поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.11.2016 Мәдәният

Альбина Шаһиморатованың әнисе Рауза ханым: Кызымны ана булырга әзерләдем! (ФОТО, ВИДЕО)

Бүгенге көндә дөнья операсының яртысы диярлек рус телендә сөйләшә. Американың иң абруйлы басмаларыннан саналган «Нью-Йорк Таймс» газетасы бу солистларны иң яхшылары дип атады. Дөньякүләм премьераларны күзәтсәң, аларда Россиянең алтын тавышлары катнашуын күрәбез.

Шулар арасында милләттәшебез Альбина Шаһиморатованың да булуы аеруча зур горурлык хисләре уята. Ла-Скала (Италия), Ковент-Гарден (Англия), Метрополитен-опера (Америка), Вена (Австрия), Токио (Япония), Мюнхен (Германия) һ.б. дәрәҗәле опера сәхнәләрендә көчле алкышларга күмелгән сопрано тавышлы Альбина өчен чын мәгънәсендә шатланабыз. Татар милли әсәрләреннән чирканчык алган Шаһиморатова чыннан да милли байлыгыбыз булып санала. 2007 елдан Альбина – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. Татарстанның затлы сәхнәсендә дөнья һәм татар классикларының әсәрләрен башкара. Репертуарында татар халык әсәрләренә дә зур игътибар бирелә.

Күптән түгел генә үзәк каналларның берсендә «Голос на миллион» дигән  документаль фильм күрсәтелде. Фильм төрле илләрдә төшерелгән, шул исәптән  Казанда да. Картинаның төп геройлары – Россиянең дүрт яшь опера җырчысы. Алар арсында  милләттәшебез, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова да бар. Фильмда Альбинаның  иҗат юлы ачык чагылыш тапкан.



Талантлы, инсафлы, көчле рухлы, хезмәт сөючән, кыю шәхес тәрбияләгән, аңа олы юлга фатиха биргән педагоглар арасында татарларның булуы куандыра. Шулай да шәхеснең уңышында ата-ана тәрбиясе мөһим роль уйный. Укучыларыбыз игътибарына күренекле җырчының әнисе Рауза Шаһиморатова белән оештырылган әңгәмә тәкъдим итәбез.

 – Дөнья күләмендә танылган опера җырчысының әнисе булу – зур горурлык, шул ук вакытта зур җаваплылык хисе дә уята торгандыр?

Балабыз өчен горурланабыз. Дөнья буйлап йөреп эшләү җиңелләрдән түгел. Хәзерге вакытта бигрәк тә. Бер континенттан икенчесенә берәр тәүлек дәвамында очып йөрү – үзе бер сынау бит. Әле күптән Чикагода ай ярым эшләп кайтты. Планнары да биш-алты елга төзелеп куелган аның.



– Гастрольләргә киткән вакытында ут йотып торасызмы, еш аралашып та булмыйдыр?

– Альбинабызның мондый тормыш агымына әтисе белән өйрәнеп киләбез инде. Ул әүвәлге мәлләрдә дә үзе генә йөри башлаган иде. 2006 елда без аны Америкага стажировкага озаттык. Үзем Шереметьево аэропортыннан утыртып җибәргән идем. Әлеге сәфәрдән соң, аның халыкара карьерасы башланып китте. Андагы продюсерларда Альбинаның иҗаты зур кызыксыну уяткан. Америка, Европа буенча гастрольләре башланды. Хәзер, Аллага шөкер, интернет аша аралашу мөмкинлеге бар. Скайп аша гөрләшәбез. Телефоннан да теләсә кайсы вакытта элемтәгә чыгарга мөмкин. Үз яңалыкларын электрон сайтына да теркәп бара, ул сайтны да гел күзәтеп торабыз.

– Теләсә нинди ана баласына ышанып, җир читенә чыгарып җибәрә алмый. Димәк, Альбина мөстәкыйль, тырыш, ышанычлы икәнен яшьтән үк дәлилләгән?

– Мәскәү консерваториясендә Альбина бик тырышып укыды. «Хюстон гранд опера»ның (Америка) сәнгать директорыннан чакыру килде. Шул чакыру буенча, консерваторияне тәмамлагач, Америкага стажировкага китте. Гаиләдә бу хакта җентекләп фикер алыштык. Әтиебез белән ул директор Мәскәүдә үзе очрашты. «Альбина өчен үзем җавап бирәчәкмен. Әнисе кебек үк кайгыртып торырмын», – дигәч, әтисе белән без каршы килмәдек. 2006 елда, Аллага тапшырып, чыгарып җибәрдек.



– Рауза ханым, кечкенә чагында Альбина нинди бала иде?


– Сабый чакларын еш искә алам. Башкалардан аерылып торды, дип әйтә алмыйм. Балалар бакчасына йөртә идек. Элегрәк 1 яшь тә 4 айдан бакчага бирәләр иде бит. 5 яшендә әтисе эшләгән музыка мәктәбенә керттек. Атнасына өч мәртәбә мәктәпкә озатып йөрдек. Ә өйдә әтисе кызы белән шөгыльләнә иде. Әтиебез юрист булса да, музыкаль белем алган кеше. Үзем дә баланың педагог белән шөгыльләнгәнен карап тора идем. Мондый очракта, өйгә кайткач, баланы өйрәтүе үзеңә дә җиңелрәк була бит. Үз вакытың да кызыклырак үтә.

– Сез үзегез дә бик матур җырлыйсыз, Альбинаны тәрбияләгәндә татар җырлары да мөһим роль уйнагандыр дип беләм...

– Әтиебез Әнвәр – Ташкентта Хәмзә исемендәге музыка училищесын тәмамлаган кеше. Заманында баян классы буенча музыка мәктәбендә балаларны өйрәтте. Үзбәкстанда яшәсәк тә, өебездә һәрвакыт татар музыкасы гына яңгырады. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова пластинкаларын еш тыңлый идек. Ташкентка гастрольләргә еш киләләр иде. Концертларга яратып йөрдек. Альбинага 5-6 яшь булгандыр, үзе йөргән һәвәскәрләр түгәрәгенә алып китте. Җитәкчесе «Озата барма» кебек озын татар көйләрен җырлата иде. Әле дә хәтерлим: Риф Гатауллинның «Керфегеңнән үбәр идем» әсәрен Ташкент сәхнәләрендә җырлап йөрде. Әтисе татар җырчысы булсын дип бик тырышты. Мине аеруча шунысы куандыра торган иде. Ата кешенең баласы белән шөгыльләнүе – ул бик зур мәртәбә. Мин моңа да бик шатлана идем, Казан дәүләт консерваториясенең ике бүлегендә берьюлы хор дирижеры һәм вокал бүлегендә дә укыды. Вокал буенча педагоглары Зилә Сөнгатуллина, Ания Туишева булды. Дирижерлык буенча Алевтина Булдаковада белем алды.



– Без, әниләр, баланы теге яки бу түгәрәккә йөрткәндә, аны төрле яктан белемле, әзерлекле булып үссен дип тырышабыз. Сез Альбинага нинди өметләр баглый идегез?

– Ул чагында үзебез дә бик яшь. Кызыбыз үсеп җиткәч, Җир шары буйлап дөнья классикларын яңгыратып йөрер, дип һич кенә дә уйламадык. Без ул вакытта балабыз классик музыкаль белем алсын дип тырышкан идек. Музыка мәктәбенә дә пианино буенча йөрде. Яшермим – төрле вакыты булды. Дуслары белән күбрәк урамда да уйныйсы килгәндер... Тырышырга, үҗәтрәк булырга өйрәтә торган идек. Бала белән бәләкәй чактан ук шөгыльләнергә кирәк. Нәрсәгә дә булса кызыксындырырга. Шул очракта гына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин, дип уйлыйм.

– Хәзер инде сезгә рәхмәтләр генә яудыра торгандыр...

– Шөкер, максатчан кыз булды. Хәзер инде классик операны без дә үз итәбез, яратабыз. М.Җәлил театрында Альбина солист булгач, операларга да еш йөри башладык, һәр чыгышын күзәтеп барабыз. Ничектер, үзебез өчен илаһи дөнья ачтык. Баштарак бу жанрны алай ук өнәп тә бетермәгән идек. Ә хәзер дөнья классикасына мәхәббәтебез көчле... 14 яшендә Альбина Казанның И.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесына укырга керде. Шул вакыттан башлап абруйлы педагоглардан белем алды. Профессиональ яктан чарланды. Миһербанлы, тырыш бала булды. Гомуми мәктәптә дә «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укыды. Рәхмәтләрен гел әйтеп тора, тормыш ритмы катлаулы булса да, безгә дә игътибар күрсәтергә вакыт таба.

– Альбина Казанга кайткан араларда, аны нинди ризыклар пешереп сыйларга тырышасыз?


– Тәмлесен ашатасы килә инде. Опера әсәрләрен башкару өчен гаять күп көч кирәк. Аксым булсын, көч кертә торган тәгам булсын дип тырышам. Тәмле ризыкларга өстенлек бирәбез. Камыр ризыкларыннан баш тартып, яшелчәләргә күчәбез. Төрле салатлар ашарга ярата. Өйдәге ризыкны сагынып кайта, балакаем.

– Рауза ханым, сез еш кына «әтисе» сүзен кабатлыйсыз. Әнвәр абыйның гаиләдә абруе зур, ахрысы. Ир-атны хөрмәт итү хатын-кызның ярты бәхете диләр...

– Без Үзбәкстан башкаласы Ташкентта туып үстек. Иремнең әнисе, минем дә әти-әниләр Россиядән сугышка кадәр чыгып киткән булган. Иптәшемнең әтисе сугыштан соң Ташкентка килгән. Әти-әниләрем үз телләрен саклый иде. Гаиләдә гел татарча аралаштык. Әби-бабаларыбыз белән рәхәтләнеп татарча сөйләшә торган идек. Гаиләдә татар сөйләме булмаса, ана теле онытыла бит ул. Мине ир-атка хөрмәт белән карарга кирәклеген сеңдереп үстерделәр. Үзем тормышка чыккач та, бу төшенчәгә әһәмият бирдем...

– Бала тәрбияләгәндә ир-атның роле бик зур. Замана шаукымына аударып, хәзер ялгыз гына бала тәрбияләү очраклары ешаеп китте...

– Гаиләдә ата да, ана да булырга тиеш. Әти тәрбиясе алган бала бөтенләй икенче төрле булып үсә. Әтинең – үз, ананың үз сүзе бар, дигәндәй. Безгә СССР таркалгач Казанга кайтырга туры килде. Үзбәкстанда рус мәктәпләрен яба башладылар. Альбинага укырга авыр булыр дип, Татарстанга кайтырга тәвәккәлләдек. Башта 1993 елда ирем Казанга китте, эшкә урнашты, аннан безне дә үз янына алды.



– Балаларны хәзер төрле түгәрәкләргә йөртәләр. Кыз баланы бию яки җыр түгәрәкләренә, мода конкурсларына йөрткәнче, гаилә алып барырга өйрәтсеннәр икән, дигән фикерләр дә яңгырый...

– Әлбәттә, балаларны төрле түгәрәкләргә йөртергә мөмкин. Әмма баланы өйдә дә тәрбияләргә кирәк. Тәрбия нигезе гаиләдә булырга тиеш! Гаиләдә ир белән хатын мөнәсәбәте мөһим. Ул үрнәк була. Бала үсеп җитеп үз гаиләсен дә шулай корырга тырыша... Шәхсән үзем Альбинаны чисталыкка-пөхтәлеккә өйрәттем.

– Альбина хәзер үзе ана кеше булды. Аделинаны тәрбияләгәндә сез дә булышасыздыр?

– Әлбәттә, беренче мәлләрдә булыштым. Оныгыбыз Казанда туды. Аңа 4 ай чагында кызыма Америкага китәргә туры килде, чөнки Метрополитен-опера белән контракты бар иде... Альбинаның ире, киявебез Руслан белән поликлиникага да бергә йөрдек, баланы да бергә бактык. Хәзер оныгыбызны бер татар ханымы караша, Аделинабыз татарча да аңлый, Аллага шөкер.

– Руслан Альбинаның иҗатына каршы килми алайса?..

– Юк, ул – психотерапевт. Медицина фәннәре кандидаты. Аллага шөкер, акыллы, тәртипле кеше. Баланы да яратып карый. Кодагыйларыбыз да – яхшы кешеләр, аларда ярдәм итеп кенә тора. Хатын-кыз дөньяга ана булырга яратылган. Мин үзем дә балам әйбәт ана булсын, дип тырыштым. Хатын-кызга ана булу бәхете эләккән икән, аның эчке дөньясы да бай була. Баласыз хатын-кызларга дөньяда яшәве кызык түгел кебек тоела миңа.

– Альбина үз фанатларына карата нинди мөнәсәбәттә?

– Ул аларны ярата, интернет аша да бик җылы аралаша. Америкада аны бик якын итәләр. Хьюстонда, Нью-Йоркта, Чикагода, Сан-Францискода, Лос-Анджелеста да хөрмәт итәләр. Аның спектакльләренә махсус йөрүчеләр бар. Исән-сау гына булсын!

 

 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 17.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»