поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.11.2016 Җәмгыять

90 нчы еллар сагындырамы?

Россия-1 телеканалыннан “Челночницы” дигән сериалны караштырдым бу арада. Сюжеты “аһ” итәрлек булмаса да, шактый талантлы актерлар тупланган һәм ил тарихындагы иң хурлыклы чор хакындагы фильм кызыксыну уятты. Исеменнән үк 90 нчы – башбаштаклык тулы еллар турында икәнлеге аңлашыладыр.

Хәер, 80 нче елларга кадәр “челнок” сүзенең мәгънәсе бөтенләй башка – ул җиңел көймә дигән сүз иде, туку станогының да тегеләй-болай чабып җеп йөртүче механизмы да шулай атала икән.

Әллә шул бер ярдан икенче ярга йөзгән көймәне, әллә неп-нечкә җептән тукыма тукып маташкан җитез детальне күздә тотып, 90 нчы елларда галәмәт зур сумкалар сөйрәп ил, дөнья гизеп товар ташып иза чиккән халыкны “челнок”лар дип атыйлар иде. Ни өчен алыпсатарлар, эшмәкәрләр димим, ә “халык” дим, чөнки бөтен илебезне биштәр астырды бу еллар. Фильмдагыча, менә дигән укытучылар, актерлар, табиблар базарга чыгарга мәҗбүр ителде.

Фильмдагы вакыйгаларның артык нык йомшартылып тасвирланганы бераз күңелгә тиде. Мөгаен, сценарий авторы һәм режиссер ул еллардагы вакыйгалар эчендә кайнамаганнардыр. Төп рольдә уйнаган Мария Порошина минем кебек канәгатьсезлек белдерүчеләргә: “Иң мөһиме – фильм болай да туйдырган криминал хакында түгел, ә шул чор хатын-кызлары язмышы хакында, берәүләре авырлыклардан сынды, икенчеләре бирешмәде...” – дип җавап биргән. Тагын чәпчисе килә: ничек инде 90нарны криминалсыз гына тасвирлыйсың? Бу фильмда да талау, янау, кыйнау, яндыру бар анысы. Тик, әйтәм бит, барысы да йомшартылган, персонажларның тышкы кыяфәте дә, үз-үзләрен тотышлары да дөреслектән аерыла. Ул чордагы базар халкы һич кенә дә үкчәле түфлиле, маникюрлы, макияжлы, модалы итеп ясалган чәчле түгел иде.

Андый кыяфәттә базар ишәге сыман йөк ташып та, җәйге челләдә яки башка кырыс шартлы ел фасылларында көн буе басып торып сатып та булмый. Уңайлылык өчен аякларында сланцы, кыска балаклы чалбар, билләрендә акча салу өчен сумка иде базар хатыннарының, йөзләре кояшта янып, кара чутырга әйләнәләр иде. Кышын исә, кем сырган чалбар-бишмәттән, унты яки киез итекләрдән... Суыктан һәр төгенә бәс сарган кыяфәттә иделәр.

Тарих фәнен үзем гомергә яраттым. Мәктәптә тарих укытучысы сөйләгәннәрне кызыксынып тыңлап, сеңдереп утыра идем. Бу фиргавеннәр, 100 еллык сугыш, Борынгы Рим империясе ни хаҗәтемә микән дигән уй бер дә кереп карамады башка. Студент елларында кирпеч калынлыгы “КПСС тарихы”н “кимергәндә” генә киләчәк һөнәремә бу партсъездларның ни кагылышы бар микән дия башладым. Ә аннан соң, әнә шул 90 нчы еллар килде һәм безгә моңарчы дөрес яшәмәгәнебезне аңлата башладылар, тырыша-тырмаша өйрәнгән тарихның да уйдырма урыннары күп икәне фаш ителде. СССР дигән Ватаныбызның тарихы партия кушуы буенча язылган диделәр ил дилбегәсенә ябышкан демократлар. Ә менә шул “дөрес” итеп яши башлаган 90 нчы еллар хакында киләчәк буынга ни сөйләр икән тарих фәне? СССР дигән бөек державаны революция ясамыйча гына таркатып ташлауны, ил байлыгын талауны, читкә чыгаруны, ил халкының хәерчелек чигенә җитүен, террорчылык башлануны, хакимиятнең һәр чылбырындагы коточкыч ришвәтчелекне, тары ярмасына кадәр талон кертелүне, бала ыштаны алырга сәгатьләр буе чират торуыбызны тарих ничегрәк тасвирлар икән киләчәк буыннарга?

90нар, әлбәттә, һәрберебез күңеленә тирән эз салды. Беренчедән, 70 ел буе тукылган “облико морале”, ягъни сәвит кешесенең чип-чиста булырга тиешле әхлакый йөзе 90нчы елларда аракы чиратларында дөмбәсләшкәндә ямьсез битлеккә алышынды. Икенчедән, без хәерчелекнең, билгесезлекнең ни икәнен татыдык, кинәт кенә баючыларны да һәм шулай ук капыл гына хәерчеләнүчеләрне дә күрдек...

2000 нче елларда, тормышлар җайлана төшкәч, кайчандыр студент елларымдагы бер танышымны очраттым. 5 яшьләр тирәсендә оныгын иярткән бу ханымның 90 нчы елларда байбичәгә әйләнүен ишеткән идем инде һәм бүген үзем белән бик ачылып, якын итеп сөйләшүенә бераз аптырап киттем. Хәл-әхвәлләр сораштык, берсе артына берсе иярә-иярә, сүзебез әнә шул, икебез ике сыйнфый катлам вәкилләренә әйләнгән 90нарга тоташты. Менә ниләр сөйләде ул:

– Тел очыңда әйләнгән сорауны ник бирмисең инде, кызый? Ничек әле син, олы башыңны кече итеп, минем белән сөйләшеп торасың, кайчандыр янымнан исәнләшми дә китә идең бит диген. Шулай дип йөземә бәреп әйтүчеләр бар, син дә кыенсынып торма! Берәүләре миннән ярдәм, акча сорап килгән булган – кире борганмын, хәзер шуның өчен битәрли, икенчеләре һәр бармагымда алтын йөзек, өстемдә затлы кием булмавына, шәһәр транспортында йөрүемә гаҗәпләнеп-куанып сүз ката. Яшәп карадым шул мин заманында – сез “Социалистик Татарстан” гәзите кадәр талоннарыгызны тотып ярмага чират торганда!

Башка ирләр сыман заводта яртышар ел бирелмәгән хезмәт хакын көтеп яшәми, бөтерчектәй бөтерелеп мал таба ирем дип, куанып туялмадым. Каян таба, ничек таба – әлләни кызыксынмадым да. Башта шәһәр уртасыннан яхшы фатирлы, затлы машиналы булдык. Аннан шәһәр читендә ике катлы йорт салды. Ни теләсәм – шуны кидем, ашадым. Ике балабызны чит илләрдә генә укытачакмын дия иде әтиләре.

Көннәрдән бер көнне ирем ишегалдына кайтып кына кереп, шудырмалы автомат капкалар ябылырга да өлгермәде, артыннан ук кап-кара джип выжылдап килеп тә керде, тәрәзәсен яртылаш кына ачып, шартлатып атып ектылар да иремне, ничек кергәннәр – шулай чыгып та киттеләр. Мәрхүмне күмеп кайткач, туганнар җыелышып юаттылар: “Борчылма, сиңа да, балаларыңа да җитәрлек мал-мөлкәт калдырып китте Артурың!” – диделәр.

Тиздән, бик тиздән йортыма ниндидер кешеләр килә башлады, кайсысы борын төбемдә ирем имзалаган бурыч кәгазе болгый, кемдер яный, куркыта. Тора-бара ике катлы кирпеч йорт та, ике машина да, җиһазлар да иремнең кемгәдер бурычларын капларга китеп бетте. Яшереп җыйган акчаларны иремнең бандит әшнәләре, мине һәм балаларымны ирем белән юллары кисешкән башка бандитлардан аралау-яклау өчен кирәк дип, алып бетерделәр. Ике баламны җитәкләп, тол анам янына кайтып сыендым. Кайчандыр, ниемә дип эшләп чиләним дип еракка алып куйган дипломымны тотып, эш эзләп карадым, табалмадым. Аннан “челнок”ларга ияреп карадым – монысы да кулымнан килмәде. Әни белән икәүләп көч-хәл белән, очын очка ялгап үстердек балаларны. Байлык бер айлык икәнне миннән дә яхшырак белүче юктыр...

Әйе шул, 90 нчы елларда сынганнар да, тизәктән көрәккә әйләнгәннәр дә күп булды. Кемнәрдер җиңел акча исеннән исерде, икенчеләре башкаларны баш идереп, рәнҗетеп ләззәтләнде. Бу еллардан гыйбрәтле вакыйгалар һәркемнең хәтер сандыгында сакланадыр. Яшәр өчен нинди генә әмәлләр эзләмәдек! Моннан алдык, тегендә саттык. Дефицит юнәттек, аны икенче дефицитка алыштырдык. Шушылар белән байыйсыз дип ваучерлар бирделәр, алары ничек килде, шулай китте. Суверенитет давай дип дуладык. Бирделәр дә, ипләп кенә аны да алып бетерделәр. Кассага җыйган акчаларыбызны да демократ дәүләтебез ансат кына үзләштереп куйды. Аны да аңларга була инде, чит илләргә СССРның миллиардларча бурычын кайтарды бит. Илебезне хәрабәләргә әйләндергән, 27 миллион кешебезне һәлак иткән Германияне җиңдек, тезләндердек дигән идек, баксаң, сугыштан соңгы илебезне, экономикабызны торгызырга шул Германия акча биргән икән... Боларны яңа тарихка яза китсәң, без өйрәнгән КПСС тарихы китабы юка гына калачак бит инде. Бездән соң ул каргалган еллар хакында күп нәрсә онытылыр, җуелыр. Тарихны тагын үзләренчә язучылар табылыр...

Бер елны, ялгышмасам, “СССР исән чакларда” исеме астында бер гәпләшеп алган идек. Бәлки “90нар кайтавазы” рубрикасына берләшеп алырбыз? Аяклы тарих бит без әлегә...


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.11.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»