имән себеркесе белән чабынабыз. Бөтен тәмен белеп керәбез. Ирем дә мунчаны шулкадәр ярата, аңа бер себерке генә җитми, тәне сыдырылганчы чабына!

 

Утын белән яга торган ак мунча бездә. Аны ягу үзе бер тәмле процесс. Утынны сайлап ягып җибәрәсең, төтен исен иснәсәң, бөтен стресс юкка чыга. Мунчага ун еллап бар, яңартырга кирәк. Киләсе елга бакчада яңасын салачакбыз, Алла боерса. Юкәдән бура китерттек, әтием балта остасы, иркен, матур мунча булыр дип көтеп торабыз.

 

Габдерәхим,  “Курай” радиосы ди-джее:

 

– Мунчам юк, кешегә барырга иренәм, оялам, кыенсынам. Энем атна саен чакыра, ләкин йөргән юк. Элек шәһәр мунчасын үз итә идем, хәзер вакыт тапмыйм. Фатирдагы ваннада юынырга кала инде. Ләкин ул мунчага җитми! Ванна бүлмәсенә душ кабинасын урнаштырасым килә, әлегә акча юк. Ул уңайлы, су төрле яктан чәчри, кирәкмәгән җиргә агып җәфаламый.

 

МӘЗӘКЛӘР

 

Рәхәт мунчадан соң, бигрәк тә берәр ай...

 

* * *

 

Мунчага йөрмим. Хатын-кызларныкына кертмиләр, ирләрнекендә кызык түгел...

 

* * *

 

Керпе куяннан сорый:

 

– Сул уч төбем кычыта, бу нигә булыр икән?

 

– Акча керүгә.

 

– Әгәр уң уч төбе кычытса?

 

– Кунаклар килүгә.

 

– Әгәр уң аяк кычытса?

 

– Күп йөрерсең.

 

– Әгәр сул аяк?

 

– Әй, әйләндердең башымны, әллә мунчага барып карыйсыңмы?

 

* * *

 

Борман һәм Штирлиц бергәләп мунчага киткәннәр. Чишенгәндә, кирәк бит, Борман Штирлицның урак һәм чүкеч сурәте төшкән кызыл трусигын күреп алган.

 

– Штирлиц, ни өчен трусигың кызыл?

 

– Безнең Кызыл Армиядә барысы да шундыйны киеп йөри, – дигән Штирлиц һәм эчтән генә “артыгын әйтеп ташламадым микән” дип уйлап куйган.

 

* * *

 

Ике дус очраша:

 

– Ник борының ямьшәйде, бокс белән шөгыльләнә башладыңмы әллә?

 

– Юк, хатын-кызлар мунчасында тәрәзә юам бит.



Ирек мәйданы
№ 18 | 30.10.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»