поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.11.2016 Шоу-бизнес

Элвин Грейның элеккеге концерт директоры – бүген “авыл персидәтеле” булган (ФОТО)

Яшь кызларның гына түгел, әбиләрнең дә, бәбиләрнең дә яраткан җырчысы Радик Юльякшин командасында унлап кеше хезмәт куя. Продюсер, концерт директорыннан тыш, техник төркем, фотограф, видеооператоры да үзе белән йөри. Узган ел бер әңгәмәсендә Радик: “Быел концерт директоры төркемнән китте, шуңа күрә әзрәк тоткарлыклар да булып алды.

Ул минем эш буенча гына киңәшчем түгел, ә чын дустым да”, – дип сөйләгән иде. Intertat.ru хәбәрчесе әлеге егетне эзләп тапты. Ул бүген кайда эшли дисезме? Башкортстанның Ишембай районы Макар авылын җитәкли. Элеккечә әйтсәк, “сельсовет председателе”.

Ильнур Мөхьяновка 27 яшь. Ул районда гына түгел, республикада да иң яшь җитәкче. Белеме буенча мәгълүмати технологияләр инженеры ничек шоу-бизнеска кереп китә, аннан соң авыл башлыгы итеп сайлана соң?

– Карьерамны мин Башкорт дәүләт университетының куркынычсызлык хезмәтеннән башладым, – ди Илнур. – Студент еллары инде бу. Дүртенче курста укыганда филармониягә эшкә урнаштым. Анда ут куючы, яктыртучы вазыйфасын башкардым. Менә шул вакытта мин шоу-бизнес белән кызыксына башладым. Башкорт җырчыларының гына түгел, Россия йолдызларының да концертларын оештыра башладык. Радик белән танышуыбызга да шул эшем сәбәпче. Ул вакытта ул әле йолдыз булып кабынмаган, хәтта аның турында белүчеләр дә бик сирәк иде. Охшаш якларыбыз булган, күрәсең, аралашып, дуслашып киттек. Шуннан соң мине армиягә алдылар. Бәхетемә, Мәскәү өлкәсенә эләктем. Армиядә булган бер елым Радик белән мине тагын да ныграк бәйләде, буш вакытларымда мин аларга чыгып йөри идем.
 


Солдат шулпасын эчеп кайткач, миграция хезмәтенә урнаша Илнур. Бер ел тирәсе эшләгәч, Радик Илнурга: “Концертлар белән йөри башлыйм, брат, синнән башка һич булмый, концерт директорым бул әле” дип тәкъдим ясый.

– Радик белән эшләгән бер ел минем тормышымдагы иң күңелле вакытлардыр. Элвин Грейның иҗаты миңа аеруча да якын, чөнки концерт сезонын бергә башладык бит. Һәр көнне 300әр чакрым юл үтә идек. Йокы да сирәк эләкте. Берьюлы Магнитогорскидан Казанга кайттык. Анда Радик филармониядә һәм бер төнге клубта чыгыш ясады. Шуннан туры Уфага юл тоттык. Анда кереп кенә чыктык та Оренбургка киттек. Юллар, юллар... Әмма бик күңелле чорлар иде бу, – дип уфтана Илнур.



Танылып килүче җырчы кул астында эшләгән егет ничек туган авылына башлык итеп билгеләнә соң?

– Узган елның сентябрь аенда үзебезнең округта мине депутат итеп сайладылар. Шуннан соң авыл җирлеге башлыгы кандидатурасына куйдылар. Моны көтмәгән идем. Ә рәис итеп сайлап кую минем өчен шок булды. Әмма нишләмәк кирәк, ышаныч белдергәннәр икән, аны акламыйча чара юк! 7 октябрьгә Радикның Казанда концерты билгеләнгән иде. Килдем. Концерт бик уңышлы үтте. Шуннан соң Радик белән озак итеп сөйләшеп утырдык. Елашып аерылыштык. Радик үзе дә: “Командадан кемдер киткән өчен беренче тапкыр күз яшьләре түгәм”, – диде. Шулай аерылыштык. Әмма дуслыгыбыз бетмәде, һаман аралашып торабыз.
 

 
Бүген Илнур Мөхьянов кул астында алты авыл, 1500 кеше. Яңа вазыйфага ияләшү җиңелләрдән булмый, билгеле.
 
– Радикта көн саен бәйрәм иде бит. Ә монда көн саен диярлек проблема. Әмма бу – зур мәктәп. Үзеңне кулда тотарга, кемгәдер үрнәк булырга өйрәнәсең. Эш көне дә төрлечә. Иртәнге 6да чыгып китеп, кичке 8-9да кайткан көннәр дә бик күп. Кайвакытта Радикта бергә эшләгән дуслар яза, андый көннәрдә аеруча хискә биреләм, кыен булып китә. Нишлисең, тормышым мондый үзгәреш алыр дип уйламаган идем. Бәлки киләчәктә Радик Юльякшин белән юлларыбыз тагын кисешер әле. Бер уйласаң, без аның белән вакытында аерылышканбыз. Чөнки бер-беребезгә нык бәйләнгән идек. Әгәр эш буенча сүзгә килсәк, мин дустымны да югалта идем, – ди Илнур.

Элвин Грейның популярлыгын экс-концерт директоры аның тырышлыгы һәм кешелеклелегендә күрә.



– Тамашачысына аның кадәр мәхәббәт белән караган бер генә сәнгать әһелен күргәнем юк минем, – ди ул. – Тырышлыгына да күзләр тимәсен. Ул кич концерт куеп, төннәр буе җыр язарга мөмкин.

Илнур авыл башлыгы вазыйфасының хезмәт хакын әйтмәде. Әмма: “Радикта эшләгәндә сизелерлек күбрәк иде”, – диде.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 18.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»