17.11.2016 Авыл
Әгерҗе районы Касай авылына "һөҗүм бара"
Кайчандыр татарның күренекле шагыйре Сәгыйть Рәмиев “Әй, авыл, син мең шәһәрдән Мең кабат ямьле вә хуш...” дип сокланып язганда аның аянычлы киләчәген күз алдына да китермәгәндер, мөгаен.
Үткән гасырның утызынчы елларыннан авылга башланган һөҗүм (хәллерәк тормышлы, тырыш крестьяннарны читкә сөрү, Бөек Ватан сугышы елларында авылларның тәмам бөлгенлеккә төшүе, сугыштан соң төрле төзелешләргә, чит җирләргә вербовкалау шаукымы, җитмешенче елларда, авылларны эреләндерәбез дип, кечерәкләрен бетерү, су басу зонасына керә дип гөрләп яшәгән авылларны таркату... саный китсәң, күп инде ул юкка чыгару ысуллары) безнең көннәрдә бигрәк тә киң колач алды.
Бүгенге һөҗүм авылны бетерүгә генә түгел, милләтне бетерүгә юнәлгән. Тарихта теркәлеп калган мисаллар шуны раслый: тел бетсә, милләт юкка чыга. Ә телне бетерүнең иң сыналган юлы – ул ана телендә белем бирүче мәктәпләрне ябу.
Менә безнең Әгерҗе районындагы Касай авылына да төрле яклап һөҗүм бара. Иң элек 2008 елда сигез бала укый торган башлангыч мәктәбебезне ябып куйдылар. Сәбәбен дә таптылар, имеш, мәктәп бинасы авария хәлендә. Әйе, ул күптән – 1896 елда ук салынган, ләкин кызыл кирпечтән, җиренә җиткереп, бизәкләп төзелгән ике катлы бу мәһабәт бинаның тышкы ягыннан да, эчке ягыннан да авария хәлендә дип әйтерлек бер генә билгесе дә юк. Газ үткәрелгән, түбәсеннән су үтми. Эче-тышы чиста, пөхтә. Аның беренче катында гомер бакый медпункт һәм кибет, икенче катында мәктәп эшләде.
Шулай итеп мәктәпне яптылар да куйдылар. Ата-аналар белән сөйләшү дә булмады. Ә бит Татарстан Республикасының мәгариф турындагы канунның “Мәгариф оешмаларын ачу, үзгәртеп кору, ябу” (Создание, реорганизация, ликвидация образовательных организаций) дигән 13 нче маддәсенең 4 нче пунктында аермачык язылган: “Принятие решения о реорганизации или ликвидации муниципальной общеобразовательной организации, расположенной в сельском поселении, не допускается без учета мнения жителей данного сельского поселения”.
Инде канунны санга сукмаганнар икән, һич тә югы хөрмәтле Президентыбыз Р.Н.Миннехановның, авылда бер генә бала булса да, башлангыч мәктәп эшләргә тиеш, дигән күрсәтмәсен булса да үтәргә иде бит. Авыл мәктәбе шәһәрдәгечә гади белем бирү оешмасы гына түгел, ул авылның мәдәни, рухи үзәге. Шәһәрдәге мәдәният учакларының, музейларның, балаларга өстәмә белем бирү оешмалары эшчәнлегенең күпмедер өлешен дә компенсацияли бит авыл мәктәбе. Ә инде бәйрәмнәр турында әйтеп тә торасы юк – аларны авыл халкының күңеленә хуш килердәй итеп үткәрүдә мәктәп – төп башкаручы.
Мәктәпсез калуыбыз гына җитмәгән, быел Өлкәннәр көне алдыннан медпунктыбызны да ябып куйдылар. Медпункт ябылуның сәбәпләрен аңлатуны сорап мөрәҗәгать иткәч, авылда җыен булды. Анда район башлыгы урынбасары Р.Т. Нурисламов, район үзәге хастаханәсенең баш табибы А.К. Шубин катнашты. Баш табибның безнең авылга килүе хөрмәткә лаек, билгеле. Ләкин бөтен хастаханәсендә татар авылындагы 70-80-90 яшьлек әби-бабайлар белән аралашырлык татарча белүче табиб булмады микәнни? Кыскасы, табибның чыгышын картлар аңламады, алар нинди сорау биргәнне ул төшенмәде. Җыелышта хакимият вәкиле, район бюджетында акчага кытлыкны сәбәп итеп, ФАПны яптыру яклы булырга тиеш кебек булса да, ул, авыл халкының гозерен аңлап, тагын киңәшербез, уйлашырбыз, дигән фикерен җиткерде. Ә табиб, төрле дәлилләр табып, ничек тә медпунктны яптыру өчен тырыша дигән тәэсир калдырды.
Медпунктның ябылу сәбәбе исә күрше Кадыбаш авылында амбулатория ачылуга бәйле. Ул ачылып, 3 көн үтүгә, безнең ФАПны ябып, фельдшерыбызны шунда эшкә алдылар. Ә безнең Касай авылыннан көн саен медицина ярдәме кирәк булган шикәр диабеты белән авыручы Фәймә апа, тирә-якта бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм абый, 90 яшьлек гипертоник Маһирә апа, 98 яшьлек Шәргия әбиләр һәм тагын кырыкка якын пенсионер картлар Кадыбаш амбулаториясенә бару өчен 4 чакрым араны ничек үтәрләр икән дип уйладылар микән? Нигә уйласыннар инде. Сөекле Тукаебыз язгандай “Бар мени ул бездә кеше кадерен белү, мескен, үлеп аңлатмагач”. Күрәсең, вакытында тиешле медицина ярдәмен ала алмыйча үлеп бетсеннәр, диләрдер, чөнки киң таралган әйтемдәгечә “Кеше юк – проблемасы да юк!”
Ә Кадыбаш авылындагы амбулатория өстәгеләргә хисап бирер өчен генә ачылганга ошый. Яңа укып бетергән табиб килде килүен, ләкин амублаториядә ЭКГдан башка бер төрле дә дәвалау, анализлар алып тикшерү җиһазлары юк. Амбулатория күрше алты авыл авыруларына хезмәт күрсәтергә тиеш булса да, ул авылларның һәрберсендә 20-30 еллык бай эш тәҗрибәсе булган көчле фельдшерлар эшләвен исәпкә алсаң, андый хезмәт күрсәтелүе икеле. Ә инде кеше нык авырып китсә, безнең як халкы элек-электән Удмуртиянең Сарапул шәһәренә барды. Ул безгә 50 чакрым гына, ә Әгерҗе 100 чакрым ераклыкта.
Иң әрнеткәне шул: ФАП белән бергә авылыбыз кешеләре ияләшкән, яраткан, инде гаилә докторына диярлек әйләнеп беткән фельдшер Ләйсәнсез калдык.
Ләйсән Муллахмәтова эш көннәрендә һәр көн иртән башта медпунктта авыруларны кабул итте. Аның ягымлы йөзе, тәмле теле авыруларны яртылаш терелтсә, эш тәҗрибәсе, үзенең һөнәрен яратуы әби-бабайларның авыруларына дәва бирде, яшәүләренә дәрт өстәде. Иртәнге кабул итүдән соң урын өстендә ятучы өлкәннәрнең һәрберсенең өйләрендә булып, хәлләрен белде. (Хезмәттәше ялда булу сәбәпле, шушындый ук эшләрне быел җәен 3 ай буе Кадыбаш авылында да башкарды.) Тәүлекнең кайсы вакыты булса да, чакырсаң, кечкенә генә гәүдәсенә зур сумкасын асып, бернинди зарланусыз йөгереп килеп җитте. Безнең авыл кешеләре Ләйсәнгә бик рәхмәтле.
Менә шулай бер-бер артлы мәктәбебезне, медпунктыбызны гына югалту җитмәгән, 15 октябрьдә райпо кибетен дә ябып куйдылар, имеш, табыш китерми. Кайсы гына райпо кибетенең табыш китергәне бар икән?
Шушындый эзәрлекләүләргә дучар ителердәй авылмыни соң ул безнең Касаебыз? Юк, һич кенә дә юк. Әгерҗе районындагы Тугызбуй төбәгенең нәкъ уртасында урнашкан авылыбыз халкы бик тырыш, эшчән, уңган. Бездәге йортлар, каралты-кураларның төзеклеге, матурлыгы да шуны раслап тора. “Ак Барс” агрофирмасының 800 башка якын мөгезле эре терлеге урнашкан ферма да бездә. Ялкау, булдыксыз булсак, җитәкчеләр шул кадәр малны карауны безгә ышанып тапшырырлар идеме?
Халык бердәм, өмәләрне, бәйрәмнәрне бергәләп җыелып үткәрәбез. Әле менә узган ел Ижау шәһәрендә яшәүче Удмуртия Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре Садыйкова Рәсимә башлангычы белән, зурлап, “Авыл көне” үткәрдек. Бу бәйрәмгә ераклардан кайткан 350 кешене кунак иттек. Бәйрәмне оештыручыларга алар бик рәхмәтле булдылар. Шушы очрашудан кергән иганә акчасына зиратта инвентарьлар саклау өчен өй салып куйдык. Быел исә бөтен авылыбыз белән клубта (әлегә мәчетебез юк) Корбан ашы үткәрдек, 70 кеше катнашты. Аллага шөкер, Коръән укый торган егетләребез дә бар. Шушы дини йолабыздан кергән сәдака һәм үзара салым акчаларына зиратыбызның коймасын яңарта башладык. Алда әле чишмәбезне төзекләндерү бурычы да тора. Җыеп кына әйткәндә, авылыбыз халкы төшеп калганнардан түгел диясе килә. Тик менә безгә – авыл кешесенә карата үткәрелгән сәясәт кенә борчуга сала.
Дәүләт Думасына сайлаулар узганга бер генә ай узды. Әле кайчан гына депутатлыкка кандидатлар, сайлаучылар алдында чыгыш ясаганда, сәламәтлек саклау, халык мәгарифен үстерү, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өлкәләрен кайгыртачаклары турында кайнар нотыклар тоттылар. Аларның “кайгыртучанлыгы” безнең Касай авылында ачык күренде. Сәламәтлек саклауны ныгытабыз – медпунктны ябабыз, халык мәгарифен үстерәбез – мәктәпне ябабыз, халык көнкүрешен яхшыртабыз – кибетне ябабыз.
Инглиз язучысы Джордж Оруэлл үзенең “1984” дигән әсәрендә җәмгыятьтәге вәзгыятьне кыскача гына болай бәяли: “Ялган дөреслеккә әйләнде”. Әллә инде безнең җәмгыятькә дә шушы куркыныч диагноз яный микән?