поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.11.2016 Шоу-бизнес

Хәния Фәрхи 18дә кияүгә чыккан кызы Алсуны сюрприз ясап елаткан (ФОТО)

Күптән түгел Уфада Хәния Фәрхи концертлары гөрләде. Ошый миңа ул куйган тамашалар. Ихласлыгы, үзенчәлекле тембрлы тавышы белән тамашачының күңелен яулый белә. Бу юлы кече кызы Алсуга багышланган шигыре белән тамашачыны елатты. Шигырдә сүз кызын кияүгә биргән әни турында бара: әни кеше үз киңәшләрен бирә.

- Әнием бу шигырь турында алдан бер нәрсә дә әйтмәгән иде. Сюрприз булды ул. Залда гына түгел, сәхнәгә чыккач да еладым. Эмоцияләремне качырып кала алмадым. Ләйлә Дәүләтова аны шулкадәр безгә туры китереп язган. Күңелгә үтеп керерлек шигырь.



- 18 яшеңдә кияүгә чыгуыңа әти-әниең каршы булмадымы?
- Юк, мәхәббәткә ничек каршы торсыннар инде? Ирем Руслан – әниемнең туган ягы – Тәтешледән. Моңа алар бары тик шат. 2013 елда таныштык. Ике ел очрашып йөргәннән соң, никах укыттык, ә быел туй уздырдык.
Русланым – курсант, МВД каршындагы Уфа юридик институтында белем ала. Бүгенге көндә дүртенче курста. Үзе теләп бу юнәлешне сайлаган. Бу өлкәдә зур уңышларга ирешәчәгенә иманым камил.



Казан финанслар университетында читтән торып укудан тыш, экеренләп эшли башладым. Язын үз-үземне дөрес бизәндерү буенча махсус курсларга йөргән идем. Бу шөгыль күңелемә ятты һәм бизәнү белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнергә булдым. Әкеренләп клиентлар базасын туплыйм. Конкуренция заманы булуга карамастан, бизәнергә теләүчеләр күп. Кемгә – туйга, кемгә – туган көнгә, кемгәдер фотосессиягә барырга кирәк дигәндәй. Буш утырмыйм. Әти-әнием, тормыш иптәшем ярдәмендә өйдә кечкенә студиямне булдырдым. Эшләр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган.



- Бизәнү, прическа ясату күпме тора соң?

- Уртача 1000 сум. 300 сумнан башлаган идем. Яхшы косметика туплап, хакны әкеренләп күтәрдем. Бу эш белән әле күптән түгелдән генә шөгыльләнәм. Әле әниемне дә сәхнәгә бизәндереп чыгарган юк.



- Казан сагындырамы? Әти-әнидән аерылып китү авыр булдымы?
- Алар гастрольләрдә еш йөргәч, аларны атналар буе күрми торуга ияләндем. Алар Уфага килми тормый. Әле дә Башкортстан шәһәр-районнары буенча концертлары, күрешеп торабыз. Алар – безгә, без – Казанга йөрибез. Апамны һәм аның кызчыкларын бик сагынам. Киләчәктә Казанга күченергә планлаштырабыз.


 


 


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 16.11.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»